Архивы танышу - Tatar Today - татар яңалыклары.

Кайсы якта егетләр ничек таныша? [шаян күзәтү]
Яз җитү белән бар дөньяны җылы һава гына түгел, ә мәхәббәт юрганы да каплый. Аеруча да бу күренешне урамнарда һәм ял паркларында күзәтеп була. //Intertat.ru//

Статистикага игътибар итсәк, яз көне үз тиңеңне очрату мөмкинчелеге аеруча да зур, шуның өчен урамда барганда яныгыздан “КАМАЗ”га утырып Чаллы егетләре сезне “пикапить” итәргә маташса, бер дә аптырамагыз.

“КАМАЗ”да Татартанның Чаллы егете дип юкка гына әйтелмәде, чөнки Татарстан һәм татарлар никадәр генә бердәм булсалар да, алар барыбер төрле. Һәр якның үзенчәлеге, җимеше, фишкасы дип әйтик бар, шуңа егетләр кызлар белән төрлечә танышалар.

1. Балтач егетләре: кыланчыклар, “балтачча” әйтсәк, “яклылар”, бертуктаусыз сөйләп торалар, кызларның колакларын тәмле сүзләре белән назлыйлар. Балтач кызлары андый егетләр турында “үрдәкнең артын” ашаган диләр.

2. Өч полосалы спорт костюмы кигән егетне күрсәгез, бер дә шикләнмәгез – бу 100 процент Кукмара егете. Әйтерсең лә “АвтоВАЗ” концерны кайчандыр 2109 моделен махсус алар өчен диеп чыгарган. “Текәлек” буенча Кукмара егетләрен Эверест тавы гына уза аладыр, мөгаен.

3. Ике километр ераклыктан музыка хәм көчле басслар ишетәсез икән, димәк, Чаллы егете машинасында кызлар “катать” итә. Әлбәттә инде, бу 18-20 яшьләрдә бик “текә” күренеш, тик бер-ике елдан бу бассларга һәм музыкага чыдый алмыйча машина сүтелә башласа, 21 яшьлек яшь кеше чукракка әйләнсә, бер дә кызык булмастыр, мөгаен.

4. Чәчәк кибетендәге сатучы апаларны мишәр егетләре генә аптырата ала, чөнки аларга чәчәк кирәкми, аларга “цәцәк” кирәк. “Адә, цәйханәгә цәй әцәргә барабыз”, – дигәч, кызларның да куркып калулары бар, ияләшмәгән колакка әллә ничек ишетелүе бар…

5. Тәмле аш кебек тәмле телле Актаныш егетләрен исәпкә алмый булмый, әлбәттә. “Бәй, нәмәкәй” бигрәк йомшак сузләр, бу сүзләргә кызларның исе китә. Белмим сез ничектер, ләкин минем уйлавымча Татарстанда Актаныштан егет белән йөреп карамаган кыз юктыр, мөгаен, тәмле сүзләр ишетеп карар өчен булса да йөреп карыйлар…

Нинди генә як булмасын, һәр як кешесе үзенчә матур, егетләре батыр, кызлары асыл. Ә сез үзегезне кайсы категориягә кертәсез, анысы үзегездән тора.

Запись Кайсы якта егетләр ничек таныша? [шаян күзәтү] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Булачак тормыш иптәшеңне интернеттан табып буламы?
Техник мөмкинлекләр алга барган саен тормыш җиңеләя бара. Хәзер интернет аша эшләп тә, аралашып та, кирәкле әйберне сатып алып та була. Ә булачак ирне яки хатынны интернеттан табып буламы? //Азатлык радиосы//

Альбина Сапова Хабаровски шәһәреннән, бүгенге көндә Казанда ике яшьлек баласы белән яши. Иреннән аерылган, хәзергә актив эзләнүдә. Үзенә тиң булган парын яшь ана “Сәгадәт” оешмасы үткәргән танышу кичәсенә барып табарга булган. Әлеге танышу кичендә ялгыз булганнар махсус анкеталар тутыра һәм булачак ир, хатынының сыйфатларын әйтә. Һәр катнашучының үз номеры бар. Кич ахырында күңелгә хуш килгән кешенең номерын анкетага язып куярга кирәк һәм симпатияләр туры килсә, бер-ике көннән алар өчен очрашу үткәрелә. Иң күбе өч кандидатның номерын язып була.

