Архивы Туган тел - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Тораташ кебек басып янды” – күрше төбәктә фаҗига, танылган кеше үз-үзен яндыра
Бүген, 10 сентябрь, Ижауда Удмуртия парламенты каршында галим, удмурт теле өчен көрәшүче активист Альберт Разин үз-үзенә ут төртте. Ул хастаханәгә китерелгән, тәне 90 процентка янган. Соңрак алган җәрәхәтләрдән вафат булды. Азатлык бу фаҗиганең нечкәлекләрен белеште.

Альберт Разин 1940 елда туган. Удмуртиянең атказанган фән эшлеклесе, философия фәннәре кандидаты, социолог, доцент. Удмурт хәрәкәте активисты, балалар удмурт телен өйрәнсен һәм аны онытмасыннар өчен көрәшә.

Альберт Разин иртә белән Удмуртия Дәүләт шурасы янына шигарләр язылган плакат алып килгән. Анда шагыйрь Рәсүл Гамзатовның “Иртәгә минем телемне онытсалар, мин бүген үләргә әзер” дигән сүзләре язылган.

Разин белән бергә пикетка тагын ике кеше чыккан. Алары шигарләр тотмаган, теләктәшлек белдергән. Шуларның берсе – удмурт милли хәрәкәте активисты Петр Тимошкин. Разин аның күз алдында янган. Азатлык шалтыратканда Тимошкин тикшерү комитетында сорау алуны көтә иде. Азатлыкка ул бу коточкыч хәл турында җентекләбрәк сөйләде.

“Альберт Разин миңа ике көн элек шалтыратты, пикетны фотога төшерергә иде, матбугатта, социаль челтәрләрдә таратырбыз диде. Мин авылда идем, вәгъдә бирмәдем. Ул минем дәшмәүнең тырышырмын дигәнне аңлатканын белә иде. Мин чыннан да килдем. Ул башта иртәрәк килегез диде. Иртәнге 8 тулганчы инде килеп җиттек, ул телефоннан соңга калам дип кисәтте. Ул килгәндә без инде урында идек. Минем белән тагын ике активист бар иде. Иртәнге тугызынчы киткәндер, ул машинасын куеп безнең якка килде, кулында плакатлар иде. Сәламләштек, кәефе гадәттәгечә. Артык берни сөйләшмәдек. Анысы-монысы сизелмәде. Ул плакатын тотып парламент каршына чыгып басты, без читкәрәк бастык.

Парламентка халык эшкә сәгать 9га килә, бүген депутатларның утырышы бит. Разинны күбесе белә иде, туктап сәлам бирүчеләр бар иде. Полиция кешеләре килмәде. Ул дүшәмбе электрон почта аша пикетка чыгам дип алдан хәбәр иткән булган.

Сәгать тугыз тулганда Разин арыдым диде, без урындык бирербез дигәндә таныш булмаган егет Разин янына килде. Алар нидер сөйләште. Аннары Разин машинасы янына китте. Бу егет Разин урынында калды, аннары бераздан тагын бер кеше килде. Мин анысын да танымадым. Без читтәрәк тордык бит. Алар Разинның плакатларын тотып торды. Аннары алар арасында әллә бәхәс, әллә нәрсә булды… Мин Разинга шалтыраттым, монда әллә нинди кешеләр, кил әле, дидем. Ул кире килде, кешеләр юкка чыкты. Разин пикетын дәвам итте. Бераздан ул тагын ял итәргә китте. Бездән 10га кадәр торырга үтенде, мөрәҗәгатьләрне таратырга кирәк булачак диде, депутларга кертергә кирәк булыр дип аңладым. Ул тагын машинасы янына киттте. Урынын алмаштырдым диде.

Берни сизмәдек. Без сөйләшеп тордык, ул кире килде, без үзара сөйләшеп торганда бермәл борылып карасам, Разин яна! Йөгереп килдек, янына килерлек түгел, ул дөрләп яна иде. Разин тораташ кебек басып торды һәм дәшми иде. Коточкыч хәл… Куркыныч. Берсе дә сүндерергә ашыкмады, фотога төшерделәр, без тегәләй дә болай да сүндереп карадык, мөмкин түгел иде, ярый бер хатын ашыгыч ярдәмгә шалтыратырга башы эшләде. Янгын сүндерүчеләр, ашыгыч ярдәм 15 минуттан килеп җитте. Разинның хәле бик авыр. Белмим, ник болай килеп чыкты…”, дип сөйләде Тимошкин.

