Архивы Шаймиев - Tatar Today - татар яңалыклары.

Forbes: Шәймиевләр Русиянең иң бай гаиләләре бишлегендә
Forbes төзегән Русиянең иң бай гаиләләре исемлегендә Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев уллары дүртенче урында.

Forbesның Русиядә чыгучы журналы Татарстан Дәүләт киңәшчесе, элекке президент Миңтимер Шәймиев гаиләсенең керемен 2,48 млрд доллар дип бәяләгән. Басма язуынча, Радик һәм Айрат Шәймиевләр Татарстанның иң бай кешеләре, аларның һәркайсы ТАИФ төркеменең 19,5% хиссәсенә ия. Әлеге төркемгә “ТАИФ-НК” нефть эшкәртү, “Түбән Кама нефтехим”, “Казаноргсинтез” һәм ТГК-16 ширкәтләре керә. “Коммерсант” язуынча, аларның гомум кереме бер елда 300 миллион долларга арткан.

Радик Шәймиевнең кызы Камилә 2014 елның маена кадәр ТАИФның мөдирләр шурасына керә иде. 2015 елны ул кияүгә чыга һәм гаилә бизнесыннан китә. Хәзер ул Doc+ медицина стартапы белән шөгыльләнә.

Басма белдерүенчә, Айрат Шәймиевнең улы Тимур 2016 елны әтисе һәм әтисенең абыйсы белән берәттән җитәкләгән “МНКТ” ширкәтенең 30 процентына ия булган. Ширкәтнең 30 проценты – әтисе Айрат, 40 проценты абыйсы Радик кулында.

Русиядәге иң бай гаиләләр Forbes исемлегендә Шәймиевләр гаиләсе дүртенче урында тора. Алардан алда Михаил Гуцериев гаиләсе (5,97 млрд доллар), Ротенберглар гаиләсе (4,85 млрд доллар), Гапонцевлар гаиләсе (3,14 млрд доллар).

Азатлык радиосы язмасы (чит ил агентлыгы)

Запись Forbes: Шәймиевләр Русиянең иң бай гаиләләре бишлегендә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Алданган дольщиклар мәсьәләне Миңнеханов аша эш итә алмагач, Шәймиевкә мөрәҗәгать итә
Казанда МЧС торак бистәсе дольщиклары мәсьәләне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов аша хәл итә алмагач, дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиевкә мөрәҗәгать итәргә булган. Түрәләр коррупциягә баткан һәм президент биргән күрсәтмәләрне кире кагып, бары тик үз мәнфәгатьләрен генә үти дип белдерә алар. //Azatliq.org//

“Бүтән чарабыз калмады инде, Азатлык радиосы аша Татарстанның беренче президенты, Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиевкә мөрәҗәгать итәргә булдык. 2013 елдан бирле фатирларыбызны көтәбез. Көтеп-көтеп үлеп китүчеләр дә, фатирсызлыктан гаиләләре таркалганнар да бар.

Меңнән артык кеше хәзер бик кыен хәлдә калдык. Бик күпләр фатирлы булуга өметләнеп үзләренең торакларын сатып “Фон” компаниясенә акча керткән иде. МЧС торак бистәсендәге йортларда фатирлы булабыз дип акча кертүчеләрнең (алга таба – дольщиклар) бик күпләр арендага алынган фатирларда яши, кемнәрдер авыллардагы әти-әниләре янына күченде”, дип сөйләде дольщиклар исеменнән Булат.

Алданган дольщиклар пикетында катнашучылар

Әлегә кадәр инициатив төркемнәр генә оештырып көрәшкән МЧС торак бистәсе дольщиклары алга таба хокукларын яклау өчен иҗтимагый оешма төзергә карар иткән. Бу бистә Казанның Губкин урамында урнашкан. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына караган җирләрдә төзелгәнгә, бу бистә дольщиклар телендә “МЧС социаль торак комплексы” дип атала. Бу йортларга акча кертүчеләрнең күпчелеге зур керемле гаиләләр түгел. Йортларда күпләп фатир алып, аннан соң аны сатучы шәхси эшмәкәрләр дә бар. Без алар исеменнән эш йөртмибез, бу мөрәҗәгатебез алар исеменнән түгел, ди алданганнар.

МЧС торак комплексында төзелеш туктап калган

Без, “Фон” ширкәте тарафыннан төзелүче, МЧС торак бистәсе дольщиклары, үтенеч белән ярдәм итүегезне сорап Сезгә мөрәҗәгать итәбез.

