Архивы Татар халкы - Tatar Today - татар яңалыклары.

Алып баручылар рейтингы: Айваз, Ләйлә Дәүләтова, Мөнир Рахмаев, Рамил-Рамилә – бүген кем бушка, кем күпмегә мәҗлес алып бара?
Татарстанда коронавируска бәйле чикләүләр тагын да йомшартылды. Хәзер кечкенәрәк кибетләр һәм кафеларга йөрү, шулай ук ачык һавада банкетлар һәм туйлар уздырырга рөхсәт ителде.

Әмма туйлар, мәҗлесләр моңа кадәр дә үткәрелә башлаган иде инде. Өйләрдә. Бер яктан, гореф-гадәтләрнең янәдән йортларга кайтуы сөендерсә, икенче яктан  исә көендерә. Аеруча да коронавирус буенча статистик мәгълүматлар килеп ирешкәндә. Өстәвенә, күпме кешегә пневмония диагнозы куела. Ә ул авыруның да вируслы икәнен һәм организмны ни кадәрле хәлсезләндерүен шул чирне кичергәннәр үзләре генә аңлыйдыр.

…Сүз башым бит әле шүрәле, дигәндәй, банкетлар, мәҗлесләр турында яза башлаган идек бит. Җырчылар өчен, ә төгәлрәге күбесе өчен, концерт-тамашалардан соң, керем чыганагы буларак, беренче урында мәҗлесләр алып бару тора. Бу аларның икмәге. Кемдер җырчыларны бу эшләре өчен сүгә, билгеле. Әмма һәр кешенең дә ипи өстенә май да ягып ашыйсы килүен исәпкә алганда, нигә әрләргә ди?.. Пандемия алардан концертларны гына түгел, әнә шул ипи-тозлык эшли торган мәҗлесләрне дә “тартып” алды. Сер бирмәскә тырышсалар да, акчасыз утыру күңелле түгел. Шуңа да һәр чакырган җиргә разый булып, бик теләп, көненә икешәр урында чыгыш ясап, уракка төшкән мизгелләре.

Татарстанда азмы-күпме танылган тамадалар, алып баручы җырчылар белән аралашып алдык. Программалары ниндиерәк, быелгы сезонда мәҗлесләр уздыру ничә сум тора — шул хакта сораштык.

Беренчеләрдән булып июньнең беренче ялында ук Алсу Фаракшина эшкә тотынган иде. – Туй уздырачаклары хакында атна башында гына билгеле булды. Алдагы атнада яшьләр никах укыткан иде. Энеләре армиягә китә, шуңа туйны да тизрәк үткәрәселәре килде. Күп кеше җыймыйча, үзләренең гаиләләре, авыл кешеләре белән бергә, бәйрәмнәрен үткәрергә булдылар. ЗАГСка ун гына кеше кергән, битлек, перчаткалар белән. Хәтта фотога да шулай төшкәннәр. Озак вакыт эшләми торганнан соң кире эшкә чыгу авыр булды, димәс идем. Әмма кайбер конкурслар онытыла башлаган. Туй өйдә үтсә дә, форматын үзгәртмәскә тырыштык. Өйдә конкурсларны бик үткәреп булмый, шуңа рәхәтләнеп урамда уйнаттык, өй алдында биедек. Шундый рәхәт, күңелле, бик җиңел үтте. Арыганнары кереп ята да ала. Алла боерса, әкренләп шулай эшкә кереп китәрбез, дип өметләнәм, – дигән иде  Алсу Фаракшина.

Өйдәге мәҗлесләр дигәннән, кафеда һәм өйдә мәҗлес үткәрүнең аермасы хакында Динә Латыйпова сөйләде. – Кафеларда эшләү рәхәт, әлбәттә. Анда иркен. Хәзер мәҗлесләр өйләргә кайта башлады. Өйләрдә бөтенләй башка, җылы мохит. Кафеда андый җылылык юк. Чувашиянең Шыгырдан ягында өйдә туйлар үткәрү гадәте моңа кадәр дә бетмәгән иде. Бу эш бик мәшәкатьле, әлбәттә. Мәҗлескә әзерләнгәндә өйдән бөтен нәрсәне чыгарасы, ризыгын әзерлисе бар. Ә кафеда сәгате куелган, аш-суны берсе артыннан берсен чыгарып кына торалар. Алып баручыга да кафеда эшләү җиңелрәк. Өйдәге мәҗлестә ике-өч минут та буш вакытың юк, шуңа ук кунакларның күзе сиңа төбәлгән була. Шулай да өйдә кунаклар бер-берсе белән якыннанрак аралаша, әйткәнемчә, өйдәге мәҗлесләрдә җылык була, – дип хис-кичерешләре белән бүлеште Динә Латыйпова.

