Рөстәм Миңнеханов Тукайның «Су анасы»ннан фэнтези ясарга булышкан. Төп рольләр билгеле

-- Лэйсирэ

14 мартта Россия прокатына «Су анасы» фильмы чыга. Ул Каюм Насыйри һәм Габдулла Тукай әсәрләре буенча фэнтези жанрындагы гаилә картинасы. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза Татар-информ.

Бу Татарстан кинематографиясе өчен чын алгарыш. Беренче тапкыр картинаны тулысынча Татарстан кинематографистлары эшләгән. Фильм Россия территориясендә – Калининградтан Владивостокка кадәр, шулай ук чит илдә дә күрсәтеләчәк. Мәскәү халыкара кинофестивалендә проектның беренче презентациясе узды. Ә Россиядә «Су анасы» премьерасы «Европага тәрәзә» дәрәҗәле илкүләм фестивальдә булды. Һиндстан һәм Кытай фильмны күрсәтү хокукын алды.

Фильмда төп рольләрне 6 яшьлек Екатерина Барыкина һәм 11 яшьлек Николай Невзоров башкарды. Шулай ук «Су анасы» фильмында Татарстанның танылган актерлары Фәнис Җиһаншин, Илдус Габдрахманов, Гүзәл Шакирҗанова, Юлия Захарова. Нәфисә Хәйруллина төште.

Сценарий авторы һәм режиссеры, халыкара кинофестивальләр лауреаты, Россия Кино белгечләре һәм кино тәнкыйтчеләре гильдиясе призеры Алексей Барыкин. Татарстанда ул уңышлы премьера һәм прокат тарихы белән истә калган «Семейные хлопоты», «Айсылу» һәм «Заступница» картиналары буенча билгеле.

«Су анасы» 19 гасырның танылган татар фикер иясе һәм этнограф Каюм Насыйри әсәрләре мотивлары буенча төшерелгән. Ул Идел буе авыллары буенча сәяхәт иткән һәм халык әкиятләрен язып барган. Нәкъ менә ул беренче булып Шүрәле, Су анасы кебек татар фольклоры геройларын сурәтләгән.

Фильм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Яшел Үзәннең «Ника» фонды ярдәме белән төшерелгән.

Фото: https://pixabay.com

Бәйле