Удмурт милли хәрәкәте кешеләре Альберт Разин бу гамәле телне яклап башкарган дип фаразлый.

“Удмурт киңәш” активисты Илья Викторов күз яшьләрен тыя алмыйча, бу хәлләр булырга тиеш түгел иде дип сөйләде. Разин соңгы елларда удмурт телен яклау өчен көрәште, әмма республика башлыгы, депутатларга язган мөрәҗәгатьләргә “отписка” ала иде.

“Дүрт көн элек без аның белән шалтыратыштык. Пикетка чыгам диде, депуталарга мөрәҗәгатьләр таратам диде. Текстта ни язылганын белмим, удмурт телен саклау, факультативка калдырылган тел өчен җан әрнүе, депутатларны гамәл күрсәтүгә чакыру турында булгандыр. Соңгы елларда ул андый хатлар, мөрәҗәгатьләрне йөзләрчә язды, уңай җавап кына алмады. Удмуртия башлыгына да, парламент депутатларына да, мәгариф министрлыгына да язды. Барысы да юкка. Берсе дә игътибарга алмады, аның өендә ул кәгазьләр күп җыелды.

Үз-үзен яндыру турында бер сүз дә әйтмәде, кичә миңа тагын шалтыратты, пикетка чыгам диде, әйдә минем белән диде. Әмма мин килә алмыйм, һава торышы яхшы, бакчада эшләрне тәмамларга кирәк дидем. Хәзер ник бармадым дип үкенәм. Аңа бит ярдәм дә итә алмаганнар, сүндерә алмаганнар, мин янында булсам, булышкан булыр идем кебек. Коточкыч үкенү.

Бензин, шырпы алган. Ул бит тәмәке дә тартмый иде, шырпыны юкка алмаган, әзерләнгән. Ә миңа берни әйтмәде…

Альберт тел өчен әрнеде, милли телләргә карата сәясәт белән килешмәде. Тел үлә бит дип өзгәләнә иде. Ижауга якын каенлык бар, ул –удмуртларның дога кылу урыны. Альберт удмуртларның мәҗүси динен тота иде, яратып, төгәллек белән тотты. Ул каенлык удмуртлар өчен изге урын санала. Шул урынны ял итү урыны итеп ясарга дигән карар чыкты, Альберт Разин ул карарга да каршы чыкты. Кешене үтерделәр… Разинга 79 яшь иде, ул инде университетта эшләми иде. Аның яшь хатыны, 18 яшьлек кызы бар.

Ике-өч ай элек Татарстаннан Удмуртия парламентына юлланган хат Разинга килеп иреште. Анда татар, удмурт, чуаш, марилар телгә кагылышлы уртак фәнни конференция уздыру турында язылган. Аны миңа Разин телефоннан гына әйтте, кем исеменнән хат – белмим”, дип сөйләде Викторов.

2017 елда Удмуртиянең Аксакалллар шурасы, анда Альберт Разин да керә, Удмуртия башлыгы Александр Бречаловка хат язган. Алар

арихитектурада удмурт милли бизәкләрне кулланырга; Ижауның үзәк мәйданында удмурт телендә шигарләр эләргә; шәһәргә керү урыннарын башка милли республикаларда кебек бизәргә; җәмәгать транспортында, вокзалларда белдерүләрне ике телдә игълан итәргә таләп итә.

Русиядә милли телләрне мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе 2017 елның җәендә Владимир Путинның “ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл” дигән сүзләреннән соң кискенләште. Аңарчы күп кенә милли республикада дәүләт телләре мәктәптә мәҗбүри укытылып килгән. Мәҗбүри дәресләргә каршы чыгучылар балалары урыс телен тиешле күләмдә өйрәнми дип зарланды.

2017 елның көзендә Русия прокуратурасы милли республикаларда мәктәпләрне тикшерә башлады, мәктәп мөдирләре белән аерым сөйләшүләр үткәрде. Шуннан соң милли телләр ихтыяри, бары тик “туган тел” дәресе кысаларында гына укытыла башлый. 2017 елның 29 ноябрендә Татарстан Дәүләт шурасы да татар теле дәресләрен мәҗбүри укытудан туктата.

