Салават Миңнеханов Гүзәлемнән котылып, буйдак тормыш башлаган мәллә? [махсус VLOG]

Йолдызлар арасында видеоблоглар төшерү хәзер яңалык түгел. Кайсы challenge’ләр төшерә, тагын берсе үзенең тормышыннан кызыклы вакыйгаларны видеога туплый. Җырчы Салават Миңнеханов та шундый махсус VLOG башлап җибәргән. Ул анда үзе һәм якыннары белән булып торган хәлләре белән уртаклаша. //Tatar Today//

Шул видеолар арасыннан берсен генә алсаң да, дөрестән дә, җырчыны яратып тыңлаган һәм тормышы белән кызыксынган тамашачыларга менә дигән рәхәт тамаша. «Холостяцкая жизнь» видеосы, ягъни буйдак егетнең тормышы ничек корыла икәнен Салават Гүзәлемне туган ягы Әлмәткә озаткач, күрсәтә. Башта мәчеткә, аннан спортзалга, «Казан» агросәнәгать паркына барып ит ала, соңрак дуслары белән очрашырга онытмый. Менә шундый хатын-кызсыз бер көн.

Җырчының калган кызыклы видеоларын Ютюбтан карап була.

 

Бәйле