Архивы Татарстан президенты - Tatar Today - татар яңалыклары.

Татарстан Республикасы Президенты вазифасына дәгъва кылучылар кем?
//Татар Тудей// Татар Бүген//

Татарстанда Татарстан Республикасы Президенты вазифасына кандидатлар күрсәтү өчен документлар кабул итү тәмамланды. Кандидатлар сәяси партияләр тарафыннан гына күрсәтелде, бу очракта үз-үзеңне күрсәтү законнар белән каралмаган.

“Бердәм Россия” партиясеннән кандидат сыйфатында Татарстан Республикасы Президенты Миңнеханов Рөстәм Нургали улы тәкъдим ителде.

“Гадел Россия” партиясенең төбәк бүлекчәсе “Гадел Россия” партиясенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлекчәсе Советы рәисе Михеев Альмир Александровичны күрсәтте.

“Россия комунистлары” партиясенең төбәк бүлекчәсе партиянең Татарстан комитеты беренче секретаре Вәлиев Альфред Рәкыйб улын тәкъдим итте.

ЛДПРның төбәк конференциясе Татарстан президентлыгына кандидат итеп партиянең республика бүлекчәсе координаторы Сурчилов Владимир Валерьевичны күрсәтте.

“Үсеш партиясе” Татарстан Республикасындагы төбәк бүлекчәсе әлеге партия бүлекчәсе рәисе Коробченко Олег Владимировичны тәкъдим итте.

Татарстан Республикасы Президенты вазифасына кандидатлар күрсәтү өчен документлар кабул итү рәсми рәвештә 12 июль көнне тәмамланды, – дип шәрехли Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев. – Хәзер кандидатлар  күрсәтүне хуплап имзалар җыю бара. Һәр кандидат үзләрен хуплауга республика муниципаль берәмлекләренең 387 депутаты имзасын алырга тиеш. Документларны Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенә тапшыргач, кандидатлар биргән белешмәләрнең дөреслеге тикшереләчәк.

Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар 2020 елның 13 сентябрендә була.

Чыганак:Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе сайты

Запись Татарстан Республикасы Президенты вазифасына дәгъва кылучылар кем? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Казаннар Рөстәм Миңнехановка туган көнендә бәя бирә [видео]
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов туган көне уңаеннан Азатлык Казанда сораштыру үткәрә. Халыктан президентның уңай һәм җитешсез якларын белешәләр. //Азатлык радиосы//

Запись Казаннар Рөстәм Миңнехановка туган көнендә бәя бирә [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Рөстәм Миңнеханов курыкмыйча “Бәхетле”нең ялкау хатыннар өчен булуын әйтә
Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов АКШтагы татар җәмгыяте вәкилләре белән очрашуда, танылган “Бәхетле” кибетенең ялкау хатыннар өчен булуын әйтте.

Берлигейм шәһәре (Калифорния штаты) “Татар өе” бинасында үткән очрашуда АКШ та яшәүче бер ханым Рөстәм Миңнехановка аларда “Бәхетле” кибетләре булмавын әйтә. Шуңа күрә, ул чәк-чәк һәм өчпочмак кебек, милли ризыкларны кибеттән ала алмый, өендә үзе пешерә икән.

Бу сүзләргә җавап итеп, Миңнеханов та бик кызык кына әйтеп куя: “Бәхетле” – ул ялкау хатыннар өчен генә. Әгәр дә хатының өйдә пешерә икән, “Бәхетле”дән әйбер аласы да калмый.

Запись Рөстәм Миңнеханов курыкмыйча “Бәхетле”нең ялкау хатыннар өчен булуын әйтә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Рөстәм Миңнеханов мәктәптә әйбәт укыганмы? [классташы белән әңгәмә]
Зөфәр Сафин беренчедән сигезенчегә кадәр Лесхоз мәктәбендә Рөстәм Миңнеханов белән бергә белем ала. Татар теле һәм әдәбияттан 4-8нче сыйныфларда аларны Бәнәнә апа Садыйкова укыта. Лесхозда ул вакытта да татар теле һәм әдәбияттан кала барлык фәннәр дә урысча була. //Азатлык радиосы//

Зөфәр әфәнде бүген Лесхоз авылында яши. Балалар бакчасын газ белән җылыту операторы булып эшли, авылда мәчет мәзине. Азатлык Сафин белән узган гасырның 60нчы елларында Лесхоз мәктәбендәге хәлләр, президентның бүген татар теленә булган мөнәсәбәте турында сөйләште.

– Ничәнче елга кадәр Бәнәнә апада укыдыгыз сез?

– Мин 1971 елга кадәр укыдым, сигезенче сыйныфны бетергәч Лесхоздан киттем. Мәктәбебез ул вакытларда сигез еллык иде. Татар телен һәм әдәбиятын ярата идек. Бәнәнә апа безнең әйбәт һәм шул ук вакытта бик таләпчән укытучы иде. Үз фәнен яраттыра белде. Безне кызыксындыру өчен Бәнәнә апа спектакльләр куйдыра иде. Хәзерге президентыбыз Рөстәм Нургали улы белән дә иске клублар вакытында сәхнәләрдә бергә спектакльләр куеп йөрдек.