Комплекс 2299 гаиләне фатирлы итәргә дип планлаштырылган биш зур-зур йорттан тора. Бу йортларга 2011 елда нигез салына, 2013-2014 елларда алар барсы да файдалануга тапшырылырга тиеш иде. 2017 ел бара, әмма безнең бер йортыбыз да төзелеп бетмәгән. Алай гына да түгел, түрәләр сүзләренә караганда төзелешнең кайчан һәм ничек тәмамланасы беркемгә дә билгеле түгел. Шулай итеп без, гаиләләребез һәм балаларыбыз белән инде 7нче ел рәттән йортсыз-нигезсез хәлдә гомер кичерергә мәҗбүр.

Ярты Казанны төзегән, төзелеш тармагында дан казанган, республика җитәкчеләре тарафыннан күп тапкыр бүләкләнгән Анатолий Ливада җитәкләгән “Фон” компаниясе зур һәм ышанычлы ширкәтләр исемлегендә иде. Моны үзегез дә бик яхшы беләсездер. Шуңа да кайбер түрәләрдән “бу хәлдә калуыгызга үзегез гаепле” дигән сүз ишеткән саен, ничек инде алай дип аптырап калабыз. Ни гаебебез бар? Ә бәлки бөтен булган акчабызны, күбебезнең бердәнбер булган фатирларыбызны сатып, Татарстанның төзелеш тармагына керткәнгә гаеплебездер?

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов әйтелгән проблемга багышланган чыгышларында шушы хәлнең килеп чыгуында дәүләтнең һәм хөкүмәтнең җаваплыгын тануын белдерде. Аның сүзләренә караганда, хакимиятләр “бөтен булган мөмкинлекләрне эзли һәм төзелешкә кертергә тырыша. Чаллы һәм Казан хакимиятләренә, мөмкин булганча, җир кишәрлекләрен сатуга чыгарып, аннан җыелган табышны төзелеш файдасына җибәрү турында күрсәтмәләр бирелгән”.

Президентның шулай ук: “Әйдәгез, бу мәсьәләне чишүдә бергә булыйк, ярдәм итү өчен бөтен булган мөмкинлекне файдаланыйк!” дигән сүзләре безгә өмет биргән һәм рухландырган иде.

​Шул ук вакытта, Сбербанк җитәкчелегенең “Фон” компаниясе хәлен җиңеләйтүгә юнәлгән тәкъдимен, Татарстан хөкүмәте һәм төзелеш министрлыгы түрәләре “күрмичә” калган булып чыга. Сез күз алдыгызга гына китереп карагыз, дольщикларның прокуратурага юлланган мөрәҗәгате инде елга якын игътибарсыз ята. Комплекстагы активларның юкка чыгуын туктату карары үтәлми. Төзелеш министры Ирек Фәйзуллинның 2015 елда да һәм яңадан, узган елның октябрендә биргән дольщиклар белән ай саен очрашулар уздыру вәгъдәсе бер тапкыр да үтәлмәде.

Узган елның июль аенда, Русия хөкүмәте карары нигезендә, республикага бүленеп бирелгән МЧС комплексына тоташкан җир кишәрлеген түрәләр әлегә кадәр үзләштерә алмый. Бу һәм башка күп кенә фактлар Татарстандагы түрәләрнең безнең мәсьәләне хәл итәргә һич кенә дә җыенмый дигән уйга этәрә. Безгә алар коррупциягә баткан һәм президент биргән күрсәтмәләрне кире кагып, бары тик үз мәнфәгатьләрен генә үтиләр кебек күренә.

Түрәләрнең битарафлыгы сәбәпле Татарстанда иҗтимагый-икътисади хәл какшау омтылышларының килеп чыгуына каршы тору өчен социаль проблемнарны тиз арада халык файдасына чишү кирәк. Андый кискен проблемнарның берсе, һичшиксез – алданган дольщиклар фаҗигасе.

