Архивы татар халык җырлары - Tatar Today - татар яңалыклары.

Халык җырларын башкаручы, “Үзгәреш җиле”ндә катнашкан Зәринә Вилданованы әбиләр нигә сүгә? [видео]
31 май Казанда “Татар утары” комплексында автор-башкаручы Зәринә Вилданованың The CheekLaWeek (“Чикләвек”) төркемен тәкъдим итү тамашасы узды. Ишек алдында үткән концертта Зәринәнең туган көнен дә билгеләп үттеләр. Тамаша алдыннан Азатлык хәбәрчесе аның белән аралашып алды. //Азатлык радиосы//

– Зәринә, синең репертуарыңда башлыча татар халык җырлары, әмма алар үзгә стиль белән башкарыла. Барысы да җанлы. Андый җырлауны бездә альтернатив саныйлар. Ни өчен халык җырларын альтернатив белән кушарга булдыгыз?

– Татар халык җырларына бүгенге эстрадага альтернатива буларак карарга кирәктер. Без татар халык җырларын бераз башка форматта тәкъдим итәбез. Халык җырларын заманчарак, яшьләргә якынрак итеп яңгыратырга телибез. Һәрвакыт әйтеп киләм: татар җырларын татарлар гына түгел, руслар, башка милләт вәкилләре дә тыңлый. Татар җырларын без башкарган форматта алар яратып кабул итә. Киресенчә, татар телле тыңлаучыга безнең яңгыраш сәеррәк булып тоела әле. Кайбер җырларның бирелеше аларга ошый, кайберләре күңелләренә ятмый. Ә менә татар булмаганнар бик тиз отып ала, “татар җырының болай яңгырый алуын белмәгән дә идек”, диләр.

– Нигә татарлар авыррак кабул итә, бу милләтнең консерватив булуына бәйлеме?

– Халык җырлары бик күптәннән үзенең яңгырашын үзгәртмәгән, гасырлар буе сакланган һәм татарларның күпчелеге аларны нәкъ шул яңгырашта ишеткән һәм тыңлаган, күңел түрендә саклаган. Бу яңгыраш татарның канына сеңгән. Шуңа татар тыңлаучысы, аларның әниләре, әбиләре җырлаганча ишетүне көтәләрдер. Шулай да, мин репертуарымны туплый башлаганда иң беренче итеп әбиемнең яраткан ике җырын үзгәрттем. Вокал, аранжировкасы башкача булды. Җыр үзгә, кызыклы яңгыраш алды. Бу рәвешле җырны эшкәртү татар халкын артык үпкәләтәдер дип уйламыйм. Мин үзем дә бит татар мәдәниятенең бер вәкиле. Бу җырлар үземә якын һәм кадерле.

– Әбиең яратканнары – нинди җырлар иде?

– “Олы юлның тузаны”, “Зәңгәр күлмәк”, керәшен татарлары җыры “Урманнарга керсәм”. Әбием бу җырларны башкарганымны ишетеп өлгермәде, ул инде вафат. Икенче әбием “ошады” дип ачыктан-ачык әйтмәсә дә, тыңлаганда истәлекләргә чума, елый башлый. Күңеленә барып тигәнен аңлыйм. Олы яшьтәге туганнарым исә “Нигә болай үзгәрттең?” дип сорыйлар. Мин аларга аңлатырга тырышам, тыңлаганнан соң алар күпчелек очракта яңа форматның чыннан да кызык булуын таныйлар. Яраталар.

Зәринә Вилданова һәм “Чикләвек” төркеме башкаруында “Уф, йөрәгем” җыры:​

– Алар әбиләр җырлаган белән чагыштырамы, әллә хәзерге эстрада беләнме? Чөнки эстрада белән чагыштырганда синекеләр күпкә отышлырак, сыйфатлырак яңгырый кебек.

– Алар әбиләренең җырлаганы белән чагыштыра. Халык җырларын үзгәртергә ярамый, изге бер әйбер итеп кабул ителә. Башкача кабул итү аларга авыр. Бу татарларга кагыла. Ә менә татар җырларын бер дә ишетмәгән кешеләр өчен мондый проблем юк.

Татар җырларын таратырга кирәк, һәм ничектер моны заманча караш аша җиткерәсе иде. Бу максатны үземә ничек һәм ни өчен куйганмындыр, хәзер төгәл әйтә дә алмыйм. Бөтен кешегә дә ошап бетеп булмый, бу аңлашыла, ләкин еш кына мин социаль челтәрләрдә иҗатыма карата уңай бәяләмәгә тап булам. Бер егет әнисе үлгәннән соң минем башкаруымдагы бер җырны очратканын язды һәм бу җыр өчен миңа кайнар рәхмәтләрен белдерде. Әлбәттә, мондый хатлар, фикерләрне уку күңелле, хезмәтем юкка түгеллеген аңлыйсың.

“Чикләвек” коллективы белән башкарыла торган җырлар бераз җиңелрәк итеп иҗат ителгән, шаяннар.

– Син Башкортстанның Октябрьски шәһәрендә тугансың. Бәләкәй чагыңда әти-әниең Казанга күченеп кайткан. Сәбәпләре нинди?

