Архивы "Тәмле Казан" - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Тәмле Казан” II милли аш-су фестивалендә катнашучылар нәрсәгә зарланды? [видео]
8-10 июльдә Казанның Иске татар бистәсендә “Тәмле Казан” II милли аш-су фестивале узды. Ризыклары телеңне йотарлык булып күренсә дә, бәяләренә тешебез үтәрлек түгел иде, дип зарланды казаннар. Әмма камерага бары тик уңай фикерләрен генә әйттеләр. //Азатлык радиосы//

Бу ялларда Камал театры артында үткән аш-су бәйрәме кечерәк Сабантуйны хәтерләтте. Иске татар бистәсендәге Кабан күле яр буенда, Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗәни урамнарында ачык һавада бәйрәм өчен унлап махсус чатыр корылган, милли мохит тудырылган.

Ак яулыклы әбиләр, түбәйтәйле бабайлар, калфак кигән яшь кызлар – барысы да аш-су фестивален тулыландырып торды, берәүләре тәм-томнарны тәкъдим итте, икенчеләре авыз итәргә килгәннәр иде. Тик күпчелек сату урыннарыннан гади халык бик тиз кире борылды, әйбер алмады, бәяләре куркытты. Бәйрәмне оештыручылар читтән килгән кунакларның, туристларның күңелен яулап күбрәк акча эшләп калырга ашыкты.

Татар бистәсендә элек байлар яшәгән. Гастрономия фестивале әлеге факторны да истә тоткан, ахрысы. Чөнки гади компотның бер литрын 450 сумнан саттылар. Тавык итеннән ясалган шашлыкның бер порциясе – 200, пылау – 180, сарык итеннән ясалган пилмәннең бәясе – 200, сыер итеннән ясалган бургер – 290, 145 граммлы кызыл балык салаты 200 сумнан сатылды.

Безнең янда басып торучы олы яшьтәге ханым бу бәяләрне күреп, исе китте. “450 сумга бер литр компот алганчы, базардан уртача бер кисәк ит алып, өйдә үзем гастрономия бәйрәме ясыйм”, дип гаҗәпләнде ул. Әмма бу хакта видеога сөйләмәде, гомумән кешеләр, камера күрүгә бары уңай фикерләр генә әйтергә өйрәтелгән диярсең.

Халык арасында оештыру моментларына кагылышлы ризасызлыклар да ишетелде. Күпләрдә аш-суның эсседә, кояш астында торуы шик тудырды. Шулай ук, тузанлы урамга куелган өстәл-урындыклар, аш алдыннан кул юу урыннары булмау да кайберәүләргә ошап бетмәде.

Туристлар әлеге фестивальдән кызык табып, татар милли кухнясы белән танышып йөрсәләр, җирле халык дуслары, танышлары белән күрешергә килгән. Казанда яшәүче Гөлфия ханым бу чараның нәкъ туганнары белән очрашу өчен кулай сәбәп булуын әйтте.

“Безгә бик ошый. Күрештек, аралаштык, төрледән-төрле милли ашларыбызны, күпме артистларны күрдек. Монда үзебезнең чын милли татар ризыклары әзерләнә: өчпочмак, пәрәмәч, чәк-чәк, бәлешләр. Барысы да безнең балачактагы кебек”, диде ул.

Фестивальдә Казанның 30 рестораны катнашу теләге белдергән. Алар арасында билгеле булган  “Түбәтәй” татар фастфуды челтәре дә бар иде. Җитәкчеләре Солтан Сафин фикеренчә, алар тәкъдим иткән татар ризыгы тиз туклану өчен уңайлы. Көне буе фестивальдә чапканда, тиз генә ашап алырга мөнә дигән мөмкинлек дип белдерде ул. “Түбәтәй”дәге барлык аш-суның хәләл булуына да басым ясады.

Биредә милли ризыклар пешерү мастер-класслары да узды. Теләгән кеше үзен сынап карый алды. Татар ашларыннан тыш, Европа, грузин, Көнчыгыш ризыклары да бар иде.

Чарага балалар белән килүчеләр өчен махсус мәйданчыклар эшләде. Хәдия Шакирҗанова фестиваль турында интернеттан ишетеп, бирегә балалары белән килгән. “Монда барысы да бик кызыклы итеп эшләнгән, гадәти түгел. Бизәү, киенү, милли көйләр. Балалар шуны күрсеннәр, тыңласыннар дип алып килдем”, ди Хәдия ханым.

Фестивальне оештыру өчен җаваплы “ Татар утлары” комплексы (төп оештыручы башкаладагы рестораннар һәм кунакханәләрне сафка бастыручылар берләшмәсе җитәкчесе Зөфәр Гаязов) туристларны, казаннарны аш-судан тыш, кием-салым, көнкүреш җиһазлары, бизәнү әйберләре белән дә җәлеп итәргә тырышты. Һәрберсе үзенә генә хас милли үзенчәлек йөрткән, кулдан эшләнгән җиһазларның бәяләре шулай ук күпләрне шаккатырды. “Бездә дизайнерлар тарафыннан, кулдан эшләнгән әйберләр. Безнең тауар үзенең миллилеге белән аерылып тора, алар татар бизәкләре белән башкарылган. Күп кеше кызыксына, сорый, чөнки Татарстанда яшәгән кешеләргә татар милләте якын”, дип белдерде сатучы Алсу Ганиева.