Милли республикалар, зыялылар әлеге хәлләрне борчылып кабул итте. Иҗтимагый оешмалар милли телләрне укыту програмының мәҗбүри өлешендә калдыруны сорап мөрәҗәгатьләр юллады. Протестка татар җырчылары да флешмоб рәвешендә кушылды. Татар яшьләре Татарстан Дәүләт шурасы утырышы алдыннан депутатларга “Әлифба” китабын таратты һәм “Туган тел” җырын җырлады.​ Милли телләрне ихтыяри укытуга каршы күпсанлы урам җыеннары узды, алар күбесенчә ялгыз пикетлар рәвешендә булды.​ Милли телләрне ихтыяри итүгә каршы Русия халыкларының демократик конгрессы оешты.

2018 елда Русия думасына милли телләрне ихтыри укыту турында канун өлгесе тәкъдим ителде. Милли җәмәгатьчелек канунга дөррәү каршы чыкты, Думага ата-аналардан протест хатлары язылды, Татарстан депутатлары да каршы чыкты. Нәтиҗәдә, канун өлгесе йомшартылды, ләкин туган телләрне ихтыяри укыту калды, республикаларның милли телләрен укыту мәсьәләсе ачыкланмыйча калды.​

Кырымтатарларның үз-үзләренә ут төртү очраклары

1978 елда Акмәчет янындагы Биштирәк авылында Муса Мамут үз акчасына йорт сатып ала, ләкин аны кырымтатар булганы өчен бу йортта теркәлергә рөхсәт итмичә төрмәгә утырталар. Балаларын мәктәпкә, үзен эшкә алмаулары, Кырымнан куганнары өчен Муса үзенә һәм гаиләсенә җирле хакимиятләрнең еллар буе оештырган золымнарына каршылык йөзеннән, 23 июньдә милиция хезмәткәре аның өенә килгәч үз өстенә бензин түгеп үзен яндыра.

1989 елдың 24 октябрендә Кырымның Сак районы Наташино авылында хатыны кырымтатар үзе казан татары булган Шәүкәт Яруллин хакимиятләрнең Кырымга кайтучыларны пропискага кертмәүләренә протест белдереп үзен яндыра.

2018 елның 3 августында кырымтатар активисты Ватан Карабаш Акмәчетнең Стрелковая бистәсендәге төзелешкә протест йөзеннән үзенә ут төртә. Тирә-яктагы кешеләр янгынны тиз арада сүндереп аны коткара.

Мәгълүмат чит ил агентлыгыннан

Запись “Тораташ кебек басып янды” – күрше төбәктә фаҗига, танылган кеше үз-үзен яндыра впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Элвин Грей меңләгән халык алдында чит ил егетен нишләтә? [видео]
//Tatar today//

21 май кичендә Казанда популяр җырчы Элвин Грей индонезия егете, татарча да, русча да белмәүче иҗатташ дусты белән мәшһүр шагыйребез Габдулла Тукайның “Туган тел” җырын бергә җырлады. Аларга меңләгән яшьләр дә кушылды.

Интернетта бу видео зур кызыксыну уятты.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

21 май кичендә Казанда популяр җырчы Элвин Грей @elvin_grey_music #индонезия егете, татарча да, русча да белмәүче иҗатташ дусты белән мәшһүр шагыйребез Габдулла Тукаебызның “Туган тел” җырын бергә җырлыйлар. Аларга меңләгән яшьләр дә кушыла, татарларның гимнын җырлавың өчен афәрин Элвин! Тatar Today’да 23 майда артистның 30 яшьлек тамашасына кертелсә бик рәхмәтле булыр идек Радик әфәнде! @elvin_grey_music

Публикация от  Tatar today порталы (@tatar_today) <time style="font-family: Arial,sans-serif; font-size: 14px; line-height: 17px;" datetime="2019-05-22T08:10:35+00:00">22 Май 2019 в 1:10 PDT</time>

Исегезгә төшерәбез, 30 яшен билгеләп үтүче Элвин Грей юбилеен Уфа һәм Казанда концертлар сериясе белән бәйрәм итә.

Дүрт көн дәамында “Уфа утлары”ндагы дүрт сәгатьлек тамашаны карарга көн саен ике меңгә якын кеше җыелды. Артистны юбилее белән котларга республика башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров та килгән иде.

20, һәм 1 май юбилей концерты Казан “Пирамида”сында үтте. Чираттагы шоу-тамаша 23 майга тәгаенләнгән.

