Архивы процент - Tatar Today - татар яңалыклары.

Ипотекага тиздән сулаган һаваны да алырга була дип шаярталар… ә әлегә нәрсә бирә башлаганнар?
Хәзерге заманда кредит, ипотека халык арасында бик киң колач алды. Кибеттәге теләгән әйберне банк рөхсәте бирә икән, алып та кайтырга була. Ләкин һәр ай саен банктан алган акчаны кертеп барырга кирәк, әле бит проценты да бар… Кем өчендер мондый түләү кулай вариант булса, икенче берәүгә бу – тормыш тозагы. //Tatar Today//

Яңа елдан Русиядә машина куя урыннарын да ипотекага бирә башлыячаклар. Урыннарны рәсмиләштереп, күпкатлы йортның цоколь биеклегендәге катта алырга булачак. Әгәр дә хуҗа машина кую урынын сатырга булса, ул күршеләренә алдан ук хәбәр итәргә тиеш.

Запись Ипотекага тиздән сулаган һаваны да алырга була дип шаярталар… ә әлегә нәрсә бирә башлаганнар? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Кредиттан котылу юлын таптым…Мин үз-үземә кул салам…” [аяныч тормыш]
«Үлеп котылсаң гына», – ди, ярты миллион кредиты белән урамда  эшсез калган ханым. Ул үзе теләп төшкән капкыннан чыгу юлын башкача күрми дә… //Сөембикә//

Кредит ул – наркотик шикелле. Гел үзенә тартып, ымсындырып тора. Әйтерсең, аннан башка тормыш бармый. Дөресен әйткәндә, бармый да. Уйлап карагыз, бүгенге көндә гади халыкның бер бүлмәле фатир түгел, тулай торактан бер кечкенә генә бүлмә алырга да акчасы юк. Шундый итеп китереп кыстылар, шундый итеп күрәләтә талау механизмына көйләп куйдылар безне, аннан чыгу юлы юк та сыман. Машина аласы булса да, фатирлы буласы килсә дә, кесә телефоны, йә булмаса, көнкүреш техникасы, инде башкасын әйтеп тормыйм, хәтта аякка кеше күзе төшәрлек матур бер туфли алып киясе килсә дә, кредит барлыгын искә төшерәбез. Хәер, искә төшереп торасы юк, бурычка алып торуның «тиз дә, уңай да» юлы барлыгын адым саен искәртеп торалар. Теле­визорны кабызсаң да зәңгәр экранда реклама саен шул хәбәр, интернетта, телефонда, урам чатларына куелган игъланнарда да… Паспор­тың белән кил дә ал гына! Про­центы да бик аз икән әнә: кайда ул – 9, кайда 14 процент… Акчага аптырап йөрүчеләр килеп каба да инде аннары, шушы яшь ханым кебек.

Аның белән булган очракны бердәнбер дә, моңарчы күрелмәгән дип тә әйтмәс идем. Ул кредитын түли алмый йөргән йөзләгән, меңләгән кешеләрнекенә охшаган.

«Килим әле…» – дигәч, кил, дигән идем дә, борчылам хәзер: ничек яр­дәм итәргә соң аңа? Кредит капкынына эләгеп, башына зур бәла алучылар, бурычын түли алмыйча, соңгы күлмәгеннән мәхрүм калучылар турында гыйбрәт итеп, башкалар ул ялгышны кабатламасын дип сөйлә­сәң генә инде. Нәрсә дип алган ул бер-бер арты өч кредит, кемгә ышан­ган, ничек түләп бетерергә уйлаган?

– Беренче кредитымны «Русский стандарт» банкыннан 2007 елда алган идем, – дип сөйли тәмам хафага төшкән ханым. – Үз эшем булыр дип хыялландым. Белгечлегем буенча юрист мин. Ләкин барып чыкмады. Акчамны туздырып бетердем. Нәкъ шул вакытларда мин эшләгән фирманы ябып куйдылар. Ярты миллион сумлык кредит белән урамда калдым.

