Архивы Су анасы - Tatar Today - татар яңалыклары.

Рөстәм Миңнеханов Тукайның «Су анасы»ннан фэнтези ясарга булышкан. Төп рольләр билгеле
14 мартта Россия прокатына «Су анасы» фильмы чыга. Ул Каюм Насыйри һәм Габдулла Тукай әсәрләре буенча фэнтези жанрындагы гаилә картинасы. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза Татар-информ.

Бу Татарстан кинематографиясе өчен чын алгарыш. Беренче тапкыр картинаны тулысынча Татарстан кинематографистлары эшләгән. Фильм Россия территориясендә – Калининградтан Владивостокка кадәр, шулай ук чит илдә дә күрсәтеләчәк. Мәскәү халыкара кинофестивалендә проектның беренче презентациясе узды. Ә Россиядә «Су анасы» премьерасы «Европага тәрәзә» дәрәҗәле илкүләм фестивальдә булды. Һиндстан һәм Кытай фильмны күрсәтү хокукын алды.

Фильмда төп рольләрне 6 яшьлек Екатерина Барыкина һәм 11 яшьлек Николай Невзоров башкарды. Шулай ук «Су анасы» фильмында Татарстанның танылган актерлары Фәнис Җиһаншин, Илдус Габдрахманов, Гүзәл Шакирҗанова, Юлия Захарова. Нәфисә Хәйруллина төште.

Сценарий авторы һәм режиссеры, халыкара кинофестивальләр лауреаты, Россия Кино белгечләре һәм кино тәнкыйтчеләре гильдиясе призеры Алексей Барыкин. Татарстанда ул уңышлы премьера һәм прокат тарихы белән истә калган «Семейные хлопоты», «Айсылу» һәм «Заступница» картиналары буенча билгеле.

«Су анасы» 19 гасырның танылган татар фикер иясе һәм этнограф Каюм Насыйри әсәрләре мотивлары буенча төшерелгән. Ул Идел буе авыллары буенча сәяхәт иткән һәм халык әкиятләрен язып барган. Нәкъ менә ул беренче булып Шүрәле, Су анасы кебек татар фольклоры геройларын сурәтләгән.

Фильм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Яшел Үзәннең «Ника» фонды ярдәме белән төшерелгән.

Фото: https://pixabay.com

Запись Рөстәм Миңнеханов Тукайның  «Су анасы»ннан фэнтези ясарга булышкан. Төп рольләр билгеле впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Габдулла Тукай әкиятләре буенча комиксларны кайчан укып булачак?
Мәскәүдә яшәп иҗат итүче татар дизайнерлары Айдар һәм Ләйсән Мәрданшиннар татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның “Су анасы” һәм “Шүрәле” әкиятләре буенча комикслар проектын тәкъдим итте.

Ләйсән Мәрданшина  сүзләренчә, комикслар татар һәм рус телләрендәге аерым җыентыклар рәвешендә дөнья күргән. Сүз уңаеннан, беренчеләрдән булып татарча комиксларны Халыкара балаларны яклау көнендә Казанда ачылган “Бала-сити” балалар бакчасында ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка күрсәткәннәр. Дизайнерлар җыентыкларны күптән түгел Мәскәүнең Бөтенроссия күргәзмәләр үзәгендә (ВДНХ) үткәрелгән “Күпмилләтле Россия” фестивалендә дә тәкъдим итәргә өлгергән.

“Татар телендәге комикслар юк дәрәҗәсендә, ә балалар, яшьләр арасында бу жанрга ихтыяҗ бар. Хәзер, әйтик, Американың “Marvel Comics” оешмасы комикслары буенча төшерелгән фильмнар бик популяр. Боларның барысын исәпкә алдык та, бу эшкә алынырга булдык. Комикслар Габдулла Тукай иҗатын популяштыруга да хезмәт итә”, – дип сөйләде Ләйсән Мәрданшина. Аның әйтүенчә, татар телен аңламаучы яки аны начар белгән кеше дә комикс рәсемнәренә карап, әсәрнең нәрсә турында икәнен аңлый ала. 12 битлек җыентыклар чикләнгән тираж белән дөнья күргән. Киләчәктә аларны күпләп бастыру планлаштырыла.

Айдар һәм Ләйсән Мәрданшиннар традицион татар бизәкләрен һәм орнаментларын заманчалаштыра һәм шуларны файдаланып, свитшотлар, футболар, телефон тышлыклары, постерлар, открыткалар, календарьләр әзерли. Төп теләкләре – татар дизайнын дөнья күләмендә таныту. Башкортстанның Октябрьск шәһәре егете Айдар белән Казан кызы Ләйсән Санкт-Петербургта укыганда танышып кавышканнар. Татар дизайны белән дә шул чакта кызыксына башлаганнар. Бу юнәлештә эшләүләренә дә быел 10 ел була. Хәзерге вакытта татар гаиләсе Мәскәүдә яши.

“Милли стиль чагылыш тапкан продукциягә ихтыяҗ шактый зур. Аеруча яшьләр арасында”, – дип билгеләп үтте Ләйсән Мәрданшина.

Татар-информ

Запись Габдулла Тукай әкиятләре буенча комиксларны кайчан укып булачак? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..