Рөстәм Миңнеханов мәктәптә әйбәт укыганмы? [классташы белән әңгәмә]

Зөфәр Сафин беренчедән сигезенчегә кадәр Лесхоз мәктәбендә Рөстәм Миңнеханов белән бергә белем ала. Татар теле һәм әдәбияттан 4-8нче сыйныфларда аларны Бәнәнә апа Садыйкова укыта. Лесхозда ул вакытта да татар теле һәм әдәбияттан кала барлык фәннәр дә урысча була. //Азатлык радиосы//

Зөфәр әфәнде бүген Лесхоз авылында яши. Балалар бакчасын газ белән җылыту операторы булып эшли, авылда мәчет мәзине. Азатлык Сафин белән узган гасырның 60нчы елларында Лесхоз мәктәбендәге хәлләр, президентның бүген татар теленә булган мөнәсәбәте турында сөйләште.

– Ничәнче елга кадәр Бәнәнә апада укыдыгыз сез?

– Мин 1971 елга кадәр укыдым, сигезенче сыйныфны бетергәч Лесхоздан киттем. Мәктәбебез ул вакытларда сигез еллык иде. Татар телен һәм әдәбиятын ярата идек. Бәнәнә апа безнең әйбәт һәм шул ук вакытта бик таләпчән укытучы иде. Үз фәнен яраттыра белде. Безне кызыксындыру өчен Бәнәнә апа спектакльләр куйдыра иде. Хәзерге президентыбыз Рөстәм Нургали улы белән дә иске клублар вакытында сәхнәләрдә бергә спектакльләр куеп йөрдек.

– Нинди спектакльләр куя идегез?

– Бөтенесе истән чыккан бит инде, мәктәпне бетергәнгә дә ничә еллар…

– Миңнеханов татар телен һәм әдәбиятын ничегрәк укыды? Әйбәт белә идеме?

– Бөтен фәннәрдән уртача укый иде ул. Әйбәт укый иде. Бик алда да түгел, артта да түгел, ә «средний хорошист». Ул төгәл фәннәрне ярата һәм спорт белән шөгыльләнә иде. Мәктәпкә кышын чаңгыда, җәен велосипедта килә иде. Сигезне бетергәч ул Сабада укыды.

– Президент булгач Миңнеханов белән очрашканыгыз бармы?

– Очрашып торабыз. Сыйныф белән бергәләп очрашкан булмаса да, Лесхоз зиратына әтисе каберенә кайта ул. Бергәләп барып шунда догалар кылабыз.

– Узара татарча сөйләшә торгансыздыр инде?

– Әлхәмдулиллаһ, татарча сөйләшәбез. Пәйгамбәребезнең ике бер үк милләт кешесе бер-берсе белән чит телдә сөйләшсә, алар пәйгамбәребез турында гайбәт сөйләгән булырлар дигән хәдисе дә бар. Бу – бик зур хәдис. Пәйгамбәребез безнең телебез, милләтебез югалмасын өчен кайгырган. Гарәпчә генә булсын димәгән бит, һәрбер милләт өчен кайгырган ул. Кыямәт көнен онытмагыз, үз телегездә җавап бирәчәксез, дигән. Балаларыгызга үз телегезне өйрәтмәсәгез, бүтән телдә сөйләшсәгез, аларга дуңгыз ите ашаткан гөнаһны алырсыз, дип тә әйткән. Тел бетсә – милләт бетте дигән сүз. Телне саклау – безгә фарыз.

– Бүген ике татар очрашканда урысча сөйләшүне ничегрәк бәялисез?

– Мин үзем ике татар кешесе урысча сөйләшә башласа хәдисләрне әйтеп күрсәтәм. Бездә дәүләт теле икәү, үз телебезне белү кирәк.

– Соңгы вакытта Татарстанда татар теленең абруе төшә бара, дәүләт дәрәҗәсендә кулланылмый дип белдерүчеләр дә бар. Сез моңа ничегрәк карыйсыз?