– Нинди спектакльләр куя идегез?

– Бөтенесе истән чыккан бит инде, мәктәпне бетергәнгә дә ничә еллар…

– Миңнеханов татар телен һәм әдәбиятын ничегрәк укыды? Әйбәт белә идеме?

– Бөтен фәннәрдән уртача укый иде ул. Әйбәт укый иде. Бик алда да түгел, артта да түгел, ә “средний хорошист”. Ул төгәл фәннәрне ярата һәм спорт белән шөгыльләнә иде. Мәктәпкә кышын чаңгыда, җәен велосипедта килә иде. Сигезне бетергәч ул Сабада укыды.

– Президент булгач Миңнеханов белән очрашканыгыз бармы?

– Очрашып торабыз. Сыйныф белән бергәләп очрашкан булмаса да, Лесхоз зиратына әтисе каберенә кайта ул. Бергәләп барып шунда догалар кылабыз.

– Узара татарча сөйләшә торгансыздыр инде?

– Әлхәмдулиллаһ, татарча сөйләшәбез. Пәйгамбәребезнең ике бер үк милләт кешесе бер-берсе белән чит телдә сөйләшсә, алар пәйгамбәребез турында гайбәт сөйләгән булырлар дигән хәдисе дә бар. Бу – бик зур хәдис. Пәйгамбәребез безнең телебез, милләтебез югалмасын өчен кайгырган. Гарәпчә генә булсын димәгән бит, һәрбер милләт өчен кайгырган ул. Кыямәт көнен онытмагыз, үз телегездә җавап бирәчәксез, дигән. Балаларыгызга үз телегезне өйрәтмәсәгез, бүтән телдә сөйләшсәгез, аларга дуңгыз ите ашаткан гөнаһны алырсыз, дип тә әйткән. Тел бетсә – милләт бетте дигән сүз. Телне саклау – безгә фарыз.

– Бүген ике татар очрашканда урысча сөйләшүне ничегрәк бәялисез?

– Мин үзем ике татар кешесе урысча сөйләшә башласа хәдисләрне әйтеп күрсәтәм. Бездә дәүләт теле икәү, үз телебезне белү кирәк.

– Соңгы вакытта Татарстанда татар теленең абруе төшә бара, дәүләт дәрәҗәсендә кулланылмый дип белдерүчеләр дә бар. Сез моңа ничегрәк карыйсыз?

– Кисәк кенә бөтен әйбер дә эшләнеп бетми бит. Тора-бара булыр әле. Беркем дә мәчеткә йөрергә, татарча сөйләшергә комачауламый. Татарстанда башка халыклар белән дә дуслык. Бу ягына сөенү кирәк. Тора-бара татар теле дә булыр әле Аллаһы бирса. Әкренләп кайтыр. Кисәк кенә бөгеп булмый, аннары сына бит ул.

– Рөстәм әфәнде татар телен үстерү өчен тырыша дип уйлыйсызмы? Ул сизеләме?

– Сизелә, сизелә. Татар телен үстерү өчен дә тырыша, дингә дә бик игътибарлы. Ураза гаетен дә ял көне иттеләр. Үзебезнең динебезне дә үстерә. Бүтән диннәргә дә кагылмый. Аллаһы тәгалә бүтән диннәрне дә яраткан икән, барсын да хөрмәт итү кирәк.

– Кем чорында татар теленә игътибар зуррак соң? Элеккке президент Миңтимер Шәймиев чорындамы, әллә хәзерме?

– Миңтимер Шәрип улы үпкәләмәсен. Дөресен әйтергә кирәк, Рөстәм Нургали улы җитәкчелегендә алга китеш бар дип уйлыйм. Үзегез күреп торасыз, түбәтәй киеп мәчеткә барган кешегә милләтне үстерүдә өмет зур! Ул вакытта хәтта җитәкчеләрбез мәчеткә дә йөрми иде.

– Татар теленә игътибар ничегрәк?

– Татар теленә игътибар арта хәзер. Дәресләр керә. Мәчетләрдә менә хәзер җомга вәгазьләрен татарча укуны керттеләр. Болар барсы да бүтән халыклар да өйрәнсен дип татар телен үстерү өчен бит.

– Җомга вәгазьләрен татарча итүне Миңнеханов теләге белән эшләнгән дип уйлыйсызмы?

– Мөфти үз генә хәл итеп кертә алмый бит инде. Алар киңәшләр, бергә очрашалар дигән кебек. Мин ул эчке якларын ук белмим, әмма барыбер бернәрсә дә үзеннән генә чыгып эшләнми. Болар дәүләт дәрәҗәсендә эшләнә торган эшләр.

