Нурбәк 6 октябрьдә үтәсе тамашасына: «Тамашачы да булса ярый, булмаса ярый»

6 октябрь Камал театрында «MY NURIEV» исемле моноспектакль күрсәтеләчәк. Әлеге спектакльнең үзенчәлекләре турында «Татар-информ» хәбәрчесенә аны куючы Нурбәк Батулла сөйләде.

Моноспектакль куярга Нурбәк Батулланы Рудольф Нуриев иҗаты белән мавыгу этәргән. «MY NURIEV» спектакле иске калыптан арыну, кешенең үз кумиры белән барлыкка килә торган мөнәсәбәтләрне аңлавы, үз барлыгыңа мөрәҗәгать итүгә кагылышлы үзенчәлекле күчеш чорын тасвирлый.

Нурбәк Батулла спектакль өчен шундый үзенчәлекле формат сайлауны болай дип аңлатты: “Бу бик шәхси әйбер. Башка кешеләрнең анда кирәге юк дип тә әйтергә мөмкин. Ул ниндидер дога кебек. Дога кылганда башкалар кирәкми бит. Аны үз-үзең белән сөйләшү дә дип әйтеп була. Гомумән, анда тамашачы да булса ярый, булмаса ярый,” – ди ул.

Артист фикеренчә, спектакль белән күбрәк яшьләр кызыксыначак. “Кемнәр киләчәге хакында уйларга яратмыйм. Аудиторияне күз алдында тотып иҗат итсәң, ниндидер иркенлекне югалтасың. Декабрь аенда спектакльнең премьерасы булды, шуңа кемнәр киләсен бераз чамалыйм. 45-50 яшьтән узган буын моны бик кабул итмәячәк. Минем яшьтәшләр, миннән яшьрәкләр кабул итәр дип уйлыйм. Бәлки ялгышамдыр да, монда бит кешенең яше төп роль уйнамый. Кайбер кеше 70 яшьтә дә яңалыкка ачык булып кала, кемдер инде 35 тә дә йомыла», — дип аңлатты Нурбәк Батулла.

«Татарлар әлеге спектакльне ярыйсы гына кабул итте шикелле. Премьерадан соң шәхсән миңа килеп нәрсәдер әйтүче булмады. Спектакль турында әти белән дә сөйләштек. Ул 78 яшендә булуына карамастан, тәҗрибәләргә ачык кеше. Кайбер кеше бит зәвыкка караган нәрсәләр турында сөйли башлый. Сәхнәдә болай эшләргә ярамый, тегеләй ярамый дип әйтә. Әти андый әйбердән өстен булып, миңа актер һөнәренә караган конкрет киңәшләр бирде. Мондый тәнкыйть объективлыкка якынрак дип уйлыйм”, — диде артист.

Спектакльне әзерләүгә ике ел чамасы вакыт китте дип белдерде Нурбәк Батулла. “Ике ел, ашыкмыйча, эшләнелде. Мин ул спектакльгә үз тормышы белән яшәргә рөхсәт итәм. Ул үз тормышы белән яши, мин үз тормышым белән. Аннан соң без очрашабыз, һәм ул үзгәрә. Беренче спектакльне караучылар булса, ул үзгәрешләрне сизәрләр дип уйлыйм. Спектакльгә бөтен әйбер йогынты ясый бит. Кайда куелуына карап та ул үзгәрергә мөмкин.”

“Минем Нуриев” спектакленең тагын бер үзенчәлеге – аның пьесасы юк. “Бу спектакльдә гадәти булмаган әйберләр бар. Мәсәлән, аның пьесасы юк. Минем әлегә кадәр Татарстанда пьесасыз спектакль куйганнарын ишеткәнем юк. Россиядә дә андый күренеш сирәк очрый,” – дип сөйләде Нурбәк Батулла.

Бәйле