Архивы Сәетҗәгъфәр хәзрәт Лотфуллин - Tatar Today - татар яңалыклары.

Резедә Ганиуллинны сүгеп танылган Сәетҗәгъфәр хәзрәт Лотфуллин экзамен бирә алмаган, мәчеттән китмәгәе [видео]
Казанның Кабан арты мәчете имамы Сәетҗәгъфәр Лотфуллин аттестация сынавын уза алмаган. Бу мәгълүматны Азатлыкка аттестация комиссиясе вәкиле, Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов раслады.

“Аттестация узмавы дөрес. Имамлыктан китәме, юкмы, анысын әйтә алмыйм. Комиссия “аттестация узмады һәм эшләгән урыны таләпләренә туры килми”, дигән карар чыгарды”, диде Мансур хәзрәт Азатлык радиосына.

Сәетҗәгъфәр хәзрәт үзе Азатлык радиосына бу турыда комментар бирүдән баш тартты, чөнки ни дә булса әйтү Татарстан диния нәзарәте рөхсәте белән генә булырга мөмкин, диде ул. “Мин нәзарәт рөхсәтеннән башка интервью һәм комментарлар бирә алмыйм. Мөфтиятнең мәгълүмат үзәге рөхсәт итсә, сөйләрмен. Алардан сорагыз”, диде имам.

“Әлегә бары аттестация сынавы үткәрелде, биш-алты кешедән торган комиссия соңрак карар чыгарырга тиеш”, дип белдерде Азатлыкка Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Хәйруллин. “Әлегә Сәетҗәгъфәр Лотфуллин турында тәгаен карар юк. Аңа бәйле сорауга мин төгәл җавап бирә алмыйм”, диде ул.

Диния нәзарәте элегрәк белдергәнчә, аттестацияне уза алмаган имамнар алга таба мәхәлләдә җитәкчелек итә алмаячак. Димәк, Сәетҗәгъфәр хәзрәт эшен югалтырга мөмкин.

Моннан бер ай элек мәгълүмат чараларында Сәетҗәгъфар Лотфуллинны имамлыктан төшерәләр икән дигән хәбәр таралды. Имеш, бу хакимият дәрәҗәсендә хәл ителгән – имамның төрле вакыйгаларга ислам күзлегеннән карап, кискен тәнкыйть белән чыгышлар ясавы республика йөзенә кызыллык китерә. Татарстан президенты аппаратына чакырып сөйләшүләр дә Сәедҗәгъфәр хәзрәтне акылга китерә алмаган.

Кабан арты мәчете имамы исеме белән бәйле тавыш-гаугаларның иң көчлесе бу көздә булды. Татар җырчысы Резеда Ганиуллинаның Болгардагы Ак мәчет җирлегендә ярымшәрә килеш биюен Сәетҗәгъфар хәзрәт тәнкыйть утына тотты, аның социаль челтәрләрдә белдергән фикерләре һәм гаепләүләре киң җәмәгатьчелектә бәхәсләр тудырды.

Сентябрь аенда Кабан арты мәчете ишегендә Сәетҗәгъфәр хәзрәтне яклап язылган хат пәйда булды. Хатны Русиянең Азия өлеше баш мөфтие Нәфигулла хәзрәт Аширов язган иде. “Наданлыгы аркасында изге мәчет җирен мәсхәрәләгәннәрне тәнкыйтләү гаеп эш саналырга тиеш түгел”, диелгән хатта.

Кабан арты мәчете

Элегрәк Кабан арты мәчете имамы ЮХИДИ хезмәткәрләрен каргаган иде. Шуннан соң аны Татарстан президенты аппаратына чакырып, мондый кискен сүзләр белән чыгыш ясарга ярамаганлыгын, имамның ул сүзләре белән илдә толерантлык символы буларак кабул ителә торган Татарстанның данына тап төшерүен яхшылап аңлатканнар.

Моннан соң югары даирәләрдә Лотфуллинның эшеннән алынуын таләп иткәннәр. Тагын бер кат тавыш чыкмасын өчен уңай очрак та табылган иде – нәкъ менә бу көннәрдә мөфтияттә Казан мәчетләренең имамнарын аттестацияләү бара. Моны Кабан арты мәчете имамын эшеннән алу өчен файдаланмакчылар.

Имамнарны сынау 31 октябрьдә башланды, Казанда аны беренчеләрдән булып Вахитов районы имамнары үтте. Аңынчы Татарстанның башка районнары һәм шәһәрләрендә мәхәллә җитәкчеләре аттестация узды.

Комиссия каршында имамнар үзләренең дини белемнәрен исбатларга тиеш була, алар белән әңгәмә коралар, мәхәлләдә эшләр ничек барганын сорашалар.