– Соңгы вакытта күп кенә татар мәктәпләре ябыла, Бердәм дәүләт имтиханын урысча гына бирәсе булганга ата-аналар теләге дип бөтен фәннәрне урысча укыта башладылар. Әлегеләр татар теленең югалуына китермәсме? Ничек уйлыйсыз?

– Бу безнең элеккедән калган басынкылык, куркаклык дип әйтимме инде. Үзебез балаларның киләчәге турында уйлыйбыз, ә үзебезнең киләчәгебез үзебезнең кулыбызда бит. Татар теленә “кухня теле” дип кенә карау ярамый. Өйдә яхшы сөйләшеп үстерсәң, аннары татарча укый белмәс, татарча имтихан бирә алмас дип куркырга кирәкми. БДИны татарча бирү дәүләт дәрәҗәсендә күтәрелер дип уйлыйм. Үзебездән башлау кирәк.

– Татар мәктәпләренең барсында да төгәл фәннәр урысча, ә һуманиатр фәннәрне татарча укытуга ничек карыйсыз? Бу яхшырак булмасмы?

– Нишләп булмасын? Булыр! Элек укытканнар бит. Кайбер балалар чит булган урыс телендә аңлап та бетерә алмый. Авыр бирелә. Үзеңнең телең ачылган ана телендә уку күбрәк аңлашылачак. Күп балалар бер җөмләне аңламый кала. Берсен аңламаса икенчесе шуңа ялганып китә. Киләчәктә үз ана телеңдә белем бирүне мин дөрес булачак дип уйлыйм.

Запись Рөстәм Миңнеханов мәктәптә әйбәт укыганмы? [классташы белән әңгәмә] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Татарстан президентының төп тән сакчысының әтисе улының серләрен ача?!
Татарстан Президентының сак хезмәтенә яңа башлык билгеләнде. Ул – Спас районы егете, 41 яшьлек полиция полковнигы Фәнил Әгълиуллин. Гади авыл егетенә илбашы иминлеген саклау турындагы уйлар балачакта төшенә дә кермәгәндер.

Фәнил нинди бала булган, ничек укыган? Бу хакта Intertat.ru журналисты аның әтисе Әнвәр абый белән аралашты.– Фәнил – безнең тәүге мәхәббәт җимешебез, – дип сүз башлады ул. – Спас районының Иске Рәҗәп авылында туды. Аңа 4 яшь тулгач, эш буенча юллама белән Никольское авылына күчендек. Ул шушы авылда үсте, укыды. Артык чәчрәп тормады, басынкы, тыйнак, әмма бик төгәл, игътибарлы бала булды. Мәктәптә бер генә ярыш та аннан башка узмады. Чаңгыда да, йөгерүдә дә беренчелекне бирмәде. 10 сыйныфта укыганда: “Улым, укырга кая керерсең икән? – дип сүз кузгалттым. Күрше авылда Алабуга милиция мәктәбен тәмамлаган бер егет бар иде. Шуңа кызыккан ахры,  “Мин шунда китәм”, – диде. Мин исә, тапкансың һөнәр дигән мәгънәдә, уйламый-нитми: “Ментом будешь!” дип әйтеп салдым. Улым бик каты үпкәләде, сөйләшмәде дә минем белән. Иске Рәҗәптә әтием яши иде. Кунакка баргач, миннән: “Фәнил кая укырга керә?” – дип сорады. Улымның ниятен әйттем. Әти исә бу фикерне хуплады: “Каршы төшәсе булма!” – дип шелтәләде. Бу хәбәрне кайтып, Фәнилгә дә әйттем. Шуның кадәр хәрби буласы килгәндер күрәсең, мине кочаклап алды.

Әнвәр абый белән Фәния апа өч балага гомер бирә. Фәнилдән кала Лилия һәм Марат бар. Әнвәр абый урман һәм авыл хуҗалыгы техникумнарын тәмамлап, “Күн” совхозында инженер-электрик булып эшләп, лаеклы ялга чыга. Фәния апа балалар бакчасында пешекче булып хезмәт куя. Балаларны үстереп, аякка бастыргач, тигез, бәхетле картлык кичерергә генә насыйп булмый аларга. Фәния апа 2004 елда вафат була. Бүген Әнвәр абыйның кара-каршы утырып чәй эчәр кешесе бар. Наҗия апа белән 11 ел аңлашып гомер кичерәләр. Балаларына килсәк, кызлары Лилия дә,  төпчекләре Марат та Чистайда төпләнгән.

– Балаларны кырыслык белән үстердем, – ди әти кеше. – Тимәдем, сукмадым, күз карашымнан барысын да аңлыйлар иде. Билгеле, алдан кабул ителгән, кәгазьгә язылмаган законнар да булмады түгел. Мәсәлән, клубка 9-10 сыйныфта гына, бары тик шимбә көнне чыктылар. Кичке 10-11дә өйгә кайтып җитәсен барысы да белеп үсте. “Эшегез булмаса, китап укыгыз”, – дип бары бер тапкыр әйттем мин аларга. Эшсез аптырап йөргәннәре булмады. Фәнил аеруча да китап белән дус булды. Ел ахырына укып чыкмаган китабы калмый иде.