Сездән республикадагы проблемлы төзелешләрнең иң зурысы булган – МЧС торак комплексын тиз арада уңышлы төзеп бетерү өчен түбәндәге чараларны күрүне сорыйбыз:

– Федераль җир кишәрлеген үзләштерүне, комплекста Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы өлешен киметүне кичектермәскә;

– “Фон” компаниясенең активларын, дольщикларны фатирлар белән тәэмин иткәнгә кадәр банклар залогыннан азат итергә;

– Гади дольщикларның мәнфәгатьләрен арадашчыларныкыннан (аффилированный) аерып карарга;

– Дольщикларга өстәп түләү таләпләрен куймаска;

– Комплексны төзеп бөтерү максаты белән хөкүмәт тарафыннан ярдәм акчасы бирү мөмкинлеген карарга.

Протест чаралары арта

Фатирлы булам дип акча кертеп алданучылар бер Татарстанда гына түгел. 23 март Уфада алданганнар Кувыкин урамында төзелеп бетмәгән йортлар янында пикет үткәрде. Бу йортларны “Меркурий” ширкәте канун бозып салган. Фатирлы булырга теләүчеләр бу хакта белмәгән. Ширкәт хәзер бөлгенлеккә төшкән. 150 гаиләдән җыелган 120 млн сумнан артык акча да юкка чыккан.

Татарстанда да алданган дольщиклар, социаль ипотека аша фатир ала алмаучылар әледән-әле протест чарасына чыга. 18 март Казанның Петров паркында 600ләп кеше катнашында митингта дольщиклар да бар иде. Анда чыгыш ясаган ПАРНАСның Татарстандагы бүлеге җитәкчесе Марсель Шәмсетдинов “хәлнең социаль-сәяси кризиска” килеп җитүен белдерде.

Быел 5 гыйнварда “Салават күпере”ндә фатир көтүчеләр протест йөзеннән “чатырга күченгән” иде. 4 ноябрь – Русиядә бәйрәм ителгән Халыклар бердәмлеге көнендә Казанда акча кертеп фатирлы булам дип алданганнар (дольщиклар) митингка чыккан иде.​

Запись Алданган дольщиклар мәсьәләне Миңнеханов аша эш итә алмагач, Шәймиевкә мөрәҗәгать итә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Вируслы видео: Уразова вертолет алган, Тямаев мишәрләр белән шашына, Миңнеханов президент булмый
“Татар радиосы” хәзер кешеләрнең җиңел генә бер-берсен таба торган Whats App чатында татар җырчыларының аралашуыннан видео ясаган. Бу оригиналь борылыш татар эстрадасы һәм зыялылары арасында, әлбәттә, җавапсыз калмаган.

//Tatar Today//

Видеоролик җырчы Салават Фәтхетдиновның Whats app’та төркем ясавыннан башланып китә. Беренчеләрдән булып, ул Айдар Галимовны, Габделфәт Сафинны һәм Фирзәр Мостафинны куша.

Аннан Фирзәр: “Монда бик күңелсез әле. Кызлар кирәк. Сез кайда?”, дип язгач, Салават Зәйнәп Фәтхетдинованы, Хәния Фәрхи һәм Хәмдүнә Тимергалиеваны да төркемгә өсти.

Ләкин Мортазинга бу бармый, аңа, дөрестән дә, яшь кызлар кирәк икән. Шулай булгач, чатта Гүзәл Уразова, Ландыш Нигъмәтҗанова, Иркә дә барлыкка килә.

Кызык язулар булмый калмый. Зәйнәп Зөфәрдән ипи сорап яза, аннан гына ул дөрес чатка язмаганын аңлый, Фирдүс үзенең мишәр дусларын төркемгә кушарга сорый, әле быел яулаган дәрәҗә, призлары, Яңа ел концертлары, кем нинди мөлкәт сатып алганы турында да сүз алып барыла.

Миңнеханов белән Шәймиев кына килеп кушылгач, барысы да үзгәрә. Хәзер алар барында андый сүзләр сөйләп булмас бит.

Дөрестән дә, үзенчәлекле һәм кызыклы видео артистларныкы микән дигән сорау да туа бермәлдә. Ләкин бу бары тик уйдырма икән. Идеяны “Татар радиосы”ның баш редакторы Айваз Садыров үзенең башында инде күптәннән йөрткән булып чыкты. Хәзер ул аны чынга ашырган. “Әйе, артистлардан видеоны карап шалтыратучылар күп булды, ләкин негатив бәяләмәләр түгел. Бу уйны күптәннән тормышта кулланасым килде. Һәм менә, ниһаять, бомба булыр дип уйлым”, ди Айваз.

Запись Вируслы видео: Уразова вертолет алган, Тямаев мишәрләр белән шашына, Миңнеханов президент булмый впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..