Аннарымы?! Ә аннары… аның тормышы мәхшәргә әйләнә. Хатын җилкәсендә кечкенә бала, урын өстендә яткан авыру әни бар. Ничек тормышны алып барырга? Акча каян табарга? Башта гел шул бер сорау… Ә интернетта бертуктаусыз: «Хыялыгызны тормышка ашырабыз! 1 миллион сумга кадәр кредит карталары бирәбез!» дигән игъланнар. «Икенче кредит алып, беренчесенм каплармын дигән идем», – ди ул, хәзер генә үзенең нинди хата ясаганын аңлый башлап. «Тинькоффбанк»тан да кредит ала, бераздан ул картада да акча тотылып бетә. Ул тагын – бу юлы «Сити-банк»тан 250 мең сум ала. Инде хатынның бер генә банкка түләргә дә акчасы калмаган.

Аны – берьюлы өч банкка бурычлы кешене – кайсы суд белән, кайсы мал-мөлкәтен конфискацияләү белән куркыта. Аның «мал-мөлкәт» дигәне дә хан заманындагы телевизор да, искереп беткән кер юу машинасы… Улына туган көненә дип алган компьютерны да күптән сатып җибәргән инде ул. Фатир дисәң, анысы да әнисенеке… Шу­нысы гаҗәп, эшсез, милексез кешегә ничек кредит бирделәр икән?! Күрәсең, банк хезмәткәрлә­ренә халыкка тизрәк кредит камыты кигертү, үзләренчә әйтсәк, кредит портфелен калынайту мө­һим. Кредит алган кеше алар белән исәп-хисапны ничек итеп өзә – анысында эшләре юк. Ханымның әй­түе­нә караганда, хәзер бер банк аның «эшен» коллекторларга бир­гән. Халыкта «вышибала»лар дип йөртелгән әлеге агентлык хезмә­ткәр­ләренә эләксәң, эш харап. Аларның законы үзләре белән. Коллекторлар акчаны кире кайтару өчен иң рәхимсез чарадан да баш тартмый. Банк еш кына процент ставкаларын кредит түләүдән качып йөрүче намуссыз клиентлар аркасында күтәрә.

– Шуларның берсе: «Хәерче икәнеңне беләбез. Әмма синең малаең бар. Кара аны, тиз арада проблеманы хәл итмәсәң, безгә үпкәләмә», – дип яный, – ди ханым, елый ук башлап. – Куркам мин.

Ул сөйләгәннәрне күз алдыннан үткәрә-үткәрә, бу хәлдән чыгу юлларын эзлим. Нишлибез? Кредитны кичектереп торырга була. Тизрәк эшкә урнашырга!

– Ә мин беләм ни эшләргә кирәклеген, – ди ханым. –

Үз-үземә кул салам. Шулай котылам!

Йөрәгем жу-у итеп куя.

– Ничек инде, ә балаң, әниең?

– Ә кем әле аларны калдырам, ди. Бергә китәбез, – ди ул, гап-гади бер әйбер турында сөйләгәндәй. Йөзенә күтәрелеп карыйм. Аның зур итеп ачылган күзләрендәге тәвәккәл­лекне күреп, сискәнеп китәм.

Мин аңа иң авыр хәлләрдән дә чыгу юллары табылуы, бала хакына түзәргә кирәклеге һәм тагын әллә ниләр турында ашыга-ашыга сөйлим.

– Банклар белән төзегән киле­шүләрне дә ертып ташлаган идем, ичмасам, – ди ханым, шундый карар кылуына үкенә башлап.

Әлегә коллектор агентлыклары турында махсус закон юк. Әмма аларның эшчәнлеге закон белән тыелмаган. Әйтәсе дә юк, бөтен ил белән кредитта без. Кредитлы тормышның рәхәте дә, бәрәкәте дә шуның кадәрле генә. Үзебез теләгән эш­ләрдә эшләп, теләгәнчә хезмәт хакы алып, теләгәнчә яшәү бәхетенә ирешкәнебез юк әлегә. Шуңа да уйлап чыгарылган «бурычка яшәү» михнәтләрен җилкәбездә татыйбыз да. Шуңа да кредит алабыз да түли алмыйбыз. Чөнки процент ставкалары башны тишә. Әлеге танышым­ның да бер банкка әҗәте ярты ел эчендә 46 мең сумнан 71 мең (?!) сумга җиткән. Аермасын сизәсез­ме?! Ничек кенә әле?! Халык көне-сәгате белән үскән ставкалардан, коллекторлар һөҗүменнән башын кая алып качарга белми. Ә кайбер банклар, кредит алган кешенең түләү мөмкинлеген дә тикшереп тормыйча, уңга-сулга кредит тарата. Кыскасы, банк беркатлы халыктан акча кысуның яңадан-яңа әмәлләрен уйлап табып кына тора.