Мәктәпне тәмамлагач,  Алабугага барып, хыялын чынга ашырмый әле Фәнил. Иң элек, армиягә барып, Ватан каршындагы бурычын үтәп кайта. Аннан кайткач, туп-туп Алабугага юл тота. Диплом алгач, башкалага китә. Чечняда булып кайтырга да өлгерә. Казан юридик институтында укый.  ТР Эчке эшләр министрлыгының ведомстводан тыш сак хезмәтендә эшли. Соңгы вакытта РФ ведомстводан тыш сак хезмәте гаскәрләре идарәсенең Татарстан буенча идарәсен җитәкли.

– Фәнил бик нык булып үсте. Балачакта егылса да еламый иде. Берәр җирен канатса, тырналса да кешегә сиздермәде. 10 сыйныфта укыганда йөгереп килеп комга сикерү ярышында  үпкәләрен дә кузгаткан иде. Шулвакытта да кызганырга юл куймады, үзен бер эштән дә чикләмәде. Әти кеше өчен баласының уңышлары зур горурлык. Фәнилне инде әллә ничә ел элек Путин “Батырлык өчен” Ордены белән бүләкләгән иде. Аны үзебезнең участковыйдан ишетеп белдек. Бу юлы да тыйнак кына: “Әти, мине эштә күтәрделәр”, – дип хәбәр итте.

Фәнил Әгълиуллин 2000 елда Казан кызы Лилия белән тормыш кора. Бүген уллары Камилгә –14, кызлары Әминәгә 8 яшь.

– Фәнил үз балаларын да мин биргән тәрбия нигезендә үстерә. Хәзерге балаларны кулда тоту аеруча да авыр, исән генә булсыннар инде, –ди бәхетле дәү әти.

Әнвәр абый улының эше турында да бераз сөйләп үтте.

– Элегрәк эшен сораганым булды, “Әй, әти, син хәзер яшь кеше түгел инде, сиңа кирәкми”, – дип әйтеп куя иде.  Күпме хезмәт хакы алганын да белмим, әйтми. Эшкә ничәдә барып, ничәдә кайтуы турында да хәбәрдар түгелмен. Авылга көнендә генә кайтып китә. Эше җаваплы бит, аңлыйм балакайны. Кайткач та телефонын кулдан төшерми. Улым белән горурланам. Аңа ышанычым бик зур, шуңа күрә бернидән дә курыкмыйм. Исән генә булсын, – ди Президент тән сакчысының әтисе.

Чулпан ШАКИРОВА

Запись Татарстан президентының төп тән сакчысының әтисе улының серләрен ача?! впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Ни өчен Татарстан президенты Думада депутат булудан баш тарта?
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Думасы депутаты мандатыннан баш тарткан.

“Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Думасы депутаты мандатыннан баш тартып гариза язды”, диде президентның матбугат хезмәте җитәкчесе Эдуард Хәйруллин.

Мандаттан баш тарту Миңнехановка төбәк башлыгы вазифасын саклап калу мөмкинлеге бирә.

Мәгълүмат Шәһри Казан газетасы сайтыннан алынды

Запись Ни өчен Татарстан президенты Думада депутат булудан баш тарта? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Рөстәм Миңнехановны мәктәптә укыткан 92 яшьлек Бәнәнә Садыйкованы президентка хат язырга нәрсә мәҗбүр итә?
Бәнәнә Садыйкова мәктәпләрдә фәннәрне татарча укыту өчен чаралар күрүне сорап укучысы, Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итә. Бу хатны Миңнеханов күргәнме, юкмы – билгесез. Президентның сыйныфташы Зөфәр Сафин укытучыларының теләген хуплый. ||Азатлык радиосы||

Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны татар теленнән һәм әдәбияттан укыткан Бәнәнә апа Садыйкова бу көннәрдә Саба районы Лесхоз авылында. Бәнәнә апага 92 яшь. Ул Казанда һәм Чаллыда балалары янында кыш чыга.

Яңа уку елы башланганчы, июль ахырында Бәнәнә апа укучысы Рөстәм Миңнехановка хат юллый. Ул анда сеңлесенең оныгы Илхан Әхмәдишин укыган Чаллының 2нче татар гимназиясендә бөтен фәннәрне дә бары тик урысча гына укытуга борчылу белдерә.

Илхан Әхмәдишин

“Илханның әтисе урысча укыту белән килешмичә төрле инстанцияләргә хатлар юллаган. Сезгә мөрәҗәгать итеп, “Минем туган телемдә белем аласы килә” дигән плакатны тотып төшкән Илханның фотосы республика гәҗитләрендә дә басылып чыкты. Шуңа карамастан, туганнан туган оныгымны ел буе диярлек урысча укытканнар. Татар балалары шәһәр мәктәпләрендә татарча белем алмаса, татар теле тәмам юкка чыгар бит. Татар авылларында да урысча белем бирү дөрес түгел дип саныйм. Тиешле чаралар күрсәгез иде”, дип мөрәҗәгать итә президентка Бәнәнә апа.