Чара Казан филармониясе, татар эстрадасы артистлары катнашындагы концерт белән үрелеп барды. Биредә дәртле биюләр, моңлы җырлар һәм милли көйләр белән кайбер сәхнәләрдә татар альтернатив музыкасы да яңгырады.

Казанда билгеле ресторатор Нурислам Шәрифуллин “Тәмле Казан” фестивале профессионал аш-су осталары өчен түгел, алар аяк өстендә, тиешле шартларсыз нормаль ризык пешерә алмый дип белдерде. Аның фикеренчә, әле бу чараның уйланып, эшләнеп бетмәгән урыннары шактый. Гади кеше буларак барып карар идем, әмма андагы сатучылар үз эшләрен яхшы беләме, тәкъдим иткән ризык пешеп беткәнме, сыйфатлымы, ансы билгесез, чөнки контроль юк, ди Шәрифуллин.

Запись “Тәмле Казан” II милли аш-су фестивалендә катнашучылар нәрсәгә зарланды? [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Казанда “Тәмле Казан” II аш-су фестивале ачылды [фотолар]
8 июльдә Казанда Кабан күле яры буенда “Тәмле Казан” II аш-су фестивале ачылды. Әлеге чара кысаларында өчпочмаклар шоуы, азоттан ясалган туңдырма, талкыш кәләвә, пәрәмәч пешерү мастер-классы һәм әллә никадәр чара көтелә.

Былтыр әлеге фестивальдә барлыгы 10 ресторан катнашып, шәһәрлеләргә, килгән кунакларга үз ризыкларын тәкъдим итсә, быел исә “Тәмле Казан”да катнашачак аш-су рестораннары 30га җиткән. Алар өчен Кабан күле яр буенда, Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗани урамнарында ачык һавада махсус 10 йорт корылган. Нәкъ менә биредә милли ризыклардан авыз итеп булачак.

Шунысы да бар: оештыручылар төп игътибарны татар милли аш-суларына бирергә җыена. Чөнки Идел буе федераль округында Татарстан – үз милли ризыклары белән мактана алган сирәк төбәкләренең берсе. Ләкин татар аш-сулары белән генә чикләнмәячәкләр. Биредә шулай ук грузин, көнчыгыш, Европа кухнясының йөзе булган ризыклардан да авыз итеп була. Әлбәттә, фестивальдә катнашу бушлай булса да, ризыкларны татып карау – түләүле.

– Фестивальдә без берничә көн дәвамында татар милли ашларын татарстанлыларга, туристларга яңа яктан ачарга җыенабыз. Әгәр былтыр беренче «Тәмле Казан» фестивале май бәйрәмнәре вакытында үткәрелсә, быел без аны бернинди бәйрәмгә, бернинди чараларга да бәйләп үткәрмәскә булдык, – ди Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе урынбасары Лиана Сәетова.

Казанның һәм Татарстанның Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясенең идарә итү рәисе Зөфәр Гаязов исә Казан Россиянең спорт башкаласы булуы белән беррәттән, мәдәни, кулинар башкаласына әверелелүен тели. Фестиваль дәвамында милли ризыкларның бәясенә дә игътибар итәчәкләр. Күчмә рестораннар тәкъдим иткән аш-суга бәя гадәттәгедән бераз арзанрак булырга тиеш.

Чараны оештыручылар бирегә бөтен гаилә белән килергә тәкъдим итә. Чөнки балалар өчен махсус мәйданчыклар да булачак. Мәдәни программа дәвамында “Казан” бию ансамбле, татар классик җырчылары, альтернатив музыканы башкаручылар һәм башка милләт вәкилләре чыгыш ясаячак.

Шулай ук биредә өчпочмаклар шоуы, үрдәк ите белән борай боткасы, азоттан ясалган туңдырмадан да авыз итеп булачак. Вегетарианнар өчен дөрес туклану буенча мастер-класслар узачак. Ә пәрәмәчне тамашачылар алдында ук пешереп, аларны татар милли ризыгы белән сыйлаячаклар.

Шунысы да бар: “Тәмле Казан”да иң тәмле ризыклар өчен тавыш та биреп булачак. Чарада “Иң яхшы милли ризык”, “Иң тәмле ризык” һәм башка номинацияләр буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк. Тавыш бирү өчен махсус кәгазьләр таратыла, нәкъ менә аларда үзегезгә ошаган ризыклар өчен тавыш биреп, махсус тартмага салырга кирәк булачак.

Фестивальнең тагын бер үзенчәлеге – рекордлы ризык әзерләү. Әгәр былтыр иң зур өчпочмак әзерләсәләр, быел иң озын кош теле пешерәчәкләр. Бу чара “Туган авылым” ресторанында 13 июль көнне 13.00 сәгатьтә узачак. Биредә рекордлы кош теленнән авыз итеп тә булачак. Фестиваль 10 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Интертат

Фотолар Бизнес-онлайн сайтыннан алынды

Запись Казанда “Тәмле Казан” II аш-су фестивале ачылды [фотолар] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..