Татар җырчысы Болгардагы Ак мәчеттә клип төшереп муллаларның ачуын чыгарды [видео]

Интернетта Болгардагы Ак мәчет янында шәрык биючесе образына кергән татар җырчысы Резедә Ганиуллинаның «Җаным» клибы тарала. Социаль челтәрдә ул шау-шу уяты, бигрәк тә ислам дине аша гына тормышны кабул итүчеләр ах-вах итте. 

Клип төшерүчеләр, көнчыгыш атмосферасын тудырыр өчен, Аллаһ йортын – татарстанлыларны гына түгел, бөтен Русия халкын да сокландыра торган иң матур мәчетләрнең берсен – кулланганнар.

Казан имамы Сәетҗәгъфәр хәзрәт Лотфуллин бу мәсхәрәле вакыйга турында социаль челтәрендә үз фикерен белдерде.

Ул җырчыдан социаль челтәрләрдән бу клипны алып куярга таләп итте.

“Бу татар халкын мыскыллау. Ак мәчет территориясендә, барлык мөселманнарның изге урынында, Аллаһ йортын мыскыллыйлар, мәсхәрә итәләр. Аллага ышанучы бер кеше дә динен мыскыллатмас иде. Үзенең кайсы милләттән икәнен һәм нинди дингә табынуын белми торган кешеләрне татар халкында маңкорт дип йөртәләр.

Искәртәм:  стриптиз күрсәтүчегә Аллаһ алдында гафу үтенергә һәм бу видеоны социаль челтәрләрдән алып куерга кирәк” дип язган имам.

Бәйле