Бәнәнә апага җавап килә, әмма президенттан түгел, ә Чаллы шәһәре башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Винер Харисовтан. Мөгаен, президент идарәсендә хатны Рөстәм Миңнехановка күрсәтеп тә тормыйча Чаллыга юллаганнар.

Чаллы мәгариф идарәсенең Бәнәнә Садыйковага җавабы

Әлеге хат балта сораганга шөшле тоттырган шикелле “отписка”га ошап тора. Башта шәһәрдә “11 татар мәктәбе эшли”, дип белдерелә. Аннан соң 2нче татар гимназиясендә 1-2 ел эчендә татарча сөйләшә алырлык дәрәҗәгә җиткерә алучы укытучылар эшләве әйтелә һәм “ата-аналарың теләге булган очракта, укытуны татар телендә оештыруда бернинди кыенлыклар да юк, чөнки гимназиядә барлык шартлар да тудырылган”, диелә. Ә Бәнәнә апа шәһәрдәге татар мәктәпләрендә, татар авылларында урысча гына белем бирү дөрес түгел дип белдереп, чара күрүне үтенгән иде.

Бәнәнә апаның әлеге башлангычын Миңнехановның сыйныфташы Зөфәр Сафин да хуплый. “Инде шушы яшендә дә Бәнәнә апа телебез өчен кайгыргач, бик рәхмәт аңа. Кайбер кешенең кулыннан да килми”, ди Зөфәр әфәнде.

Рөстәм Миңнеханов беренче рәттә уртада, Зөфәр Сафин арткы рәттә уңда. Лесхоз мәктәбенең 1нче сыйныф укучылары, 1964 ел. Фото Чистай районы хакимияте сайтыннан алынды

Сафин беренчедән сигезенчегә кадәр Лесхоз мәктәбендә Миңнеханов белән бергә белем ала. Татар теле һәм әдәбияттан 4-8нче сыйныфларда аларны Бәнәнә апа Садыйкова укыта. Лесхозда ул вакытта да татар теле һәм әдәбияттан кала барлык фәннәр дә урысча була.

Зөфәр әфәнде бүген Лесхоз авылында яши. Балалар бакчасын газ белән җылыту операторы булып эшли, авылда мәчет мәзине. Азатлык Сафин белән узган гасырның 60нчы елларында Лесхоз мәктәбендәге хәлләр, президентның бүген татар теленә булган мөнәсәбәте турында сөйләште.

– Ничәнче елга кадәр Бәнәнә апада укыдыгыз сез?

– Мин 1971 елга кадәр укыдым, сигезенче сыйныфны бетергәч Лесхоздан киттем. Мәктәбебез ул вакытларда сигез еллык иде. Татар телен һәм әдәбиятын ярата идек. Бәнәнә апа безнең әйбәт һәм шул ук вакытта бик таләпчән укытучы иде. Үз фәнен яраттыра белде. Безне кызыксындыру өчен Бәнәнә апа спектакльләр куйдыра иде. Хәзерге президентыбыз Рөстәм Нургали улы белән дә иске клублар вакытында сәхнәләрдә бергә спектакльләр куеп йөрдек.

– Нинди спектакльләр куя идегез?

– Бөтенесе истән чыккан бит инде, мәктәпне бетергәнгә дә ничә еллар…

– Миңнеханов татар телен һәм әдәбиятын ничегрәк укыды? Әйбәт белә идеме?

– Бөтен фәннәрдән уртача укый иде ул. Әйбәт укый иде. Бик алда да түгел, артта да түгел, ә “средний хорошист”. Ул төгәл фәннәрне ярата һәм спорт белән шөгыльләнә иде. Мәктәпкә кышын чаңгыда, җәен велосипедта килә иде. Сигезне бетергәч ул Сабада укыды.

– Президент булгач Миңнеханов белән очрашканыгыз бармы?

– Очрашып торабыз. Сыйныф белән бергәләп очрашкан булмаса да, Лесхоз зиратына әтисе каберенә кайта ул. Бергәләп барып шунда догалар кылабыз.

– Узара татарча сөйләшә торгансыздыр инде?

– Әлхәмдулиллаһ, татарча сөйләшәбез. Пәйгамбәребезнең ике бер үк милләт кешесе бер-берсе белән чит телдә сөйләшсә, алар пәйгамбәребез турында гайбәт сөйләгән булырлар дигән хәдисе дә бар. Бу – бик зур хәдис. Пәйгамбәребез безнең телебез, милләтебез югалмасын өчен кайгырган. Гарәпчә генә булсын димәгән бит, һәрбер милләт өчен кайгырган ул. Кыямәт көнен онытмагыз, үз телегездә җавап бирәчәксез, дигән. Балаларыгызга үз телегезне өйрәтмәсәгез, бүтән телдә сөйләшсәгез, аларга дуңгыз ите ашаткан гөнаһны алырсыз, дип тә әйткән. Тел бетсә – милләт бетте дигән сүз. Телне саклау – безгә фарыз.

