Forbes: Шәймиевләр Русиянең иң бай гаиләләре бишлегендә

-- Лэйсирэ

Forbes төзегән Русиянең иң бай гаиләләре исемлегендә Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев уллары дүртенче урында.

Forbesның Русиядә чыгучы журналы Татарстан Дәүләт киңәшчесе, элекке президент Миңтимер Шәймиев гаиләсенең керемен 2,48 млрд доллар дип бәяләгән. Басма язуынча, Радик һәм Айрат Шәймиевләр Татарстанның иң бай кешеләре, аларның һәркайсы ТАИФ төркеменең 19,5% хиссәсенә ия. Әлеге төркемгә «ТАИФ-НК» нефть эшкәртү, «Түбән Кама нефтехим», «Казаноргсинтез» һәм ТГК-16 ширкәтләре керә. «Коммерсант» язуынча, аларның гомум кереме бер елда 300 миллион долларга арткан.

Радик Шәймиевнең кызы Камилә 2014 елның маена кадәр ТАИФның мөдирләр шурасына керә иде. 2015 елны ул кияүгә чыга һәм гаилә бизнесыннан китә. Хәзер ул Doc+ медицина стартапы белән шөгыльләнә.

Басма белдерүенчә, Айрат Шәймиевнең улы Тимур 2016 елны әтисе һәм әтисенең абыйсы белән берәттән җитәкләгән «МНКТ» ширкәтенең 30 процентына ия булган. Ширкәтнең 30 проценты – әтисе Айрат, 40 проценты абыйсы Радик кулында.

Русиядәге иң бай гаиләләр Forbes исемлегендә Шәймиевләр гаиләсе дүртенче урында тора. Алардан алда Михаил Гуцериев гаиләсе (5,97 млрд доллар), Ротенберглар гаиләсе (4,85 млрд доллар), Гапонцевлар гаиләсе (3,14 млрд доллар).

Азатлык радиосы язмасы (чит ил агентлыгы)

Бәйле