Соңгы вакытта югарыда утыручы чиновниклар үзләре дә кредит ставкаларының югары булуына ризасызлык белдерә. Процентларны киметү максатында Россия Федерациясе Финанс министрлыгы белән Россия банкы кайбер чаралар да кабул итте. Тик, белгәнебезчә, файдасы гына шуның кадәрле. Ник дигәндә, беренче яртыеллыкта, мәсәлән, халык арасында киң таралган куллану кредитлары ставкасы нибары 1,5-2 процентка гына төште. Ә моннан исә ни сиңа, ни миңа, дигәндәй. Нәтиҗәсе булсын дисәң, кискен-катгый чаралар кирәк. Әйтик, автокредит ставкаларын субсидияләү сыман… Инде менә кредитны амнистияләү хакында сөйли башладылар. Ләкин моны дөрес аңларга кирәк: бу – банк синең кредитыңны кичерде, дигән сүз түгел. Аны син, һичшиксез, түлисең! Син бу бурычтан беркая да качып котыла алмыйсың! Сүз кредитларын кичектереп түләгән кешеләр турында бара. Бу чара миллион ярым халыкны янә кредит базарына кайтарырга мөмкинлек бирәчәк. Кредитын кичектереп түләгән кешегә кредит бирмәскә дигән законның юкка чыгуы банклар өчен отышлы гына.

Кредит тарихы милли бюросыннан алынган саннарга караганда, илдәге 4,5 миллион кредитның яки илдәге бөтен кредитның 10 проценты кичектерелеп түләнә. Беренче яртыеллыкта андый заемның күләме 11 процентка кадәр үскән. Гомумән, кредит базарында хәлләр әйбәт түгел. Бәлкем, шуңадыр да суд приставлары: «Кредитларын кайтармаучылар ирекләреннән мәхрүм ителергә мөмкин», – дип кисәтә. Бусы инде – соңгы чара. Тик төрмәдә утырып чыгу да сине бурычыңнан азат итми. Моңарчы андый катгый чаралар кулланылмый иде. Хәзер менә бар, кредит түләүдән читләшеп йөрүчегә ике елга төрмә яный. Дөрес, аларны күбрәк штрафка тарталар, йә мәҗбүри эшкә билгелиләр. Кайтарылмаган бурычлар саны илкүләм алганда, миллиардлар белән исәпләнә.

Татарстанда кичектерелгән кредитларның гомуми күләме 7,4 миллиард сум тәшкил итә. Республикада ипотека шартнамәсен үтәмәүчеләрне фатирларыннан куып чыгару очраклары да арта бара.

2011 елда банк яки кредит оеш­маларының 33 дәгъвасы канәгать­лән­дерелгән булса, былтыр аның саны 62 гә җиткән. Димәк, ипотека кредитын түләмәсәң, фатирсыз калуың да ихтимал. Булдыра алсаң, иң яхшысы – кредит алмаска, банкны баетып ятмаска. Ә алдың икән, түләргә, түли алмыйсың икән, һичьюгы паникага бирелмәскә! Банктан янаулы хатлар килә башласа да шөбһәгә төшәргә ярамый. Мондый чакта түләүне кичектерү юлларын эзләргә кирәк. Шунысын истән чыгармыйк: мал-мөлкәткә бары тик суд приставы гына арест сала ала. Еш кына банклар бурычны кайтару мәшәкатен коллекторлар кулына тапшыра. Ул моны бу хакта килешүдә искәртелгән булган очракта гына эшли ала.

Каршымда утырган ханым бо­ларның берсен дә белми. Хәзер инде белмәс тә. «Килешүләрне ертып ташладым», – дип тора бит әнә…

Ул янымда булып киткәннән соң, өч атналап вакыт узды. Саубуллашканда, ханым мин биргән киңәшләрне тотарга – мәшгульлек үзәгенә барып исәпкә басарга, аннан алган белешмәне банкларга илтеп тапшырырга, кредит түләүне кичектереп торуларын сорап, гариза язарга вәгъдә бирде. «Мин шалтыратканда телефоныңны ал», – дидем. «Үлеп котылсаң гына…»ны уеңа да кертеп карама», дип кисәттем дә әле. Ул минем белән килеште. «Чарасызлыктан», – дип, бу уеннан кире кайтуын белдергән иде. Ләкин менә кайчаннан бирле аның белән элемтәгә керергә азапланам, телефонын ала да шундук сүндереп куя. Коллекторлар шалтырата дип уйлый микән инде?! Башлар гына исән булсын. Ә авырлыктан чыгу юлы барыбер бер табыла ул…

Кредит – ул шундый нәрсә инде: аны алганчы, иң элек, бирәсеңне уйла. Алган кадәрле генә түгел, күпкә арттырып бирәсеңне уйла. Процент ставкалары кәгазьдә бер төрле, ә түләгәндә икенче төрле булуы да ихтимал.