– Бүген ике татар очрашканда урысча сөйләшүне ничегрәк бәялисез?

– Мин үзем ике татар кешесе урысча сөйләшә башласа хәдисләрне әйтеп күрсәтәм. Бездә дәүләт теле икәү, үз телебезне белү кирәк.

– Соңгы вакытта Татарстанда татар теленең абруе төшә бара, дәүләт дәрәҗәсендә кулланылмый дип белдерүчеләр дә бар. Сез моңа ничегрәк карыйсыз?

– Кисәк кенә бөтен әйбер дә эшләнеп бетми бит. Тора-бара булыр әле. Беркем дә мәчеткә йөрергә, татарча сөйләшергә комачауламый. Татарстанда башка халыклар белән дә дуслык. Бу ягына сөенү кирәк. Тора-бара татар теле дә булыр әле Аллаһы бирса. Әкренләп кайтыр. Кисәк кенә бөгеп булмый, аннары сына бит ул.

– Рөстәм әфәнде татар телен үстерү өчен тырыша дип уйлыйсызмы? Ул сизеләме?

– Сизелә, сизелә. Татар телен үстерү өчен дә тырыша, дингә дә бик игътибарлы. Ураза гаетен дә ял көне иттеләр. Үзебезнең динебезне дә үстерә. Бүтән диннәргә дә кагылмый. Аллаһы тәгалә бүтән диннәрне дә яраткан икән, барсын да хөрмәт итү кирәк.

– Кем чорында татар теленә игътибар зуррак соң? Элеккке президент Миңтимер Шәймиев чорындамы, әллә хәзерме?

– Миңтимер Шәрип улы үпкәләмәсен. Дөресен әйтергә кирәк, Рөстәм Нургали улы җитәкчелегендә алга китеш бар дип уйлыйм. Үзегез күреп торасыз, түбәтәй киеп мәчеткә барган кешегә милләтне үстерүдә өмет зур! Ул вакытта хәтта җитәкчеләрбез мәчеткә дә йөрми иде.

– Татар теленә игътибар ничегрәк?

– Татар теленә игътибар арта хәзер. Дәресләр керә. Мәчетләрдә менә хәзер җомга вәгазьләрен татарча укуны керттеләр. Болар барсы да бүтән халыклар да өйрәнсен дип татар телен үстерү өчен бит.

– Җомга вәгазьләрен татарча итүне Миңнеханов теләге белән эшләнгән дип уйлыйсызмы?

– Мөфти үз генә хәл итеп кертә алмый бит инде. Алар киңәшләр, бергә очрашалар дигән кебек. Мин ул эчке якларын ук белмим, әмма барыбер бернәрсә дә үзеннән генә чыгып эшләнми. Болар дәүләт дәрәҗәсендә эшләнә торган эшләр.

– Соңгы вакытта күп кенә татар мәктәпләре ябыла, Бердәм дәүләт имтиханын урысча гына бирәсе булганга ата-аналар теләге дип бөтен фәннәрне урысча укыта башладылар. Әлегеләр татар теленең югалуына китермәсме? Ничек уйлыйсыз?

– Бу безнең элеккедән калган басынкылык, куркаклык дип әйтимме инде. Үзебез балаларның киләчәге турында уйлыйбыз, ә үзебезнең киләчәгебез үзебезнең кулыбызда бит. Татар теленә “кухня теле” дип кенә карау ярамый. Өйдә яхшы сөйләшеп үстерсәң, аннары татарча укый белмәс, татарча имтихан бирә алмас дип куркырга кирәкми. БДИны татарча бирү дәүләт дәрәҗәсендә күтәрелер дип уйлыйм. Үзебездән башлау кирәк.

– Татар мәктәпләренең барсында да төгәл фәннәр урысча, ә һуманиатр фәннәрне татарча укытуга ничек карыйсыз? Бу яхшырак булмасмы?

– Нишләп булмасын? Булыр! Элек укытканнар бит. Кайбер балалар чит булган урыс телендә аңлап та бетерә алмый. Авыр бирелә. Үзеңнең телең ачылган ана телендә уку күбрәк аңлашылачак. Күп балалар бер җөмләне аңламый кала. Берсен аңламаса икенчесе шуңа ялганып китә. Киләчәктә үз ана телеңдә белем бирүне мин дөрес булачак дип уйлыйм.

Рөстәм Миңнеханов 1957 елның 1 мартында Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында дөньяга килә. Рөстәмгә биш яшь булганда Саба районы Лесхоз авылына (поселок) күченәләр, әтиләре урман хуҗалыгы башлыгы була һәм әлеге эштә 1990 елга кадәр эшли.

