Архивы Радик Юльякшин - Tatar Today - татар яңалыклары.

Элвин Грей: «30дан үсеш башлана икән…»
Татарстанның һәм Башкортсанның атказанган артисты, Башкортстанның халык артисты Элвин Грей «Татар радиосында» эфир вакытында кызыклы фикер белән уртаклашкан.

«30 яшьтән соң мин зурая башладым. Бөтен җирем дә үсә. Элегрәк мин  41нче размер аяк киеме кия идем. Хәзер 44нчене киям. Менә миңа хәзер 36 яшь. Шул еллар эчендә бөтен җирем дә үсте», – дип шаяртып сөйләгән җырчы.

ЧЫГАНАК: https://vatantat.ru/news/elvin-grei-30dan-uses-baslana-ikan-boten-irem-usa-113873

Запись Элвин Грей: «30дан үсеш башлана икән…» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Элвин Грей ничә миллион акча эшләвен һәм аларны ничек куллануын сөйли
Популяр җырчы, Башкортстанның атказанган артисты Радик Юлъякшин (Элвин Грей) “Туган тел” телеканалына зур интервью биргән. Артист алып баручының акчага кагылышлы сорауларына да җавап бирә.

“Айлык зарплатаң күпме?” дигәнгә Элвин Грей башта “Белмим, акча минем кулда түгел, администратор саный” дип, сораудан качып калырга тырыша, аннан соң да бик авырдан гына җавап бирә.

“Бик күп эшләгән айларда керемебез 5 млн сум була” ди җырчы. Ләкин шунда ук үзен төзәтеп: “Тамашачы ах итмәсен, бу сумма минем кесәгә генә керми, ә гел әйләнештә йөри. Яңа җырлар яздыру, клиплар төшерү, музыкаль аппаратураны көйләү, яңасын сатып алу, гастрольләрдә бензин һәм транспорт чыгымнарын каплау – барысы да шушы миллионнардан каплана. Акча бүген бар, иртәгә юк ул, алдагысын карап, уйлап эшләргә кирәк. Мәсәлән мин бүген кафе-ресторанда ашасам, иртәгә рәхәтләнеп “доширак” та пешереп ашый алам һәм моннан оялмыйм. Мин иҗат кешесе һәм төп максатым алга таба да яраткан тамашачыма үз иҗатымны бүләк итү. Яраткан эшең өчен берни кызгынмыйсың һәм аны берниниди акча белән дә чагыштырып булмый” ди Элвин Грей.

сайт архивыннан 2018 ел

Запись Элвин Грей ничә миллион акча эшләвен һәм аларны ничек куллануын сөйли впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Элвин Грей белән күңелсез хәл килеп чыккан
Элвин Грей Мәскәү-Казан трассасында күңелсез хәлгә тарыган. Зур тизлек белән барганда тәгәрмәче шартлап, җырчы аздан гына һәлакәткә очрамый калган. Элвин Грей үзе белән мондый хәлнең беренче тапкыр булуы турында яза.

Безнең гастроль тормышыбызда юллардагы иминлек – иң мөһиме. Бүген мин моны яхшы аңладым.

Иртәнге сәгать өч. М12 трассасы, Мәскәү-Казан юлы. Кинәт көчле шартлау һәм минем машинамны уңга алып китә. Тәгәрмәчемә карарлык түгел. Әмма автоматика рульне һәм хәрәкәтне бик тиз җайга салды. Иң мөһиме – Матурым исән-сау.

Миңа ярдәмгә юл хезмәткәре килде. Битарафлык күрсәтеп, узып китмәде. Туктап, шундый авыр машинаны (3 тонна) ничек итеп домкрат белән күтәртергә кирәклеген дә күрсәтте.

Аллаһка шөкер, барысы да артта.

Бу хәбәрне күпертмәсеннәр һәм уйдырмалар уйлап чыгармасыннар өчен үз исемемнән яздым.

Барыгызга да сәламәтлек телим! Якыннарыгызны һәм үзегезне саклагыз, – ди җырчы.

Видеоны караган дуслары Элвин Грейның әле һаман да кышкы тәгәрмәчләрдә йөрүенә игътибар иткәннәр. Алар җәйге юлда кышкы резина белән йөрүнең бик хәтәр булуын, аның бик тиз җылынуы, шул сәбәпле шартлавы хакында язалар.

«Нигә һаман кышкы тәгәрмәчләрдә йөрисең?» – дип сораучыларга җырчы: «Кыш йөреп җитешмәгән идем», «Туңдым, шуңа алыштырмадым», – кебек шаян җаваплар язып калдырган.

