Архивы СалаватМинниханов - Tatar Today - татар яңалыклары.

Җырчы-продюссер Салават Миңнеханов Корбан сарыгы белән фотога төшүчеләргә кискен фикерен әйтә [видео]
// Татар Тудей // Татар Бүген //

Җырчы-продюсер, эшмәкәр Салават Миңнеханов халыкка, үзең коллегаларына мөрәҗәгать ясый. Инстаграмга чалынган сарык белән бергә фотога төшеп куючыларга үз фикерен әйтә.

Күп кешенең инстаграмында күргәнем бар, чалынган сарык белән фотога төшәләр, тиресен салдырганнар һәм шул сарык белән фотога төшәләр. Дуслар, андый фотоларны куймагыз зинһар, без сарыкларны Аллаһ ризалыгы өчен чалабыз, лайклар өчен түгел!, ди Салават әфәнде.

Видео Салават Миңнеханов инстаграмыннан

Запись Җырчы-продюссер Салават Миңнеханов Корбан сарыгы белән фотога төшүчеләргә кискен фикерен әйтә [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Гүзәлем сыер сава белү-белмәвен сөйли
Гүзәлем татар эстрадасына яктылык тизлеге белән атылып керде. Татарча дискотека сәхнәләрен кыздырып йөргән җырчы радио белән ТВны да бер талпынышта ук яулады. «Яшермим, акча күп китте», – ди. Акчада гынамы икән хикмәт?

– Гүзәл, сине иң элек дискәтүкле яшьләр белде. Җырларың радиога эләккәч, олылар да дөньяда Гүзәлем исемле җырчы барлыгын абайлады…

– Тумышым белән Азнакайдан. 9 сыйныфта укыганда гаиләбез белән Әлмәткә күчендек. Карьерам 2012 елның сентябрендә Казан дискотекаларыннан башланды. Мине анда хәзерге продюсерым чакырды. Бүтән дискотека оештыручылар да күреп алып, үзләренә дәшә башлады.

– Ни өчен Матурым, Алтыным, Куяным түгел, ә нәкъ менә Гүзәлем?

– Гүзәл исемле җырчылар болай да күп: Уразова, Идрисова, Әхмәтова… Фамилиям Шиһапова иде. Хәзер мин кияүдә. Гүзәл Шиһапова бик баналь яңгырый. Тәхәллүс алганда да, исемемне калдырасы килде. Гүзәлем варианты башта сәер булып тоелды. Мине һәркем үзенең Гүзәле дип кабул иткән кебек. Әмма уйлаштык та шул килеш калдырдык.

– Һәркем сине Гүзәлем дигәнгә ирең көнләмиме?

– Тыныч карый. Ул миңа һәрвакыт: «Матурым», – ди. Кеше арасында Гүзәл генә дия.

– «Ул мәхәббәт» җырына иҗат ителгән бердәнбер клибың бар. Аны да зурдан кубып чит илдә төшергәнсең. Үз каеннарыбызны кочасы урынга, ник чит ил табигатенә ымсынып киттең?

– Чит илдә төшермәс идем дә. Продюсерым үз җырына клипны чит илдә төшерергә җыенып йөри иде. Миңа да тәкъдим итте. Мисырда 10 көн эчендә ике клип төшердек. Бу – рекорд! Көн-төн эшләдек, тәүлегенә 3 сәгать кенә йоклаганбыздыр. Клибым 100 мең сумга төште. Монда бөтен нәрсә керә. Чит илдә кунакханәдә түгел, отельдә торасың бит инде. Ашарга да кирәк.

– Клипта кибеттә йөргәндә икегезнең дә кулында сөт. Ни өчен яшьләрчә тауар түгел?

– Сөтнең тышында гарәпчә язылган. Без клипны компьютер фонында түгел, чынлап та чит илдә төшердек, дигән ният белән күрсәттек ул сөтне.

– Мин сине сөт эчәргә яратасыңдыр дип уйладым… Сыер сава беләсеңме?

– Әйтсәм, ышанмассың. (Көлә.) Быел гына өйрәндем. Продюсерым бер тапшыру төшерә башлады. Җәй көне Арчага кайтып, тапшыру өчен йорт хайваннары белән авылча фотосессия ясадык. Миңа сыер саварга куштылар. (Көлә.) Алар янында басканым да, утырганым да юк. Җитмәсә, саварга да кирәк. Бер ханым мине өйрәтте. Бик авыр эш икән!