Запись Элвин Грей меңләгән халык алдында чит ил егетен нишләтә? [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Илназ Гарипов: “Туган тел көнендә уңайсыз хәлгә калдык. Иң күңелсезе шул”
26 апрель Бауман урамында узган, Бөтендөнья татар яшьләре форумы уздыра торган “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә җырчы Илназ Гариповны катнаштырмаганнар. Бу хакта җырчы үзе “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

Илназ форумга тәкъдимен атна ярым алдан ук җиткерүен әйтте. “Мине Рәдиф Кашапов исемле егеткә (форум рәисе урынбасары – ТИ) тәкъдим иттеләр. Ул безгә исемлек күрсәтте дә, “Исемлектән берәрсе төшеп калса, син чыгыш ясыйсың”, диде. Берәү дә төшеп калмады ахыры һәм безне шулай кире кактылар. “Алданрак әйткән булсаң, бәлки әле тыгып та булыр иде”, дип әйттеләр”, – ди Илназ.

Җырчы мондый җавапны үзен катнаштырмас өчен сылтау табу дип кабул иткән. “Нормаль җавап “Әйе” һәм “Юк” була. Алар шулай дигәч, мин, димәк, юктыр инде, булмаячак, дип уйладым. “Ярар” дигән җавап булмаса, юк була инде ул. Алар шулай дигәннән соң да, әле без хәлне сорашып тордык. “Юк, барысы да план буенча. Берничек тә булмый”, диделәр”, – ди Илназ Гарипов.

Илназ Гариповны дусты, “Мин татарча сөйләшәм”леләр белән бер төркемдә эшләүче егет тәкъдим иткән булган. Дус егетен уңайсыз хәлгә куярга теләмәгәнлектән, Илназ аның исемен атамады. “Дус егет миңа “Карарны Рәдиф кабул итә”, диде. Мин исә аңа “Кем ул Рәдиф?” дидем, чөнки мин Рәдифне белмим дә”, – диде Илназ Гарипов.

“Мин бит үзем дә Арча ягыннан. Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятен бетергән егет. Бу гаепләү дә түгел, бу шундый бер абсурд нәрсә булды инде. Без бит аларга ярдәм итәргә теләдек. Без анда ике җыр белән чыккан булсак, нәрсәдер бик үзгәрер иде инде. Бер җырның вакыты 3 минут ярым инде. Музыкантлар, шоу-студия белән бергә килеп, бушка җырламакчы идек”, – диде җырчы.

Илназ Гарипов үзен генә түгел, инде ничәнче ел башка җырчыларны да шулай ук кертмәгәннәрен искә төшерде. “Миңа калса, бу оештыручылар тарафыннан җитешсезлек. Шундый традицион зур чараларны шундый оештыручылар әзерли дип белми идем әле. Без, татарлар, туган тел көнендә бер-беребез белән уңайсыз хәлгә калдык. Иң күңелсезе шул”, – диде ул.

Фото: соцсети

Запись Илназ Гарипов: “Туган тел көнендә уңайсыз хәлгә калдык. Иң күңелсезе шул” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Миннән көләләр, мин гарьләнә идем” – Фәрит Мөхәммәтшин 45 яшенә кадәр бер татар сүзе белми
Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 45 яшькә кадәр бер татар сүз белмәгәне турында әйтте. Бу хакта ул татар теленнән халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында сөйләде, дип яза Татар-Информ.

“Мин Советлар Союзында яши башлаган балалар рәтенә керәм. Ләкин коллегаларым белә: 45 яшькә кадәр мин ләммим татарча сүз белми идем. Иң күп дигәне, “Исәнмесез” дип җавап бирә идем. Ләкин аңга килде, җаваплылык туды: туктале, мин нишләп башкалардан ким икән дидем һәм татар телен өйрәнергә тотындым”, – диде парламент рәисе.

Ул татар телен Туфан Миңнуллин, Роберт Миңнуллин, Разил Вәлиев ярдәме белән өйрәнгәнен билгеләп узды.

“Миннән көләләр иде, мин гарьләнә идем. Туктале, мин татар булып саналам, әти-әнием татар, рус авылында үстек. Заманында Татарстанда 1958 елга кадәр Акташ районы бар иде, без бердәнбер гаилә. Мине “татарин” дип үртәп йөртәләр, кыерсыталар иде. Шуларны уйлап, 2-3 ел үз өстемдә эшләргә туры килде. Аңлыйммы, аңламыйммы, эштән кайткач, көзге каршына басып татарча газеталар укыдым, аңламаган сүзләрне иптәшләремнән сораша идем.