Ләйлә Дәүләтова карантин башланганнан бирле кафеларда мәҗлесләр уздырганым юк, өйләрдә генә эшләдем, ди. – Кемгәдер бәйрәм оештыру, шатлык бүләк итү миңа ошый. Мине гел кадерле кунагын көткән кебек каршы алалар. Бергәләп уйныйбыз, җырлыйбыз, котлашабыз. Бер кичтә туганлашып бетәбез. Без гадәттә Радик Шәяхмәтов белән эшлибез. Ул – профессиональ гармунчы, җырчы, диджей. Дәртле дуэтларыбыз, кызыклы уеннарыбыз да җитәрлек. Бәягә килгәндә, төрле чаклар була. Башкаларныкы белән чагыштырганда, минеке ярты бәя. Бер вакыт хәтта бөтенләй бушка эшләдем. Бер суммага сөйләшкән идек, ләкин юбиляр физик мөмкинлеге чикләнгән кеше булып чыкты. Миңа бу хакта алдан әйтмәгәннәр иде. Шәп итеп юбилей үткәрдем дә, юбиляр биргән конвертны үзенә бүләк иттем. Аның шаккатканы һәм шатланганы әле дә күз алдында. Төрле чаклар була. Һәр очракта да кеше булып калырга кирәк, – ди Ләйлә Дәүләтова.

Тәҗрибәле алып баручы Ренат Галиәскәр командасы да эшкә керешкән.

– Туйлар сезоны җайлап кына тизлеген җыя. Аллага шөкер, заказлар бар, эшсез тормыйбыз. Музыкаль аппаратура, проектор, утлар белән киләбез. Программада дәртле җырлар, бик тәртипле конкурслар, кызыклы интерактивлар каралган, – ди Ренат. Сүз уңаеннан, яше 30дан узган Ренат әле үзе дә буйдак.

Илгәрәй гомумән дә үзен тамада дигәнне яратмый икән.

– Мин үземне тамада дип түгел, ә мәҗлесләр алып баручы дип атар идем. Тамада сүзен яратмыйм. Быел заказлар, әлбәттә, пандемия сәбәпле әзрәк. Командада 6 кеше эшли, кыскасы “под ключ”, – диде Илгәрәй.

Җырчы һәм алып баручы Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновларның социаль челтәрдәге фотосурәтләренә караганда, атнага ике-өч көн рәттән чыгыш ясыйлар. Пандемия вакытында да туктап тормаганнар.

Заказлар бар, Аллага шөкер! Җәй көне барлык даталар да тулы. Яшьләр карантин башланганчы ук “бронировать” итеп куйган иде. Апрель, май айларында гына коттеджларда, ябык кафеларда эшләдек. Җәй айларында Аллага шөкер, ачык рәвештә. Мәскәүдә инде күптәннән бар нәрсә дә ачык иде, анда да барып туй алып барып кайттык.

Инде ун елдан артык мәҗлесләр алып барганга, клиентлар базасы зур. Шуңа да бу пандемия аркасында кыенлыклар күрмибез. Бу безнең төп кәсебебез дә түгел, төп эшебез бар, шуңа да артык борчылмыйбыз! Барысы да Алла кулында. Ул безгә ризык бирүче, Үз рәхмәтеннән ташламасын! Уздырган мәҗлесләребезнең бәясе уздырган урынына һәм  программага  бәйле. Командабызда баянчы, саксофонда уйнаучы да бар. Рамилә белән ике телдә алып та барабыз, ике телдә җырлыйбыз да, – диде Рамил.

Айваз Садыйров спиртлы эчемлекләрсез булган мәҗлесләр генә үткәрә. Аңа җырчы һәм диджей буларак Булат Галләмов ярдәм итә.

Кирәк булса, ике телдә алып барабыз. Тавыш аппаратурасы, ут, проектор – барысы да бар, – ди Айваз. Программалары гадәттә 5-6 сәгатьлек икән. Без сөйләшкән алып баручыларның иң арзаны – Илназ Гариповның да фикерләрен белештек.

– Команабызда 3-12 кеше, заказ бирүченең теләгенә карап чыгыш ясыйбыз. Программада җырлар, биюләр, баян, эксклюзив әрмән дуэты һәм әлбәттә инде кунаклар белән фокуслар каралган. Аппаратурага килгәндә, тавыш һәм утныкы гына түгел, ә төтен чыгара торган җайланмабыз да бар, – диде Илназ.

“Балмай” егетләренең берсе Рафил Галимуллин сүзләренчә, алар уздыра торган мәҗлесләр ике төрле программадан тора. Берсе арзанрак, анысында ике алып баручы. Рафил үзе дә бик матур җырлый.

