Архивы тоткын - Tatar Today - татар яңалыклары.

Казан колониясендә кыйналган тоткын протест йөзеннән авызын тегеп куя
Казанның икенче тикшерү колониясендә кыйналган тоткыннарның берсе протест йөзеннән үзенең авызын җеп белән тегеп куйган. Татарстан җәмәгать күзәтү комиссиясе прокуратурадан җавап көтә.//Азатлык радиосы//

Татарстан иҗтимагый күзәтү комиссиясенә Казанның икенче колониясе хезмәткәрләре тарафыннан тоткыннарга карата физик көч куллану турындагы беренче мәгълүмат июль азагында килеп ирешкән. Комиссия вәкиле Альберт Зарипов Азатлыкка әйтүенчә, аларга бу хакта хөкем ителгәннәрнең туганнары әйткән. Барлыгы биш кешедән мөрәҗәгать булган.

“Без тикшерү белән бардык һәм кыйналулар турындагы барлык мәгълүмат та расланды. Хезмәткәрләрдән аңлатмалар алырга теләдек, әмма барып чыкмады”, ди ул.

Колониядән соң комиссия вәкилләре Татарстан прокуратурасына мөрәҗәгать иткән.

“Бер ун көннән соң микән безгә шул ук колониядә тагын тоткыннарны кыйнау турында мөрәҗәгать килде. Тоткыннарның берсе хәтта бу хәлне туктату өчен үзенең кан тамырын кискән, аннан соң аны ишетмәүләренә протест йөзеннән авызын җеп белән теккән. Медицина хезмәткәрләре җепне алганнан соң, шул теккән урында эзләр калган иде.

Хәзер прокуратура тикшерүен көтәбез. Алар бер ай дигәндә безгә җавап бирергә тиеш”, диде Зарипов.

Ул кыйналган тоткыннарның исемнәрен әйтүдән баш тартты. Туганнары моңа риза түгеллеген әйтте.

Аның сүзләренчә, комиссия вәкилләрен колониягә беренче тапкыр каршылыксыз кертсәләр, икенче тапкыр ишек төбендә 40 минутлап көтеп торырга туры килгән. Өстәмә тикшерүләр үткәрергә тырышканнар.

“Нәтиҗәдә барыбер эчкә үтә алдык. Без килгәндә инде анда прокуратура вәкиле безнең шикаять нигезендә эшли иде. Тоткыннарны кыйнау нәтиҗәсендә күгәргән урыннар, кан оешулар турында медицина белешмәлекләре бирелгән иде”, ди Зарипов.

Ул әлеге колониядә килеп туган хәлне бу төзекләндерү оешмасының идарәсе алмашуыннан булырга мөмкин дип саный. Билгеле булганча, күптән түгел әлеге колониядә коррупция нигезендә тикшерү эше башланды һәм аның җитәкчесе үз эш урынында асылынган килеш табылды. Аның урынбасары сак астында кала.

“Мөгаен хәзер яңа идарә үзгәрү белән шундый хәл килеп тугандыр. Икенче колониядә кыйнаулар турында инде күптән ишетелгәне юк иде”, ди Зарипов.

9 июньдә интернетта Казанның 19нчы колониясе тоткыны Дмитрий Чурихинның видеомөрәҗәгате чыкты. Чурихин төрмәдә аңа карата җәберләүләр, канун бозулар, шикаятьләрен кабул итмәү турында сөйли.

Запись Казан колониясендә кыйналган тоткын протест йөзеннән авызын тегеп куя впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Гадәттән тыш хәл! Колониядән ике тоткын качкан
19 июнь көнне иртәнге сәгать 9да  Түбән Камада 1 нче номерлы дәвалау-төзәтү оешмасыннан ике тоткын качкан.

Ильмир Закиров 3 ел 10 айга караклык өчен хөкем ителгән. Шуны да әйтергә кирәк, бу аның инде унынчы тапкыр хөкем ителүе. Аның белән бергә корал саклаган өчен 2,6 елга ирегеннән мәхрүм ителгән Владимир Ведерников та качкан.

Аларны колониядән берничә чакрым читтә, азык-төлек кибете янында тотканнар.

Интертат

Запись Гадәттән тыш хәл! Колониядән ике тоткын качкан впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..