“Стена” дигән сүзнең татарчасы ничек икән дип уйлый идем, “запас” дигән сүзнең татарчасын белми идем. “Теләсәң, күңел, җан тартса, ә ул тарта икән, ничә яшьтә булсаң да, туган телеңне өйрәнеп, әти-әни, әби-бабайлар телендә сөйләшсәң, үзеңне икенче итеп хис итәсең икән. Мин шундыйлардан”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Запись “Миннән көләләр, мин гарьләнә идем” – Фәрит Мөхәммәтшин 45 яшенә кадәр бер татар сүзе белми впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Җирне кочаклап үкереп елады” – Тукай үлеме турында кеше белмәгән 7 факт
1913 елның 15 апрелендә (иске стиль белән 2 апрель) татар шагыйре Габдулла Тукай вафат була. Данлыклы әдипнең үлеменә бәйле аз кеше белгән, мөһим 7 фактны барладык, дип яза Идел.

1. Тукай сәламәтлеген нәрсә какшаткан?

Тукай Казанга килүгә үк язган беренче хатларында Казандагы һава торышына һәм бүлмәсенә зарлана. Ул яшәгән салкын бүлмә һәм башка шартлар аның сәламәтлегенә агу була. Инде бу вакытта аның йөткерүе аның чир эләктерүен аңлата, ләкин диагноз бары тик 1912 елда Петербурда куела. Табиблар чирнең Тукайга ныклап ябышканын аңлый, дәвалану, савыгуга өмет калмаган.

Тукайның соңгы көннәре бик авыр уза. «Вакыт» газеты язганча, соңгы көннәрендә ул көчкә генә сөйләшә, аның янында тәүлек буе дуслары кизү тора. 1913 елның 2 апрелендә кичке сигез тулгач шагыйрь бакыйлыкка күчә.

2. Шагыйрь үлеме хәбәре тиз тарала

Тукай кичке сигездә вафат булса, инде 9-10да бу хәбәр бөтен шәһәр буйлап тарала. Шул ук төндә бу кайгылы хәбәр телеграф баганалары ярдәмендә төрле шәһәрләргә һәм Русиянең төрле төбәкләренә җиткерелә.

Хәсән Туфан үз хатирәләрендә Сабантуйга әзерләнә торган авылында гармуннарның һәм җырларның кинәт тынуын искә төшерә. Кечкенә егетләр дә, беренче язгы үләнгә ятып, җирне кочаклап үкереп елады, дип яза Хәсән Туфан.

3. Күпсанлы матәм чаралары

Казан, Кырым, Кавказ, Урта Азиядә татарларның иҗтимагый һәм мәдәни тормышы берничә көнгә туктый. Гәзит сәхифәләрендә күп кенә китап сатучылар, нәшриятлар, сәүдә йортлары 3 һәм 4 апрель көннәрендә ябык булачагын хәбәр итә. Татарлар яшәгән барлык урыннарда матәм чаралары уза. 3 апрель көнне исә күп кенә татар мәктәпләре гадәти дәресләрне үткәрүдән баш тарта, аның урынына Тукай шигырьләре укыла, аның рухына багышлап Коръән аятьләре яңгырый. Татар матбугатында хәтта ул көнне дәресләр үткәргән мәктәпләр тәнкыйтькә дучар була.

4. Соңгы юлга озатырга 5 меңнән артык кеше җыела

2 апрель кичендә үк Габдулла Тукайны соңгы юлга озату комитеты оеша. Җеназа уку, җирләү чарасы 4 апрельдә уза. Иртәнге 10да шагыйрь вафат булган Клячкин хастаханәсенә янына кешеләр җыела башлый Аннан озату йөреше зиратка кадәр сузыла. Теләүчеләр соңгы тапкыр шагыйрь йөзен күрә ала.

Күмү йөрешендә, төрле мәгълүматләргә караганда, 5-10 мең кеше катнаша. Хәтта 5-6 мең кеше катнашса да, бу татар шәхесен җирләүдә күрелмәгән хәл ди Михаэль Фридерих. Йөрештә Казанның барлык муллалары катнаша. Җеназаны Галимҗан Буради уздыра. Кабер өстендә доганы Фатих Әмирханның әтисе Зариф хәзрәт Әмирхан укый.