Запись Рөстәм Миңнехановны мәктәптә укыткан 92 яшьлек Бәнәнә Садыйкованы президентка хат язырга нәрсә мәҗбүр итә? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Татарстан президенты мөфти Камил Сәмигуллинны шелтәли
29 апрель Казан кирмәнендә “Яңарыш” республика вакыфы химаячеләр шурасының киңәйтелгән утырышы узды. Анда республика президенты Рөстәм Миңнеханов русча гына чыгыш ясаган Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинга татарча сөйләмәгәнгә кисәтү ясый.

Бүген Казан кирмәнендә “Яңарыш” республика вакыфы химаячеләр шурасының киңәйтелгән утырышы узды. Анда Болгар ислам академиясе һәм Казан Изге ана иконасы чиркәве проектлары тәкъдим ителде.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин беренче булып чыгышында Болгар ислам академиясенең урынлы төзелүен, Болгарның электән Русиядә ислам тарату нигезе булуын сөйли. Ун минутка якын барган чыгышы бары урыс телендә яңгырады.

Мөфтинең чыгышыннан соң Рөстәм Миңнеханов түзми: “Камил хәзрәт, бераз татарча да сөйләсәгез була иде инде”, дип шелтә белдерде. Ул шулай ук Болгар ислам академиясенең мөһимлеге хакында да үз фикерен җиткерде.

“Мондый мәктәп булу безнең ил өчен бик мөһим. Ил җитәкчелеге дә моны аңлый һәм ярдәм итә. Безнең динебезгә, тарихыбызга, гореф-гадәтләребезгә, телебезгәсакчыл карарга кирәк”, диде президент.

Болгар ислам академиясенә нигез ташын салу 21 майга билгеләнгән.

Татарстан митрополиты Феофан Казанда Изге ана иконасы чиркәвен торгызу турында сүз алып бара. Соборга нигез ташын 21 июльдә салачаклар. Феофан әлеге чарага Урыс православ чиркәве патриархы Кириллның да киләчәген әйтте.

Миңнеханов ике проектны тормышка ашыруда федераллар да, республика да, бизнес вәкилләре дә, халык та ярдәм итәчәгенә өмет белдерде. Ул инде акча җыю эшенең башлануын да әйтте. Хәйрия акчаларын җыю белән Минтимер Шәймиев җитәкләгән «Яңарыш» фонды шөгыльләнәчәк.

Запись Татарстан президенты мөфти Камил Сәмигуллинны шелтәли впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Камал артисты Венера Шакирова, язучы Нәбирә Гыйматдиновага президент халык исеме бирде
29 апрельдә Казан кирмәнендә Камал театры артисты Венера Шакировага халык артисты исеме бирелде. Китап укучылар арасында мистик әсәрләре белән танылу алган язучы Нәбирә Гыйматдинова исә халык язучы исеменә лаек булды. Дәүләт бүләкләрен аларга Казан кирмәненең Туп сараенда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Аның сүзләренчә, бай тарихи-мәдәни мирасыбыз, күп гасырлык традицияләребез, күп милләтле халыкларның бердәмлеге Татарстанны Русиянең икътисади, социаль рухи үсеш өчен зур мөмкинлекләргә ия булган үзенчәлекле төбәгенә әверелдерде. Халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, сәнәгатьне, авыл хуҗалыгын, мәгариф системасын һәм сәламәтлек саклау өлкәсен үстерү әһәмиятле уртак максатларыбыз булып кала бирә. Һичшиксез, аларга ирешүнең төп шартлары булып җәмәгать иминлеге, законлылык һәм хокук тәртибе тәэминаты хезмәт итә, ди президент.

– Бүген бу залга җыелучылар батырлыгы, хезмәт сөючәнлеге, булдыклылыгы белән аерылып тора. Сезнең ярдәм белән республика зур уңышларга иреште. Бүген Татарстанны Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә беләләр. Сезнең хезмәтегезне югары бәялибез һәм рәхмәт белдерәбез. Һәммәгезне дә дәүләт бүләкләренә лаек булуыгыз һәм якынлашып килгән бәйрәмнәр белән чын күңелдән котлыйм! – диде һәм чакырылган кунакларга исәнлек-саулык, бәхет, уңышлар теләп, дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Дәүләт бүләкләре тагын 50ләп кешегә тапшырылды. Шул исәптән, танылган җырчы Филүс Каһировка Татарстанның атказанган исеме, «Татарстан» телеканалы филиалының милли тапшырулар бүлеге җитәкчесе, Татарстанның халык артисты, күпсанлы тармак бүләкләре иясе Елезавета (Лия) Заһидуллинага “Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен”  медале тапшырылды.

Запись Камал артисты Венера Шакирова, язучы Нәбирә Гыйматдиновага президент халык исеме бирде впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Казан үзәгендә төзелүче Кол Шәрифкә охшаган мәчетнең серләре ачыла [видео]
Татарстан башкаласы үзәгендәге Нефтьчеләр (байлар бистәсе) дип аталган авылда серле мәчет төзелә. Федосеев урамында биек дивар артында төзелеп яткан гыйбадәт йортын республиканың диния нәзарәте әлегә күрмәмешкә салыша, мөфтиятнең матбугат үзәге дә сорауларны (Азатлык радиосына) җавапсыз калдырды.