Документлар тутырып йөргәндә иң беренче бездән: «Поручитель­ләрегез кем?» – дип сорыйлар. Бурычлы зат үтәргә тиешле йөклә­мәне тулысынча яки өлешчә үтәүне үз өстенә алучыларны шулай дип атыйлар. Шуңа күрә алардан да бөтен документларны тутыруны таләп итәләр. Күпвакыт кемгәдер поручитель булып барганда киле­шүдәге мөһимнән-мөһим юлларга без игътибар итеп җиткермибез дә. Ә юкка?! Поручитель булып кул кую ул – шушы кредитны түләүне, әгәр заемщикка бер-бер хәл була калса, яисә ул түләүдән баш тартып, качып йөри башласа, синең җилкәгә йөклиләр дигән сүз.

Бервакыт шулай танышым сөйли. Тавышыннан ук сизеп торам – нидер булган. «Күз алдына китерәсең­ме шундый хәлне: миңа күршемнең кредитын түләргә кушалар», – ди.

– Күршеңә поручитель идеңме? – дим.

– Әйе, – ди танышым, – аның нәрсәсе бар дип уйладым. Үзенең күптән инде күренгәне юк.

– Эләктең, алайса. Кредит – синеке, – дим.

Мондый очракта адвокат белән киңәшергә тәкъдим итәр идем. Чөнки, әлеге дә баягы, килешүдә поручитель файдасына булган җөмләләр дә аз түгел. Тик бу хакта белергә генә кирәк. Әлбәттә, айлар, еллар буе банк юлында йөрү – үзенә күрә бер стресс ул. Акча дөрес җибәрелдеме, барып җиттеме, кредитыңны түләп бетергәнче (хәер, банкның моңа хокукы юк), берәр сюрприз ясап куймаслармы? Әле вакытында исәп-хисапны өзеп барсаң да таманга гына туры килә. Кредит белән яшәве дә авыр, кредит алмасаң да, авыр. Процент ставкаларын киметсәләр генә

инде…

Коллекторлар агентлыгы төшенчәсе безгә Америка Кушма Штатларыннан килеп кергән. Асылда ул кредитор белән бурычлы кеше арасында (билгеле бер процентка бурыч кайтаруны үз өстенә алган) арадашчы ролен уйный.

Безнең илдә беренче коллекторлар агентлыклары банкларның бала (иярчен) предприятиеләре буларак эшли башлаган. Һәм алар бары банкларның бурычларын кайтару белән генә шөгыльләнгән.

Күп кенә илләрдә аларның хокуклары закон белән чикләнгән. Мәсәлән, АКШта закон буенча коллекторның бурычлы кешегә төнлә шалтыратып, теңкәсенә тияргә, аны эзәрлекләргә, гомумән, хакы юк. Бездә исә андый законнар әлегә юк. Әмма аларның эшчәнлеге кеше хокуклары турында каралган чикләрне узарга тиеш түгел.

Коллекторлар башта телефоннан шалтырата. Аннан бурычы турында искәртеп хат җибәрә. Болар да нәтиҗәсез калса гына, өйгә килә. Хокук сагында торучылар фикеренчә, коллекторлар эшчәнлегенең бездә хокукый нигезе юк. Алар Россия Федерациясенең Гражданнар Кодексына таянып эш итә. Шулай булгач, коллектор төнге вакытта тынычлык бозып шалтыратса, аның үзен административ җаваплылыкка тартып була.

Запись “Кредиттан котылу юлын таптым…Мин үз-үземә кул салам…” [аяныч тормыш] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Ипотека процентларының киләсе елга артуы ихтимал
Дәүләтнең ипотеканы субсидияләве быелның 31нче декабреннән соң озайтылмаска мөмкин – белгечләр шулай дип кисәтә. Бу исә әлегә ипотекага чагыштырмача түбән булган процентларның киләсе ел башыннан өскә сикерүе ихтимал дигән сүз.