ЧЫГАНАК: https://t.me/tatartoday/78480

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Запись Элвин Грей белән күңелсез хәл килеп чыккан впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Элвин Грей: «Иҗат юлым микрофоннан башланмады»
Элвин Грей (Радик Юльякшин) музыка дөньясына сәяхәтен башкорт кураенда уйнаудан башлаган икән. Бу хакта ул Әлмәттәге Дөнья халыкларының уен кораллары музеена килгәч сөйли.

«Минем иҗат юлым микрофоннан түгел, ә башкорт кураеннан башлануын бик азлар белә. Нәкъ менә курай музыка дөньясына юл күрсәтүчем булды.

Курайда уйный башлагач, миңа тәрбиячем: «Курай бик яхшы, ләкин сиңа җырлап та карарга кирәк», – диде. Мине тыңлап карады да: «Сиңа җырларга кирәк. Курай белән бергә алып бара аласың, әмма сиңа ашыгыч рәвештә вокал белән шөгыльләнә башларга кирәк», – диде. Шул вакытта бирле җыр минем янәшәмдә», – дип, иҗади серләре белән бүлешә Элвин Грей

Җырчы курайда уйнап та алган. «Бармакларым онытмаган, осталыгымны югалтмаганмын әле», – дип тә сөенә ул.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/elvin-grei-minem-iat-yulym-mikrofonnan-baslanmady-5872239

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Запись Элвин Грей: «Иҗат юлым микрофоннан башланмады» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Элвин Грей хастаханәгә эләккән…
Элвин Грей (Радик Юльякшин) хастаханәгә эләккән.

Элвин Грей сүзләренчә, ул суык тидергән һәм аның аңкау бизе шешкән. Шуңа да җырчы тулысынча тикшеренү узарга булган.

«Тулы чек-ап узарга булдым, анализлар тапшырырга. Менә палатада утырам, ашаттылар, ЭКГ ясадылар. Кыскасы, мин ел саен тикшеренергә, бөтен анализларны баштанаяк тапшырырга кирәк, дигән нәтиҗәгә килдем. Организмда бернинди дә чирләр булмасын. Һава торышы алдалый хәзер, үзегезне саклагыз», – дип, артист барлык язылучыларына да сәламәтлек теләгән.

чыганак: https://intertat.tatar/news/elvin-grei-xastaxanaga-elakkan-5868894

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Запись Элвин Грей хастаханәгә эләккән… впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Чит илдә “ат казанды”
Башкортстанның халык артисты Радик Юлъякшин (Элвин Грей) янә бер тапкыр танылу алган.

Аңа «Каракалпакстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелгән.

Бу турыда җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.

«Сезнең белән шатлыклы хәбәр белән уртаклашасым килә – бүген мин «Каракалпакстан Республикасының атказанган артисты» исемен алдым.

Каракалпакстан Республикасы – Үзбәкстан составындагы автономияле республика. Үзенчәлекле мәдәнияте һәм талантлы кешеләре булган гаҗәеп як.

Минем җырларны Каракалпакстан һәм Үзбәкстан халкы шулай ярата һәм тыңлый дип уйламаган идем, бу – бик кадерле һәм бик илһамландыра», – дип язган ул.

Җырчыны югары исеме белән ихлас тәбриклибез, яңадан-яңа уңышлар телибез!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2024-09-02/chit-ild-at-kazandy-390749

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Запись Чит илдә “ат казанды” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Гаиләдә кем баш?
Башкортстанның халык артисты Радик Юлъякшин бик кызу кеше икән. Ә болай караганда “ак һәм йомшак” кебек…

– Радик, тормыш иптәшегез дә бик тыйнак, үзегез дә бу хакта бик сөйләмисез кебек. Гаиләдә кем баш соң?

– Тормыш иптәшем белән киңәшләшеп карарлар кабул итәбез. Гаиләдә мин баш дип кенә яшәп булмый. Кайвакыт юл куярга да кирәк.

– Сез кызу канлы кешеме?

– Әлбәттә! Минем белән эшләгән кешеләр бу хакта бик яхшы белә. Без барыбер бер төркем булып эшлибез. Бер, ике тапкыр әйтеп аңламасалар, өченче тапкыр җитди сөйләшү булачак.

– Җырларны яңартып чыгару белән дә шөгыльләнәсез. Моңа җырчылар каршы килмиме?

– Бер җырга да авторларыннан рөхсәт алмыйча, документаль яктан килешмичә тотынмыйм. Көй һәм сүзләр авторы белән килешкәч кенә эшли башлыйм. Мәсәлән, Салават Фәтхетдинов башкаруында “Уфтанма” җырын да үз стилемдә ясадым. Бу һичшиксез легендар җыр, шуңа күрә аңа алынгач, сыйфатсыз әйбер ясарга кулым да бармады. Салават абый белән җыр буенча алдан килештек, бернинди проблемалар булмады”, – дигән ул.