5. Төрле төбәкләрдән кайгы уртаклашу хатлары килә

Татар матбугаты төрле яклардан килгән кагыйнамәләр белән тула. Алар Русиянең төрле шәһәр-төбәкләреннән, төрки-мөселман илләреннән килә. Мәсәлән, «Кояш» газетында басылган соңгы кайгы уртаклашу хаты Кытай Төркестаныннан була, аны 23 кеше имзалаган. Шуннан соң газет мондый хатларны бүтән бастыра алмаячагын белдерергә мәҗбүр була. «Вакыт» газетында исә май башына кадәр махсус «Тукаев рухына» дигән рубрика дәвам итә.

6. Тукай үлемен сәүдәгәрләр уңышлы куллана

Тукайның үлеме «табышлы» булып чыга. Шагыйрьне җирләгән көндә чәчәкләр сатып алырга теләүчеләр чиратлары озын була. Инде 28 апрель көнне Тукай шигырьләрен граммофон тасмасына яздырып, аларны сата торган сәүдәгәрләр пәйда була.

1914 елда инде «Габдулла Тукай» исемле сабын сатыла башлый. Бер сабынны 10 тиеннән саталар. Татар нәширләре дә Тукай исеме белән шактый баей: күпсанлы китаплар, әсәрләр чыга башлый. Шулай ук Тукай фотопортретлары, тәбрикнамәләр чыга башлый. Хәтта «Тукай» кәнфитләрен җитештерүчеләр дә була. Шагыйрьнең җыр текстлары булмаса да, оста маркетологлар «Тукай җырлары» дигән тәлинкәләр сатып та акча казана.

7. Тукай исемендәге стипендия фонды оеша

Тукай әсәрләренең берсендә аның исеменнән стипендия оештыру васияте бар. Шул стипендия акчалары аның әсәрләрен сатудан килергә тиеш була. Сүз ул вакыттагы 500ләп сум турында бара. 1913 елның 7 апрелендә «Йолдыз» газетасында бу стипендия фондына акчаларны хәйрия буларак тотарга чакыру басыла. Һәм, чыннан да, күпмедер вакыт дәвамында аерым шәхесләр һәм оешмалар шагыйрь фондына акчалата сәдәка бирә.

Бу фонд акчалары белән махсус комиссия идарә итәргә тиеш була. Ләкин аны оештыру бәхәсләре озак бара, сузыла. Берничә ай узуга татар матбугатында моның турында искәртүләр юкка чыга. Соңрак «Кояш» газетында хәйрия ителгән акчаларның кая китүе турында һәм фонд нигә эшли башламады дигән сораулар белән мәкалә чыга, ләкин аннан соң матбугатта моның турында сүзләр күренми диярлек.

(Язма Михаэль Фридерихның «Габдулла Тукай как объект идеологической борьбы» китабы нигезендә әзерләнде)

Запись “Җирне кочаклап үкереп елады” – Тукай үлеме турында кеше белмәгән 7 факт впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Татарга и так сойдет… Кат-кат укысаң да аңламассың”
Балаларын урыс мәктәпләренә бирергә тырышучы татар ата-аналары арта бара. Мин урыс телен белмичә интектем, балаларым да интекмәсен, кеше булсын, дигән аклануны кемнең генә ишеткәне юк икән. Бүген урысча белми калу мөмкинме? Татарча укыганнан балам надан кала, дигән ахмак карашка нинди аңлатма бирергә була?!

Надан татарча укыса да, урысча сөйләшсә дә надан булып кала инде ул. Бүген авылларда да балалар урысча сөйләшә, моны ничек кабул итәргә соң?! Чөнки авыл мәктәпләре дә бүген урыс телле. Атнага 2–3 дәрес татар теле белән генә татар телле милләт вәкиле булып була микән?!

Ә туган телгә ихтирам кайчан башлана? Иң беренче чиратта телгә, татарча сөйләшүгә ихтыяҗ булганда. Ә бу стратегия белән ихтыяҗ тудырып буламы? Белмим, бик үк зур өметләр баглый алмыйм. Коры өндәүләр белән генә кешенең милли хисләрен уяту мөмкин микән?!