– Икенче программа кыйммәтрәк, анда инде кавер-төркем белән эшлибез, – диде Рафил.

Мөнир Рахмаев исә туй-юбилейларда халык саны хәзер кимүен искәртте. Пандемия сәбәпле күп кенә алып баручылар бәяләрен дә төшерде, ди ул.

– Хәзер зур булмаган мәҗлесләр актуаль. 20-30 кешелек кенә чаралар уза, барысын да шәһәрдән читтә, җәйге верандаларда үткәрелә. Аллага шөкер, ничек эшли идек, хәзер дә шулай ук эшлибез. Минем бәяләр һәрвакыт төрле. Бу кеше саныннан, нинди чара булуыннан тора. Атна уртасында арзанрак булырга да мөмкин. Кунаклар саны азайганга карап, программаны кыскартмыйбыз. Экстрен рәвештә генә шалтыратып, Мөнир, бүген кич шундый чара уздырырга кирәк иде. Бюджет 15 мең сум дисәләр, моның авырлыгын күрмим, барам да, мәҗлесне үткәрәм. Минем лозунг – бәясе арзанрак булса булсын, әмма ешрак эшлә, – ди Мөнир.

Лилия ЛОКМАНОВА

Алып баручыларның бәя буенча рейтингы:

Илназ Гарипов – 15 мең сумнан башлап

Ләйлә Дәүләтова – 25 мең сум

Айваз Садыйров – 35 мең сум

Ренат Галиәскәр – 35 мең сум

Мөнир Рахмаев – 35 мең сумнан башлап

Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар – 40-80 мең сум

Илгәрәй – 50-70 мең сум

“Балмай” төркеме – 60-90 мең сум.

Чыганак: Шәһри Казан сайты

Запись Алып баручылар рейтингы: Айваз, Ләйлә Дәүләтова, Мөнир Рахмаев, Рамил-Рамилә – бүген кем бушка, кем күпмегә мәҗлес алып бара? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Татар эстрадасында нинди “Үзгәреш җиле” көтелә?
Дүшәмбе көнне уянып радио-телевидениядән бөтенләй башка татар җыры ишетсәгез, аптырамагыз – бу ялларда татар эстрадасын “Үзгәреш җиле” көтә.

5-6 ноябрь көннәрендә Казанның Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында татар җыры тарихында иң затлы концерт тамашасы булачак. Һәрхәлдә, оештыручылар шулай дип вәгъдә итә.

Соңгы вакытта татар җырын сыйфатсыз, ә җырчыларын зәвыксыз булуда бик күп тәнкыйтьләр ишетергә туры килде. Милли моңны такмак боткасыннан арындыру, аны югары, дөнья дәрәҗәсенә күтәрү максатыннан уйлап табылган проект бу – “Үзгәреш җиле”. Фестивальне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та куәтләде.

– Бүген татар халкының гасырлар дәвамында сакланып килгән мирасын үстерү буенча зур эш башкарыла. Изге җирләр, тарихи, әдәби мирас торгызыла. Мәктәпләр, уку йортлары сакланып кала. Татар җырына да чират җитте. Проектның киләчәге зур булачак. Бары тик экспериментта гына иң яхшы әйберләр, яңа идеялар барлыкка килә, – диде Татарстан Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева.

Татар эстрадасын үзгәртү дигән җаваплы вазифа Опера һәм балет театры җитәкчесе Рәүфәл Мөхәммәтҗановка тапшырылды. Академик сәнгатьтә консерватизмда гаепләнүче директор бу эшкә нәкъ менә аны сайлаулары очраклы түгел икәнен дәлилләргә тырышты. Шулай ук, проектта Мәскәү дирижеры Вадим Эйленкриг, Санкт-Петербург шәһәренең опера режиссеры Юрий Александров, театр рәссамы Виктор Герасименко катнаша. Республиканың танылган сәнгатькәрләре дирижер Рөстәм Абязов, халык шагыйре Ренат Харис, хормейстер Венера Гәрәева, җырчы Венера Ганиева да проектка үз фатихасын биргән.

– Кайчан да булса бу булырга тиеш иде. “Үзгәрешләр җиле”н “Голос” проекты белән чагыштырып була. “Голос”та сәләтле, үзенчәлекле башкаручыларны эзләсәләр, без татар халык җырларынның эстетикасын үзгәртергә уйлыйбыз. Ә менә җырларның әдәби нигезе, тексты үзгәрешсез калачак.  Дөнья музыкасында фольклор белән шоу-бизнес аерыла. Шоу-бизнесның сыйфаты йә бездә бөтенләй юк, йә бик примитив хәлдә. Җырның  стиле, формасы булырга тиеш. Ә бу бөтенләй башка музыкаль фикерләү, музыкаль белем сорый, – диде Рәүфәл Мөхәммәтҗанов.