Ә сезгә Радикның иске җырларны яңартып җырлавы ошыймы?

чыганак: https://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/elvin-grei-ber-ike-tapkyr-aitep-anlamasalar-ocence-tap

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Запись Гаиләдә кем баш? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Җәзасыз калырга тиеш түгел”: Фирдүс Тямаев Элвин Грейны судка биргән
Фирдүс Тямаев Элвинга Грейны “яла ягу” маддәсе буенча җинаять җаваплылыгына тартуны таләп итә.

Ике арадагы киеренке вәзгыять агымдагы елның март аенда башланды. Билгеле булганча, 22 март көнне Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевның Башкортстандагы Кыргыз-Миякә авылында билгеләнгән концерты өзелә. Сәбәбен мәдәният йортында ут булмау белән аңлаталар. Тик моңа да карамастан, Фирдүс җыелган халык алдында аппаратурасыз гына берничә җыр башкарып китә.

Әлеге хәлне Фирдүс социаль челтәрдә сөйләде һәм өзелгән концерт аркасында судка мөрәҗәгать итәчәген белдерде. Элвин Грей күрше республиканы яклап, инстаграмда Фирдүскә каршы чыга. Ул Тямаевка “баш миен эшләтергә” киңәш итә, Татарстан белән Башкортстан халыкларын маңгайга-маңгай бәрештерүдә гаепли. Алай гына түгел, Элвин Грей Фирдүснең концертны килешүсез генә оештыру өчен район мәдәният йорты җитәкчесенә акча төртүен әйтә. Бу гаепләү Тямаевны җинаять эшен кузгатырга мәҗбүр итә дә инде.

Башта Фирдүс Тямаев полициягә гариза яза. Әмма анда эшне алга таба җибәрүдән баш тарталар. Шуннан соң җырчының адвокаты Рөстәм Гобәйдуллин судка шикаять белдерә. Аның фикеренчә, Башкортстан киңәшчесенең бу гамәле җәзасыз калырга тиеш түгел. Прокуратура исә полициянең җинаять эшен кузгатудан баш тартуын законсыз дип таба һәм әлеге эшне янә тикшерүгә юллый.

Чыганак: Шәһри Казан

Запись “Җәзасыз калырга тиеш түгел”: Фирдүс Тямаев Элвин Грейны судка биргән впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Элвин Грей: “Ул ризалыгын бирде!”[ВИДЕО]
Бүген  Элвин Грей буйдак тормышы белән саубуллаша.

“Ул ризалыгын бирде!”, – дип язган җырчы социаль челтәрдә һәм никах фотоларын урнаштырган.

“Бүген, Казанның “Палладиум” ресторанында алар никах укыта. Чакырылган кунаклар арасында танылган артистлар да бар – Данир Сабиров, Әнвәр Нургалиев, Рифат Зарипов һ.б. бар”, дип яза “Шәһри Казан” да.

Яшьләргә тигез мәхәббәт телибез!

Запись Элвин Грей: “Ул ризалыгын бирде!”[ВИДЕО] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Салават Элвин Грей белән ничек дуслашкан?
Салават Элвин Грей белән дуслашу хөрмәтенә уртак концерт куярга ниятли.

Билгеле булганча, татар эстрадасы мэтры Салават белән Элвин Грей арасында низаг чыккан иде. Салават Элвинны җырлый белмәүдә гаепләде. Элвин Грей исә аңа җавап итеп, тамашачы фикере үзе өчен мөһимрәк булуын искәртте һәм тулы заллар белән “ярышып” карарга тәкъдим итте.

Быел Элвин белән Салават дуслашып, бергә бильярд уйнады. Икесе дә бергә төшкән фотосурәтләрен социаль челтәргә урнаштырды.

– Ул миңа үзенең репертуарыннан бер җырын тәкъдим итте. Җыр бик матур. Тик минем стильдә түгел. Мин аны башкара да алмам. Шул җыр белән ул Татарстанга килде. Бу “Ашкына гомер”, – дигән Салават.

Халык артисты сүзләренчә, очрашу инициаторы Грей булган. “Хатыным, балалар аны ярата, тыңлый. Рөстәмгә генә әтисе белән бәхәскә керүе ошамады. Үзенчәлекле тавышлы, үзенчәлекле малай… Малай дип тә әйтеп булмый инде, 30 да. Үсте, бераз тазарды. Утырдык, салдык. Күпме талашырга була инде дип сорады. Мин аңа :”Өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрән”, – шуннан башлыйк дидем. Кеше вакыт узган саен яхшы якка үзгәрергә тиеш, – дигән Салават әңгәмә барышында.

Чыганак: Шәһри Казан

Запись Салават Элвин Грей белән ничек дуслашкан? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..