– Яңа образың белән котлыйм, доярка Гүзәлем!

– Доярка түгел инде. Мин анда матур ак күлмәктән.

– Үз клибыңда скутер, ә продюсерыңныкында машина йөртәсең… Праваң юк, дип беләм. Димәк, канун бозгансың?

– Бер караганда, әйе. Икенче яктан, юк. Аңа чаклы беркайчан да скутер йөрткәнем булмады. Мисырда аңа права кирәкми. Арендага алгач, бер сәгать ялан мәйданда йөреп карадым. Клипның скутерлы өлешен машина әзрәк йөргән юлда төшердек.

– Сине базарда очратырга мөмкинме?

– Оялмыйча әйтәм, базарда кием алганым бар. Әмма без, артистларның анда йөрергә вакыты юк. Юл өстендә очраса, керергә читенсенмим… Кыю булырга кирәк! Татар сәхнәсендә җырчылар бик күп. Ләкин иң тырышлары, халык белән уртак тел тапканнары гына эстрадада кала.

– Димәк, син дә халыкның сөекле җырчысы?

– Аллаһка шөкер! (Көлә.) Концертларда халык гөрләтеп кул чаба, «Афәрин!» дип кычкыра. Интернетта, хәзер яшьләр шунда утыра бит, миңа теләкләр язалар, уңышлар телиләр.

– Халык сөеклесе булу өчен бик күп акча тоткансың… Каян алдың?

– Әлмәт сәүдә-икътисад техникумында укыганда, ресторанда, кунакханәдә администратор булып эшләдем. Бу эш холкыма туры килмәвен сизеп, мәдәният идарәсенә эшкә кердем. Аннан тыш, банкетларда чыгыш ясап акча эшләдем. Матур күлмәкләр алырга, ресторанда гына ашап йөрергә дә мөмкин идем. Әмма иҗат хакына купшы тормыштан баш тарттым. Ижат һаман үзенә тарткач, идарәдән китәргә туры килде. Шуннан Казанга сукмак сала башладым…

– Гүзәл, мәчене койрыгыннан күпме генә тартсак та, шушы мизгел дә килеп җитте: продюсерың кем?

– Җырчы Салават Миңнеханов. Ул әле ирем дә!.. Без аның белән күптәннән таныш. Икебез дә Азнакайдан. Ул миннән 13 яшькә олырак. Мәктәптә укыганда Азнакайдагы мәдәният йортында вокал ансамблендә шөгыльләнә идем, ә Салаватның бу вакытта эстрадага күтәрелгән чагы. Без, ансамбль кызлары аңа Салават абый дип эндәшә идек… Мин Әлмәткә күченгәч тә юлларыбыз кисешә торды. Казанда ешрак күрешә башладык.

– Эшлекле хис мәхәббәт хисенә кайчан күчте?

– Быелгы җәйдә Сабантуйларда күп чыгыш ясадык. Гримеркада бер-беребезгә булыша идек: чәч рәтләү, костюм үтүкләү дисеңме… Серләр белән дә уртаклаша идек. Шул вакытта мәхәббәт очкыны кабынып киткәндер дә. Иң кызыгы – без егет белән кыз сыман йөрмәдек. Аның миңа чәчәк тә бүләк иткәне, мәхәббәт хатлары да язганы булмады. Салават миңа өйләнергә ниятен Коркачык аэродромында ике урынлы самолетта очканда читләтеп кенә сиздерде (рульдә пилот иде). Күп тә үтмәде: «Миңа кияүгә чыгасыңмы?» – дип турыдан сорады. Берничә атна уйладым да уңай җавап кайтардым. 7 сентябрьдә туй ясадык.

– Титул фамилияле бәләкәчләр алып кайтырга насыйп итсен сиңа! Аларны Кыш бабайга ышандырырга җыенасыңмы?

– Кыш бабайның чынбарлыкта булмаганын кечкенәдән үк белә идем. Ләкин Санта-Клауска ышандым. Фильмнарда аның сарайда яки шәхси заводында бүләкләр әзерләп йөргәнен күргәч, ышанмаган җиреңнән ышанырсың. Шулай да балаларыма Кыш бабай бар дип әйтеп, юклыгына барыбер әкренләп кенә әзерләр идем.