– Тумышым белән Башкортстаннан, Казанга миңа 9 яшь булган вакытта кайттык. Әтием һөнәре белән урманчы, аны Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгына эшкә чакырдылар. Әммә ул эшне яратмады, бизнеска чумды. Ә менә Казанны яратты. Без дә туган җирдә кебек яши башладык, тамыр җәйдек. Әбием дә Башкортстан белән Татарстан арасын таптый, әле монда, әле күрше республикада.

– Казанда татар булып яшәү, иҗат итүнең уңай һәм тискәре яклары нинди?

– Миңа Казанда бик ошый. Белем алу сәбәпле айлар буена Мәскәүдә яшәргә туры килә. Анда ГИТИСны тәмамлыйм. Озакламый дипломлы эстрада артисты булачакмын. Тормышымны җыр, сәхнә белән бәйләргә телим. Менә анда татарлык җитмәве бик сизелә. Үз халкым юк, Татарстандагы кебек мәчетләр адым саен очрап тормый. Казанга туган телемне сагынып кайтам. Соңгы елларда татарлыкка караш та уңай якка үзгәрде дип саныйм. Республика җитәкчелеге татар мәдәнияте тармагында үзгәрешләр кирәк булуын аңлый башлады.

Бер генә мисал – “Үзгәреш җиле” эстрада фестивале. Мин катнаштым, аңлау бар. Үзем турында әйтә алам: канатланып эшлим! Бу концерттан соң Мәскәүдә Вадим Эйленкриг концертларында катнаштым, татарча җырладым. Татар җыры бөтенләй яңа аудитория алдында яңгырады. Беренче проект уңышлы килеп чыкты дип саныйм. Әлбәттә, тәнкыйть тә күп булды. Һәрвакыт каядыр үсәргә, үзгәрергә урын бар. Икенче проект буенча әлегә ачыклык юк, язмышы билгеле түгел.

– Зәринә, син бит классик фестивальләрдә, концертларда да катнашасың. Кайсысы якынрак, менә шундый кечкенә яшьләрчә концертлармы, әллә зур тамашалармы?

– Рәсми концертларда да мин татар җырларын үзгәртелгән итеп, үзем күргән, тойган бизәлештә башкарам. Бу – минем стиль, аннан тайпылмаска тырышам. Мин күбрәк эстрада-джаз җырчысы. Тыңлаучыга ошыймы дигәннән, оештыручылар чакыра, бу – иң мөһиме. Ә тыңлаучылар да, зәвыклары да төрле. Татар халкы көчле бит ул, үзенең мәдәниятен, җыр сәнгатен саклый, үзгәрешләргә саграк, шикләнебрәк карый. Әмма бер урында таптанырга теләмим. Классик башкаручыларны да үстерергә кирәк. Шул ук вакытта татар җырларына яңа сулыш өреп, баетырга да кирәк дип саныйм. Безнең төп аудитория – яшьләр.

Белешмә. Зәринә Вильданова 1993 елның 31 маенда Башкортстанның Октябрьски шәһәрендә туган. Татар халык җырларын World music (этник музыка) рәвешендә башкара. Ул татар музыкасын гомуми дөнья мәдәнияте кысаларына кертергә тырыша. Репертуарында үзе язган җырлар да бар. Зәринә Казан дәүләт университетының фәлсәфә факультетын тәмамлаган. Хәзерге вакытта ГИТИСның эстрада факультетында Русия халык артисткасы Надежда Бабкина остаханәсендә һәм Казан музыка көллиятенең эстрада-джаз бүлегендә белем ала. Күпсанлы фестиваль һәм конкурсларда катнашкан.

Запись Халык җырларын башкаручы, “Үзгәреш җиле”ндә катнашкан Зәринә Вилданованы әбиләр нигә сүгә? [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Татар эстрадасында нинди “Үзгәреш җиле” көтелә?
Дүшәмбе көнне уянып радио-телевидениядән бөтенләй башка татар җыры ишетсәгез, аптырамагыз – бу ялларда татар эстрадасын “Үзгәреш җиле” көтә.

5-6 ноябрь көннәрендә Казанның Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында татар җыры тарихында иң затлы концерт тамашасы булачак. Һәрхәлдә, оештыручылар шулай дип вәгъдә итә.

Соңгы вакытта татар җырын сыйфатсыз, ә җырчыларын зәвыксыз булуда бик күп тәнкыйтьләр ишетергә туры килде. Милли моңны такмак боткасыннан арындыру, аны югары, дөнья дәрәҗәсенә күтәрү максатыннан уйлап табылган проект бу – “Үзгәреш җиле”. Фестивальне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та куәтләде.

– Бүген татар халкының гасырлар дәвамында сакланып килгән мирасын үстерү буенча зур эш башкарыла. Изге җирләр, тарихи, әдәби мирас торгызыла. Мәктәпләр, уку йортлары сакланып кала. Татар җырына да чират җитте. Проектның киләчәге зур булачак. Бары тик экспериментта гына иң яхшы әйберләр, яңа идеялар барлыкка килә, – диде Татарстан Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева.