– Альбина, сезнең булачак ирегез нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

– Беренчедән, мин үз балама әти була алырлык кеше табарга телим. Әгәр ул минем кызымны үз баласы итеп күрә алса, мин аны хөрмәт итеп, аңа бар җан-җылысын биреп яшәр идем. Шулай ук мин үз янымда дөньяга актив караш белән карап яшәүче, финанс яктан да гаиләне алып бара алырлык кешене күрергә телим.

Танышу кичәсендә Альбина ике ир-атны ошаткан, әмма кызганычка каршы, алар арасында яшь ананы сайлаучылар булмады һәм ул һаман эзләнүдә.

Димче Рузалия Мотыгуллина һөнәрен бик ярата, үз максатын ялгызларны кавыштыруда күрә, ләкин ул эшләгән танышу агентлыгына мөрәҗәгать итүчеләр саны елдан-ел кими бара ди. Биш-алты ел элек көнгә өч-дүрт кеше килсә, хәзер атнасына өч кешедән арткан юк дип әйтә. Танышу агентлыклары аша пар эзләүчеләрнең күпчелеге 40 яшьтән узган кешеләр, күбесе хатын-кызлар. Рузалия сүзләренчә, эшендә 100% нәтиҗәгә ирешү бик авыр, чөнки танышырга теләүчеләрнең булачак парларына карата таләпләре бик җитди.

– Тәҗрибәмнән чыгып, безгә күбесенчә хатын-кызлар мөрәҗәгать итә. Күбесе югары белемле булган хатын-кызлар, бигрәк тә медицина өлкәсендә эшләүчеләр, шулай ук укытучылар. Хатын-кызлар 45 яшьтән 70 яшькә хәтле, ә ир-атлар арасында 40 яшьтән 78 яшькә кадәр мөрәҗәгать итүчеләр бар. Процентлап карасак, безгә килүче 100 хатынга 50% ир-ат та юк.

– Сезгә мөрәҗәгать итүчеләр арасында кайсы милләт вәкилләре күбрәк?

– Мөрәҗәгать итүчеләр арасында татарлар урыслар 50/50 чама, аннан керәшеннәр, чуашлар, берәм-берәм генә яһүдләр, әрмәннәр, азәрбайҗаннар. Танышырга теләүчеләр арасында бик күп үзбәкләр, таҗиклар, ләкин хатын-кызлар алар белән танышырга теләмәгәнлектә, без аларны кире кагабыз.

– Ни өчен килүчеләргә пар табып бирү авыр дип уйлыйсыз?

– Күбесенчә безгә килгән хатын-кызлар шулай язалар: “Машинасы булсын, фатиры булсын, акчасы ай саен җитәрлек булсын, эчмәсен-тартмасын”. Барысына да “принцлар” табып булмавы аңлашыла бит инде. Ир-атларга килгәндә дә үзенчәлеклеләр бар. Күбесе хатын-кызның 10 яшькә яшьрәк булуын тели. Андыйларга мин гел әйтәм: “Ничек инде? Сез бит 25 яшьтә булганда 15 яшьлек кызлар белән йөрмәдегез!” Яшь чакта егетләр өйләнгәндә өч-биш яшькә кече булган кызларны алалар, ә олыгайган саен 10 яшькә кече булганнарны алу әйбәт дип уйлыйлар. Ә хатын-кызлар аларның яшьләрен күреп ризалык бирмиләр. Шуның өчен дә без андый кешеләргә пар таба алмыйбыз яисә бик озак эзлибез.