Аннан соң тирә-якка күз салыгыз, татар теленә хөрмәтне күрәсезме? Татарча язылган элмә такталар яныннан оялып, күзләремне аска төшереп үтеп китәм мин. Нинди генә хаталар юк. Рәсми эш кәгазьләре бөтенләй татар телендә алып барылмый диярлек, булганда да коточкыч хаталар… Һәм беркем җавап тотмый. Бу хаталарны төзәттерү өчен шактый ишекләрне шакырга туры киләчәк. Әнә шундый матавыклануыбыз турында без узган ел «Казанда фәрештәләр яңа район төзегән?!» («БГ» 3 октябрь 2018 № 40) мәкаләсен әзерләгән идек. Республика матди ярдәм үзәгенең Авиатөзелеш районы бүлегенең рәсми эш кәгазендә шайтан үзе аягын сындыра торган итеп татарча тәрҗемә бирелгән. Кат-кат укысаң да аңламассың. Һәр сүздә берничә хата, ә мәгънәсе җүләр… «Очып төзелеш районы Казан шәһәре республика матди ярдәм үзәгенең бүлеге» диелгән анда. Бу кәгазьдә минем ана телемә хөрмәтнең ниндилеге ярылып ята. Әгәр урыс телендәге рәсми эш кәгазендә шундый хата булса?! Хата җибәрүче җавапка тартылыр, эшсез калыр иде. Ә татарга и так сойдет…

Иң аянычы бу хатада гына түгел иде әле. Безгә аны төзәттерү өчен күп ишекләрне шакырга, күп сөйләшүләр алып барырга, аңлатырга, оршышырга туры килде.

Бөтендөнья татар конгрессының киңәшмәләр залында татар журналистлары белән очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Башкортстан һәм Чувашстан республикаларын үрнәк итеп телгә алган иде. Аларда хаталы элмә такталар юк. Моның сере гади: ут күршеләребездә, мәсәлән, Башкортстанда башкорт телендә язылган элмәтакталардагы хаталар өстендә эш дәүләт дәрәҗәсендә алып барыла икән. Уфа каласы хакимиятендә терминология комиссиясе оештырылган. Уфа шәһәренең тел сәясәте бүлеге баш белгече Рәсим Солтангәрәев «Безнең гәҗит»кә аңлатканча, комиссиягә төрле атаклы филологлар, тарихчылар, тел белгечләре кергән. Елга ике мәртәбә утырышлары үтә. Утырыш вакытында төрле тармактагы оешмаларның тел турындагы законнарны ничек тормышка ашыруы буенча башкарылган эше тыңланыла. Моннан тыш терминологик төркем атнасына ике тапкыр үзе утырыш үткәрә. Анда каланың дизайн үзәге, якын арада эленәчәк төрле элмәтакталарның фотоларын алып килә. Эскиз рәссам һәм тел белгечләре тарафыннан җентекләп карала. Тел белгечләре Башкортстан халыклары телләре законын тормышка ашыру, аның кануннары бозылмауны карый. Әгәр дә элмәтактадагы башкортча язуларда хаталар булса, алар шунда ук төзәттерелә. Оешма бары тик шушы расланган эскиз буенча гына язылган мәгълүмат элеп куя ала. Әгәр язуларда хаталар була яки тактада язылган мәгълүмат телләр буенча законга туры килми икән, җитәкчеләре белән элемтәгә чыгабыз, районнарга бу хакта кисәтү җибәрәбез. Төзәтмәгәннәре юк әле. Төзәтмәсәләр, штраф салына, диде ул.

Ә бездә? Гали, Вәлигә, Вәли эткә, эт беткә… Элмәтакталарын күршеләребездәгечә шушындый югарылыкта контрольгә алу мөмкинме? Мөмкин, моның өчен республика җитәкчелегенең нияте генә кирәк. Бу эш зур чыгымнар сорамый, ә менә телгә мөнәсәбәтне яхшырта ала.

Стратегия әнә шундый эшләрне оештыруны да күздә тотарга тиеш, дип уйлыйм мин.

Стратегиядә конкурент була алырлык профессиональ дәрәҗәдәге кино, мультфильм студияләре булдыруны да күздә тотылмый. Бар дөньяда күрә алырлык югары зәвыклы, профессиональ телевидение, балалар телеканаллары булдыруны да телгә алу юк. Моңа финанс чыгымнары кирәк. Ә бүген татар телле теле, кино студияләр үзешчәннәр дәрәҗәсендә генә эшлиләр.