Татар эстрадасын үзгәртү дигән җаваплы вазифа Опера һәм балет театры җитәкчесе Рәүфәл Мөхәммәтҗановка тапшырылды. Академик сәнгатьтә консерватизмда гаепләнүче директор бу эшкә нәкъ менә аны сайлаулары очраклы түгел икәнен дәлилләргә тырышты. Шулай ук, проектта Мәскәү дирижеры Вадим Эйленкриг, Санкт-Петербург шәһәренең опера режиссеры Юрий Александров, театр рәссамы Виктор Герасименко катнаша. Республиканың танылган сәнгатькәрләре дирижер Рөстәм Абязов, халык шагыйре Ренат Харис, хормейстер Венера Гәрәева, җырчы Венера Ганиева да проектка үз фатихасын биргән.

– Кайчан да булса бу булырга тиеш иде. “Үзгәрешләр җиле”н “Голос” проекты белән чагыштырып була. “Голос”та сәләтле, үзенчәлекле башкаручыларны эзләсәләр, без татар халык җырларынның эстетикасын үзгәртергә уйлыйбыз. Ә менә җырларның әдәби нигезе, тексты үзгәрешсез калачак.  Дөнья музыкасында фольклор белән шоу-бизнес аерыла. Шоу-бизнесның сыйфаты йә бездә бөтенләй юк, йә бик примитив хәлдә. Җырның  стиле, формасы булырга тиеш. Ә бу бөтенләй башка музыкаль фикерләү, музыкаль белем сорый, – диде Рәүфәл Мөхәммәтҗанов.

Журналистларның мондый үзгәрешләрдән соң татар халкының милли моңы югалмасмы соң дигән соравына җитәкче болай дип җавап биреде:

– Музыка – бөтен җирдә. Аның милләте юк. Музыканың милләте булса чит илләрдә Чайковскийны тыңламаслар иде, – диде.

Рәүфәл Мөхәммәтҗановның сүзләрен Вадим Эйленкриг та хуплап: “Бу уңышлы проект”, – диде.

– Проектка 100 җыр һәм 20 башкаручы сайлап алынды. Башта җыр бары тик фортепианода башкарылып, нинди форматка туры килгә икәне билгеләнде, соңыннан гына оранжировка ясалды. Алинә Шәрипҗанова, Марсель Вәгыйзов, Раяз Фасыйхов, Зәринә Хәсәншина, Гөлназ Солтанова, Илнар Ялалов, Зәринә Вильданова һ.б. җырчылар чыгышларын тәҗрибәле педагоглар белән әзерләде.

Әйтергә кирәк, фестиваль алдан конкурс формасында узарга тиеш иде. Ләкин проектның форматы, максаты үзгәргәнлектән бу уйдан кире кайтканнар. Шулай да, һәр катнашучыга фестиваль статуэткасы тапшырылачак.

Проектны кабут итмәүчеләрне Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова яңалыкка каршы торучылар, ди.

– Татар халык җырларын беренче булып үзгәрткән кеше – Салих Сәйдәшев. Ул вакытта да татар халкы болай җырламый дип әйткәннәр. Хәзер дә нәкъ шундый үзгәреш вакыты җитте. Миңа музыкант буларак татар халык җырларын соло, фанк, рок-н-рол стильләрендә тыңлап карау кызык булачак. Күп музыкантлар бу мизгелне көтә, – диде Эльвира Камалова.

Проект авторлары артистлар белән эшләргә куркып алунуын да яшермәде. Җырчылар калыплашкан штамплардан арына алмас, дип уйлаганнар. Ләкин һәр катншучы экспериментларга әзер булган.

– Бер тапкыр Берлин шәһәрендә узган концертымда татар көйләре кергән музыка башкардым. Концерттан соң мөлдерәмә тулы күзләре белән немецлар керде дә, бу нинди көй, беркайчан да ишеткән юк иде дип сораштыра башладылар. Мин аларга Татарстан дигән автоном республика барлыгын аңлатырга тырыштым. Кызганыч, алар “тар-тар” соусы һәм “татарча ит”тән башка татарлар турында бернәрсә белми.  “Үзгәреш җиле” республикабызны дөнья дәрәҗәсенә чыгарып, татарлыкны күрсәтү булачак, – диде проектта катнашучы виртуоз баянчы Айдар Гайнуллин.

Казанда узган концерттан соң да “Үзгәреш җиле”нең киләчәге бар. 4 декабрь көнне фестиваль Мәскәү Кремлендә булачак. Проектта катнашкан 50 җырның “Мосфильм»да фонограммасын яздырачаклар. Аларны кино, театрларда, радио-телевидениядә кулланып булачак. Концерт үзе HD сыйфатында видеотасмага язылачак. Димәк, озакламый без әлеге иҗади экспериментны телевизордан да карый алачакбыз. Проект исә ел саен оештырыла торган булырга мөмкин. Фестиваль шартлары буенча, фонограмма рөхсәт ителми.

Шәһри Казан

Запись Татар эстрадасында нинди “Үзгәреш җиле” көтелә? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..