“Ялкын” архивы, 2013 елның 12 саны

Запись Гүзәлем сыер сава белү-белмәвен сөйли впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Салават белән Гүзәлем тагын туй ясаган? [видео]
Юк, юк! Миңнехановлар бары тик яңа клипларын тәкъдим итә. “Туй җыры” исемле җырга алар шаян видеоклип төшереп, социаль челтәрләрдә бүлеште. //Tatar today//

Җырның авторлары Ильназар һәм Фәнирә Хак Шәйхи. Клипта “BraVo” бәйрәм театры җитәкчесе Наилә Хәбибуллина оештырган туй мәҗлесе күрсәтелә.

Запись Салават белән Гүзәлем тагын туй ясаган? [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Салават Миңнеханов Гүзәлемнән котылып, буйдак тормыш башлаган мәллә? [махсус VLOG]
Йолдызлар арасында видеоблоглар төшерү хәзер яңалык түгел. Кайсы challenge’ләр төшерә, тагын берсе үзенең тормышыннан кызыклы вакыйгаларны видеога туплый. Җырчы Салават Миңнеханов та шундый махсус VLOG башлап җибәргән. Ул анда үзе һәм якыннары белән булып торган хәлләре белән уртаклаша. //Tatar Today//

Шул видеолар арасыннан берсен генә алсаң да, дөрестән дә, җырчыны яратып тыңлаган һәм тормышы белән кызыксынган тамашачыларга менә дигән рәхәт тамаша. “Холостяцкая жизнь” видеосы, ягъни буйдак егетнең тормышы ничек корыла икәнен Салават Гүзәлемне туган ягы Әлмәткә озаткач, күрсәтә. Башта мәчеткә, аннан спортзалга, «Казан» агросәнәгать паркына барып ит ала, соңрак дуслары белән очрашырга онытмый. Менә шундый хатын-кызсыз бер көн.

Җырчының калган кызыклы видеоларын Ютюбтан карап була.

Запись Салават Миңнеханов Гүзәлемнән котылып, буйдак тормыш башлаган мәллә? [махсус VLOG] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Салават Миңнеханов әнисе, өе, машинасы, клибы, киемнәре турында сөйләгәнен видеога төшергән [карыйбыз]
Җырчылар һәр көн диярлек, үзләрен һәм иҗатын танытыр өчен, яңа юнәлешләр уйлап таба. Йолдызлар арасында видеоблоглар төшерү хәзер яңалык түгел. Кайсы challenge’ләр төшерә, тагын берсе үзенең тормышыннан кызыклы вакыйгаларны видеога туплый. Менә Салават Миңнеханов та шундый эш белән мәшгүль. Ул тамашачыларына “Minnikhanov Day” дигән беренче VLOG’ын тәкъдим итә. //Tatar Today//

http://www.instagram.com/p/BQkY0gkADz9/?taken-by=guzelem_official

“Ай-яй-яй” клибы ничек төшкән, машинаның тәгәрмәче шиңгәч ни эшләргә, арбада аумыйча ничек җырлап барырга, беренче концертка кигән киемнәре нинди, җырчының өе, туганнары, әнисе белән танышу – барысы да бар бу видеода. Карыйбыз, дуслар! Тулырак варианты Ютюбта. Йолдызлар тормышында булган яңалыклар безне читләтеп үтмәсен!

Запись Салават Миңнеханов әнисе, өе, машинасы, клибы, киемнәре турында сөйләгәнен видеога төшергән [карыйбыз] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Гүзәлем башка һөнәрне үзләштереп, бигрәкләр дә әбисен сөендергән
Артистлар һәрвакытта да яңадан-яңа һөнәрләр үзләштерергә ярата. Аннан аңлашыла да, сәләтле кеше бар яктан да булган бит инде ул. Менә Гүзәлем дә үзенә яңа шөгыль тапкан . //Tatar Today//

http://www.instagram.com/p/BPSxZkpBX0I/?taken-by=salavat_minnikhanov

Җырчы чәчтарашчы ролендә. Әбисенә бәйрәм уңаеннан шәп прическа ясамакчы. Чәченә сиптергән лагы хәтта фотодан да күренә. Бу фотоны тормыш иптәше Салават Миңнеханов яшертен генә төшереп алган икән. Гүзәлем, әбиеңне шулай куандырганың өчен, әфәрин!

Запись Гүзәлем башка һөнәрне үзләштереп, бигрәкләр дә әбисен сөендергән впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..