Казан кирмәне янәшәсендә, Казансу ярында урнашкан Нефтьчеләр яки халык телендә ул – байлар авылы – Татарстан түрәләре, депутатлар, билгеле спортчылар, читтән чакыртып китерелгән менеджерлар тормыш иткән урын санала. Ул таш диварлар белән әйләндереп алынган, шуңа анда ниләр булуын күпчелек казаннар белми дә. Узган ел без әлеге байлар бистәсенә терәлеп торган Федосеев урамында VIP мәктәп ачылуын хәбәр иткән идек. Анда Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның улы укый дигән сүзләр дә таралды, аның VIP мәктәпнең ачылышына журналистларга әйтми генә килеп китү дә күренде.

Әлеге урын янә игътибарны җәлеп итте, Федосеев урамында таш дивар артында мәчеткә охшаган бина төзелә. Inkazan порталы төзелеш өлкәсендә эшләүче чыганакларына таянып, бу бинаның мәчет булачагын әйтә. Без дә аны иман йортына охшаттык, монда эш гөрли, төзүчеләр мәчетнең беренче катын өеп бетергән, дини биналарныкы кебек ишек, тәрәзәләр урыннары бар, манара урыны да әзер иде. Төзелеш таш дивар артында бара.

Шул бистәдә яшәүче бер ханым да Азатлыкка яңа корылманың мәчеткә охшаганын раслады.

“Безнең тәрәзәдән барысы да күренә. Башта без аны бер бай үзенә аерым йорт сала дип уйладык. Аннары күрше хатыны, ирем белеште, дип сөйләде, аңа төзүчеләр мәчет булачак дип әйткәннәр. Хәзер үзебез дә аның мәчет икәненә инандык. Бернинди дә йорт түгел, ул – Аллаһ йорты. Беренче каты эшләнде, матур итеп тәрәзәләре бизәлгән. Карап торышка аның бер зур манарасы һәм читләрендә тагын кечкенәрәк дүрт манара булачак. Бик матур мәчеткә охшаган. Ул бик тиз төзелде. Өч айда ялт итеп калкып чыкты. Җәйгә өлгертәләрме икән? Бәлки, Ураза гаетенә ачарга телиләрдер.

Төзелеш барган урын элек тә киртәләнгән иде инде, аны халыкта Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның мәрхүм улының җире булган дип сөйләделәр. Бәлки, президент аның рухына мәчет салырга булгандыр, төгәл белмибез. Әмма без куанабыз! Бик сөенечле күренеш бит. Изге Богородица чиркәвенә меңләгән кеше йөри, православ бәйрәмнәрдә, якшәмбе көнне халык күп була. Аның янәшәсендә татарлар өчен дә гыйбадәтханә төзүчегә мең рәхмәтләр генә укыйбыз. Алла бирса, йөрермен дип ниятлим. Улым да кызыкты, тәрәзәдән төзелешне күзәткәндә ул да җомга намазларына монда гына йөреп була дип сөенде”, дип сөйләде Азатлык әңгәмәдәше.

Әлеге мәчет хакында белергә теләп Татарстан диния нәзарәтенең матбугат үзәгенә язылган хат җавапсыз калды, хатка җавап булмагач шалтыратып кызыксынуга анда “Бу сорауга телефоннан гына мәгълүмат бирмибез, хат белән җавап бирербез”, диделәр. Әмма бер көн үтте, әле дә мөфтият эндәшми. Шул ук Inkazan, кайбер башка журналистлар да алардан җавап ала алмаган.

Яңа төзелеп килүче гыйбадәт йортына нигез 2015 елның декабрендә үк салынган. Бәйсез чыганак хәбәр иткәнчә, мәчеткә нигез салганда мулла дога кылган. Бу иман йорты Казан кирмәнендәге Кол Шәриф мәчетенә охшаячак икән.

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Батров һәм Казан мөхтәсибе Мансур Җәләлетдинов яңа төзелүче мәчет хакында әлегә берни дә белмәвен әйтә. Рөстәм Батров моны үзенең әлеге мәсьәләләр (яңа мәчетләр салу) өчен җаваплы булмавы белән аңлата, Диния нәзарәтенең “Вакф” фондыннан белешергә киңәш итә. Алар төзелеш объектларын аякка бастыру өчен инвесторлар эзләү белән шөгыльләнә икән. “Вакф”ның башкарма мөдире Рөстәм Хәбибуллин сүзләренчә, Татарстанда 1300ләп мәчет исәпләнә һәм ул тагын бер мәчет төзелү турында хәтердән генә әйтеп бирә алмый. “Кирәкле кәгазьләр архивта ята. Хезмәткәрләрем командировкадан кайткач, төгәл җавап бирербез”, ди Хәбибуллин.

Запись Казан үзәгендә төзелүче Кол Шәрифкә охшаган мәчетнең серләре ачыла [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..