Шуңа күрә төзелеш оешмалары отышлы акцияләр белән җәлеп итеп калырга тырыша. Мисал өчен, «Унистрой» төзелеш оешмасы ВТБ24 банкы белән берлектә «Ана капиталы – беренчел кертем урынына» дигән программа тәкъдим итә. Моны ничек аңларга, дисезме? Әйтик, ана капиталын беренчел кертем итеп кертсәң, ВТБ24 банкы ипотеканы 10 процент белән генә бирә. Бер генә шарты бар: ана капиталыннан тыш, сатып алучының тагын 5 процент күләмендә акчалата кертеме дә булуы кирәк. Ана капиталы булмаганнар исә, беренчел кертемнәре 20 процент булган очракта, 8,3 процент белән ипотека алу мөмкинлегенә ия.

Ипотека вариантына тукталмыйча, торак-туплам кооперативына кереп фатир алырга теләүчеләр игътибарына да мәгълүмат бар. «Унистрой» төзелеш оешмасы тәкъдим иткән «Торак мөмкинлекләре» кооперативының эш механизмы болай: кеше үзе ошаткан фатирны сайлый һәм кооперативка керергә гариза яза. Әгъза булып кергәндә бер тапкыр 10 мең сум түли һәм кооперативта торган өчен ай саен мең сум түләп бара. Пирамидалар белән бутый күрмәгез, бу – оешмада торган өчен айлык түләү хакы гына. Мисал өчен, эш урыныбызда профсоюз оешмасында торган өчен дә түләргә кирәк бит. Бу да шуның кебек. Ай саен түләнелә торган ул мең сум кооперативның административ һәм хуҗалык чыгымнарын каплау өчен тотыла.

Кооперативка керүнең тагын бер шарты бар: сатып алучының кулында үзе алырга уйлаган фатир бәясенең яртысы булырга тиеш. Бу сумма кооперативның исәп-хисап счетына күчерелә һәм кооператив, шушы акчага үзенекен өстәп, сезгә фатирны сатып алып бирә. Булды! Шуннан соң әлеге фатирга күченеп, рәхәтләнеп яши башларга мөмкин. Ә торакның калган бәясен, ун елга бүлеп, кичектереп түлисең. Бернинди процентларсыз! Кооперативның ипотекадан аермасы да шунда: ул торак алу өчен кредит түгел, ә фатир бәясен, аз-аз өлешләп, кичектереп түләү мөмкинлеге бирә. Ун елга сузарга теләмәсәң, бурычыңнан иртәрәк тә котыла аласың. Белгечләр «Торак мөмкинлекләре» кооперативы һәм ипотека ярдәмендә алынган фатирларның бәясен чагыштырып караган. Беренчел кертем һәм түләү вакыты бер төрле булган очракта да, кооператив әгъзасының фатир өчен айлык түләве ипотека өчен түләүче кешенекеннән 20 процентка азрак килеп чыккан.

Фатир өчен күчемсез милек салымын түләү дә, аны иминиятләштерү дә – кооператив эше. Торак кулланылышка тапшырылуга, син анда теркәлә аласың. Ә соңгы квадрат метрың өчен түләп бетерүгә, кооператив үз исеменнән чикләүне төшерә һәм син торакның тулы хокуклы хуҗасы булып каласың.

Кооперативка кергәч, фатирың әзер булганны еллар буе көтәсе түгел: «Торак мөмкинлекләре» кооперативы инде әзер йортлардан фатирлар тәкъдим итә. Әйтик, «Арт-Сити», «Весна», «Царево Village» комплекслары – 2016нчы елның декабрендә, «Журавли» – 2017нче елның 1-2нче кварталында кулланылышка тапшырыла. Әлеге йортлар барысы да түбә астында, аларда эчке эшләр генә калып бара.

Торак-туплам кооперативы яки ипотека турында тулырак мәгълүматны «Унистрой» төзелеш оешмасы белән эшләүче «МЕРСИН-КОНСАЛТИНГ» оешмасына шалтыратып белешергә була. Оешма шулай ук икенчел торакны сатканда юридик ярдәм дә күрсәтә. Элемтә өчен телефоннар: (843) 253-15-85, 8-965-588-38-96, 8-965-591-74-30.

Безнең гәҗит

Запись Ипотека процентларының киләсе елга артуы ихтимал впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..