– Бүгенге көндә яшьләргә интернет аша танышу җайлырак күренә. Сезнеңчә бу нәрсәгә бәйле?

– Җайлырак дип әйтмәс идем, чөнки безгә килүчеләр арасында да интернет аша таныша алмаганнар бар. Ләкин хәзерге яшьләр, бигрәк тә егетләргә кагыла, активлык күрсәтеп урамда танышырга куркалар. Урамда йөргәндә күрәм, кызлар барысы да чибәр, матур, зәвыклы киенәләр. Күрәсең, егетләрнең андый кызлар янына килеп танышырга кыюлыгы җитми.

Сөмбел Хәсәновага 19 яшь һәм ул интернетта танышуны җайлырак дип саный, ләкин андый танышуларның тискәре яклары да бар дип әйтә:

– Урамда танышуга караганда интернет аша танышу җайлырак, чөнки кеше оялырга мөмкин, ә интернет аша танышканда курыкмыйча төрле сораулар биреп була. Әйе, элекке заманнарда интернет булмаганлыктан кешеләр урамда танышкан, ләкин хәзер төрле гаджетлар барлыкка килү белән интернет аша танышу активрак кулланыла. Моның куркыныч яклары да бар, интернет аша кешене белеп булмый, бәлки ул маньяктыр. Язышу гына җитми, кешене белеп бетерер өчен очрашырга кирәк. Тагын бер тискәре ягы бар, мәсәлән, мин дустым белән танышканда ул чит илнеке булып чыкты, хәзер безгә авыррак, чөнки бер-беребезне күреп очрашасы килә, ә андый мөмкинлек юк. Казанда булса, без күптәннән күрешер идек, чын аралашу булыр иде, ә болай, кызганыч, интернет аша язышу белән генә чикләнәбез.

Блогер, психолог Рузилә Әхмәтҗанова сүзләренчә, интернет – ул дөнья белән бәйләнешүнең бер чарасы. Психолог әйтүенчә, интернет аша аралашуның беренче сәбәбе – уңайлылык һәм тизлек. Бу хәзерге заманның модасы бер үк вакытта ике җирдә була алу. Икенче сәбәбе – гадилек һәм иминлек, чөнки безнең заман кешесе үз-үзе булырга курка, ә мәсәлән, ноутбук аша интернетта утырганда сине күрүче кеше юк. Һәм өченче сәбәп – үзеңне төрле яктан күрсәтә алу дип уңай якларын ассызыклый Рузилә.

Әсхәт Хәбибуллин – инглиз теле укытучысы. Хатыны белән заводта танышкан. Цех буйлап барган вакытта мактау тактасында булачак хатынының фотосурәтен күреп танышырга булган. Интернетта танышуны хупламый:

– Мин андый танышуларга каршы. Тере аралашу күпкә яхшырак. Кешене капшап карый алу, ниндидер киртә аша аралашуга караганда күңеллерәк.

Тавыш режиссеры Айрат Минһаҗев, урамда танышу уңайлырак, ди. Аныңча, урамда танышканда кешенең йөзен, елмаюын күреп нинди икәнлеген танып була. Интернет аша танышуга карары икеләтә:

– Гомумән әйткәндә, танышу начар әйбер түгел, ә менә интернет аша танышканда нинди максат куела – менә анысы кызык. Безнең әхлаксыз дөньяда кем нинди максатка ирешергә теләгәнен аңлап бетереп булмый. Берьяктан моның куркынычы да бар, икенче яктан танышулар барыбер әйбәт.

Нәтиҗәләргә килгәндә, интернетка бәйле булмаган өлкән яшьтәгеләр тере аралашуны хуп күрә, алар өчен кеше янына килеп сүз башлау әллә ни куркыныч тудырмый. Ә яшьләр, тискәре якларын кабул итеп, интернет аша танышуны уңай күрә.

Запись Булачак тормыш иптәшеңне интернеттан табып буламы? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..