– Кисәк кенә бөтен әйбер дә эшләнеп бетми бит. Тора-бара булыр әле. Беркем дә мәчеткә йөрергә, татарча сөйләшергә комачауламый. Татарстанда башка халыклар белән дә дуслык. Бу ягына сөенү кирәк. Тора-бара татар теле дә булыр әле Аллаһы бирса. Әкренләп кайтыр. Кисәк кенә бөгеп булмый, аннары сына бит ул.

– Рөстәм әфәнде татар телен үстерү өчен тырыша дип уйлыйсызмы? Ул сизеләме?

– Сизелә, сизелә. Татар телен үстерү өчен дә тырыша, дингә дә бик игътибарлы. Ураза гаетен дә ял көне иттеләр. Үзебезнең динебезне дә үстерә. Бүтән диннәргә дә кагылмый. Аллаһы тәгалә бүтән диннәрне дә яраткан икән, барсын да хөрмәт итү кирәк.

– Кем чорында татар теленә игътибар зуррак соң? Элеккке президент Миңтимер Шәймиев чорындамы, әллә хәзерме?

– Миңтимер Шәрип улы үпкәләмәсен. Дөресен әйтергә кирәк, Рөстәм Нургали улы җитәкчелегендә алга китеш бар дип уйлыйм. Үзегез күреп торасыз, түбәтәй киеп мәчеткә барган кешегә милләтне үстерүдә өмет зур! Ул вакытта хәтта җитәкчеләрбез мәчеткә дә йөрми иде.

– Татар теленә игътибар ничегрәк?

– Татар теленә игътибар арта хәзер. Дәресләр керә. Мәчетләрдә менә хәзер җомга вәгазьләрен татарча укуны керттеләр. Болар барсы да бүтән халыклар да өйрәнсен дип татар телен үстерү өчен бит.

Җомга вәгазьләрен татарча итүне Миңнеханов теләге белән эшләнгән дип уйлыйсызмы?

– Мөфти үз генә хәл итеп кертә алмый бит инде. Алар киңәшләр, бергә очрашалар дигән кебек. Мин ул эчке якларын ук белмим, әмма барыбер бернәрсә дә үзеннән генә чыгып эшләнми. Болар дәүләт дәрәҗәсендә эшләнә торган эшләр.

– Соңгы вакытта күп кенә татар мәктәпләре ябыла, Бердәм дәүләт имтиханын урысча гына бирәсе булганга ата-аналар теләге дип бөтен фәннәрне урысча укыта башладылар. Әлегеләр татар теленең югалуына китермәсме? Ничек уйлыйсыз?

– Бу безнең элеккедән калган басынкылык, куркаклык дип әйтимме инде. Үзебез балаларның киләчәге турында уйлыйбыз, ә үзебезнең киләчәгебез үзебезнең кулыбызда бит. Татар теленә «кухня теле» дип кенә карау ярамый. Өйдә яхшы сөйләшеп үстерсәң, аннары татарча укый белмәс, татарча имтихан бирә алмас дип куркырга кирәкми. БДИны татарча бирү дәүләт дәрәҗәсендә күтәрелер дип уйлыйм. Үзебездән башлау кирәк.

– Татар мәктәпләренең барсында да төгәл фәннәр урысча, ә һуманиатр фәннәрне татарча укытуга ничек карыйсыз? Бу яхшырак булмасмы?

– Нишләп булмасын? Булыр! Элек укытканнар бит. Кайбер балалар чит булган урыс телендә аңлап та бетерә алмый. Авыр бирелә. Үзеңнең телең ачылган ана телендә уку күбрәк аңлашылачак. Күп балалар бер җөмләне аңламый кала. Берсен аңламаса икенчесе шуңа ялганып китә. Киләчәктә үз ана телеңдә белем бирүне мин дөрес булачак дип уйлыйм.

Бәйле