Моңа кадәр барлык имамнар да сынауны уңышлы узып баралар иде. Аттестация уза алмаган Сәетҗәгъфәр Лотфуллин әлегә беренче очрак. Сынау таләпләрен үти алмаган имамнарга гадәттә белемнәрен күтәрү курсларына йөреп алырга киңәш бирәләр, аннары ул эшен дәвам итә. Бәлки быелгы аттестация башка нәтиҗәләр бирер. Сынаулар әле башланды гына.

Кабан арты мәчете имамы, 38 яшьлек Сәетҗәгъфәр хәзрәт Лотфуллин бу хезмәткә әтисеннән соң килде. Әтисе Исхак хәзрәт Лотфуллин (1942 – 2007) 1990 елда Татартстанда беренче мәдрәсә ачкан кеше. “Ислам кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мәдрәсәдә ул 6 ел дәвамында ректор да булып торды.

Мөхәммәдия мәдрәсәсе

Исхак хәзрәтнең иң зур хезмәте – мәчетне торгызу. Казан мөселманнары аны исламны кайтару өчен тырышып йөрүче, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе бинасын халыкка кайтаруны башлап йөрүче буларак хөрмәтләп искә ала. Бу эштә Исках хәзрәт кыю адымнар ясый – халыкны урамга алып чыга, бина мөфтият карамагына тапшырылганчы туктамый, хәтта урамдагы машина хәрәкәтен туктатуга кадәр барып җитә.

Исхак хәзрәтнең улы, әтисе эшен дәвам итеп, халык белән актив эшли. Хәйрия өлкәсендә, мохтаҗлык кичерүчеләргә ярдәм итүдә хезмәт куя. Сәетҗәгъфәр хәзрәт җитәкләгән мәхәллә балалар йортларына даими ярдәм итә, авыр хәлдә калган кешеләргә, фәкыйрьләргә булыша.

Сәетҗәгъфәр Лотфуллин – электән үк медиада җәнҗаллар кубарып торуы белән танылган зат. Ул ярымшәрә хатын-кызлар сурәтләнгән рекламга каршы да көрәште.

Лотфуллин берничә ел элек оештырыла башлаган хиҗаплы мода бәйгеләренә дә каршы чыкты. Алар турында хәзрәт “Хиҗап – хатын-кыз матурлыгын каплаучы кием, аны җәмәгатьчелек алдында тәкъдим итү мәгънәсезлек”, дигән иде.

Кабан арты мәчете имамының тагын бер “казанышы” – заманында Казанның Бауман урамындагы гей-клубны яптыру. Ул даими төстә гей-парадларга каршы радикал белдерүләр ясап торды. 2013 елның көзендә ул дөньякүләм танылган җырчы Элтон Джонның Казан концертына да бойкот белдергән иде. “Мин моны дан казану өчен эшләмим, балаларны тискәре тәэсирдән саклау өчен эшлим”, дигән иде хәзрәт ул чакта.

Запись Резедә Ганиуллинны сүгеп танылган Сәетҗәгъфәр хәзрәт Лотфуллин экзамен бирә алмаган, мәчеттән китмәгәе [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Татар җырчысы Болгардагы Ак мәчеттә клип төшереп муллаларның ачуын чыгарды [видео]
Интернетта Болгардагы Ак мәчет янында шәрык биючесе образына кергән татар җырчысы Резедә Ганиуллинаның “Җаным” клибы тарала. Социаль челтәрдә ул шау-шу уяты, бигрәк тә ислам дине аша гына тормышны кабул итүчеләр ах-вах итте.

Клип төшерүчеләр, көнчыгыш атмосферасын тудырыр өчен, Аллаһ йортын – татарстанлыларны гына түгел, бөтен Русия халкын да сокландыра торган иң матур мәчетләрнең берсен – кулланганнар.

Казан имамы Сәетҗәгъфәр хәзрәт Лотфуллин бу мәсхәрәле вакыйга турында социаль челтәрендә үз фикерен белдерде.

Ул җырчыдан социаль челтәрләрдән бу клипны алып куярга таләп итте.

“Бу татар халкын мыскыллау. Ак мәчет территориясендә, барлык мөселманнарның изге урынында, Аллаһ йортын мыскыллыйлар, мәсхәрә итәләр. Аллага ышанучы бер кеше дә динен мыскыллатмас иде. Үзенең кайсы милләттән икәнен һәм нинди дингә табынуын белми торган кешеләрне татар халкында маңкорт дип йөртәләр.

Искәртәм:  стриптиз күрсәтүчегә Аллаһ алдында гафу үтенергә һәм бу видеоны социаль челтәрләрдән алып куерга кирәк” дип язган имам.

Запись Татар җырчысы Болгардагы Ак мәчеттә клип төшереп муллаларның ачуын чыгарды [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..