Журналистларның мондый үзгәрешләрдән соң татар халкының милли моңы югалмасмы соң дигән соравына җитәкче болай дип җавап биреде:

– Музыка – бөтен җирдә. Аның милләте юк. Музыканың милләте булса чит илләрдә Чайковскийны тыңламаслар иде, – диде.

Рәүфәл Мөхәммәтҗановның сүзләрен Вадим Эйленкриг та хуплап: “Бу уңышлы проект”, – диде.

– Проектка 100 җыр һәм 20 башкаручы сайлап алынды. Башта җыр бары тик фортепианода башкарылып, нинди форматка туры килгә икәне билгеләнде, соңыннан гына оранжировка ясалды. Алинә Шәрипҗанова, Марсель Вәгыйзов, Раяз Фасыйхов, Зәринә Хәсәншина, Гөлназ Солтанова, Илнар Ялалов, Зәринә Вильданова һ.б. җырчылар чыгышларын тәҗрибәле педагоглар белән әзерләде.

Әйтергә кирәк, фестиваль алдан конкурс формасында узарга тиеш иде. Ләкин проектның форматы, максаты үзгәргәнлектән бу уйдан кире кайтканнар. Шулай да, һәр катнашучыга фестиваль статуэткасы тапшырылачак.

Проектны кабут итмәүчеләрне Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова яңалыкка каршы торучылар, ди.

– Татар халык җырларын беренче булып үзгәрткән кеше – Салих Сәйдәшев. Ул вакытта да татар халкы болай җырламый дип әйткәннәр. Хәзер дә нәкъ шундый үзгәреш вакыты җитте. Миңа музыкант буларак татар халык җырларын соло, фанк, рок-н-рол стильләрендә тыңлап карау кызык булачак. Күп музыкантлар бу мизгелне көтә, – диде Эльвира Камалова.

Проект авторлары артистлар белән эшләргә куркып алунуын да яшермәде. Җырчылар калыплашкан штамплардан арына алмас, дип уйлаганнар. Ләкин һәр катншучы экспериментларга әзер булган.

– Бер тапкыр Берлин шәһәрендә узган концертымда татар көйләре кергән музыка башкардым. Концерттан соң мөлдерәмә тулы күзләре белән немецлар керде дә, бу нинди көй, беркайчан да ишеткән юк иде дип сораштыра башладылар. Мин аларга Татарстан дигән автоном республика барлыгын аңлатырга тырыштым. Кызганыч, алар “тар-тар” соусы һәм “татарча ит”тән башка татарлар турында бернәрсә белми.  “Үзгәреш җиле” республикабызны дөнья дәрәҗәсенә чыгарып, татарлыкны күрсәтү булачак, – диде проектта катнашучы виртуоз баянчы Айдар Гайнуллин.

Казанда узган концерттан соң да “Үзгәреш җиле”нең киләчәге бар. 4 декабрь көнне фестиваль Мәскәү Кремлендә булачак. Проектта катнашкан 50 җырның “Мосфильм»да фонограммасын яздырачаклар. Аларны кино, театрларда, радио-телевидениядә кулланып булачак. Концерт үзе HD сыйфатында видеотасмага язылачак. Димәк, озакламый без әлеге иҗади экспериментны телевизордан да карый алачакбыз. Проект исә ел саен оештырыла торган булырга мөмкин. Фестиваль шартлары буенча, фонограмма рөхсәт ителми.

Шәһри Казан

Запись Татар эстрадасында нинди “Үзгәреш җиле” көтелә? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Татар халкы каян килеп чыккан? [яңа татар проекты]
Интернетта “Әлбәттә” проекты пәйдә булды. Әлеге татарча иҗат җимеше авторы КФУның татар филологиясе факультетын тәмамлаган IT-белгеч, дизайнер Илдар Әюпов. Хатыны Айгөл Әюпова “Үчтеки” балалар проектын җитәкли.

«Әлбәттә» — татар фәнен киң аудиториягә ирештерү максаты белән башлап җибәрелгән фәнни-популяр проект.

Проект кысаларында хәзерге көн күренекле татар галимнәренең татар халкы тарихы, тел белеме, әдәбияты, сәнгате һәм фольклорына кагылышлы кыска видеолекцияләре тәкъдим ителәчәк”, диелгән elbette.ru сайтында.

Безне “Әлбәттә” проектында басылган “Татар халкы каян килеп чыккан?” дигән язма игътибарны җәлеп итте. Анда Тарих фәннәре докторы, галим Дамир Исхаков татарларның килеп чыгу тарихын сөйли.

Запись Татар халкы каян килеп чыккан? [яңа татар проекты] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..