Стратегиядә бурычлар куелырга, һәм алар өчен җаваплылар да тәгаенләнергә тиеш.

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Безнең гәҗит

Фото: соцсети

Запись “Татарга и так сойдет… Кат-кат укысаң да аңламассың” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Рөстәм Исхакый: “Рөстәм Миңнехановның татарча шигырь сөйләвен телим!”
Татар-тудей порталы баш мөхәррире Рөстәм Исхакый 21 февраль Халыкара туган тел көне уңаеннан үзенчәлекле видеомөрәҗәгать белән чыга. Әлеге постның үзенчәлеге: республика җитәкчеләрен, татар телебезне яшьләр арасында популярлаштыру максатыннан, масштаблы чара башлап җибәрүләренә өндәүдә.

“Теле барның – иле бар, ди халык. Мин журналист буларак Халыкара туган тел көнендә Татарстан республикасының төп лидеры Рөстәм Миңнехановның татарча флешмоб, шигырь сөйләп инстаграмга чыгаруын телим! Бу яшьләрдә татар телен популярлаштыруга бик зур адым булачак! Әнә бит күрше Башкортстан республикасы җитәкчесе Радий Хәбиров үз телендә флешмоб башлады, башкалар шул исәптән популяр җырчы Элвин Грей да башкорт телендә туган тел көне белән котлап, шигырь сөйләде! Ә татарлар кайда? Безнең дә бит бөек татар телебез бар!!!” ди Рөстәм Исхакый.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

#татартудей Теле барның – иле бар! -ди халык. Мин журналист буларак Халыкара туган тел көнендә Татарстан республикасының төп лидеры Рөстәм Миңнехановның @rusminnikhanov татарча флешмоб, шигырь сөйләп инстаграмга чыгаруын телим! Бу яшьләрдә татар телен популярлаштыруга бик зур адым булачак! Әнә бит күрше Башкортстан республикасы җитәкчесе Радий Хәбиров @khabirovradii үз телендә флешмоб башлады, башкалар шул исәптән популяр җырчы Элвин Грей @elvin_grey_music да башкорт телендә туган тел көне белән котлап, шигырь сөйләде! Ә татарлар кайда? Безнең дә бит бөек татар телебез бар!!! Пост авторы @rustem_iskhaki #тугантел #татартеле #татартеленсаклыйк

Публикация от  Tatar today порталы (@tatar_today) <time style="font-family: Arial,sans-serif; font-size: 14px; line-height: 17px;" datetime="2019-02-21T13:13:01+00:00">21 Фев 2019 в 5:13 PST</time>

Запись Рөстәм Исхакый: “Рөстәм Миңнехановның татарча шигырь сөйләвен телим!” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Үчтеки” берләшмәсе “Әлифба” исемле татарча смартфон чыгара. Аның кызыгы нидә?
19 февральдә “Теория” дизайн-студиясе һәм “Үчтеки” берләшмәсе балалар өчен “Әлифба” смартфон әсбабын чыгарды. Аны iOS һәм Android системнары белән эшләүче смартфон һәм планшетларга йөкләп була.

“Әлифба” әсбабы хәрефләрне һәм сүзләрне өйрәнергә ярдәм итә. Анда татарча төрле сүзләр тәкъдим ителә, балалар хәрефләрдән бу сүзләрне җыярга тиеш, һәр хәреф һәм сүзнең аудиосы да бар. Әсбаб 12 яшькә кадәр балалар өчен кызык була ала, дип хәбәр итә Азатлык.

“Теория” дизайн-студиясе җитәкчесе Илдар Әюпов Азатлыкка сөйләгәнчә, әсбабны әзерләү якынча өч ай вакыт алган. Бу эштә барлыгы алты кеше катнашкан, әсбабны студия үз хисабына ясаган.

“Безнең балалар моңарчы инглиз телендә шуңа охшаш әсбаб белән бик яратып уйнадылар. Әсбаб чыннан да нәтиҗәле, инглизчә сүзләрне, хәрефләрне өйрәнүдә чынлап та ярдәм иткәнен күрдек. Шуңа без ул әсбаб идеясен кулланып, аны татарча да ясауга керешкән идек”, дип сөйләде Әюпов.

Запись “Үчтеки” берләшмәсе “Әлифба” исемле татарча смартфон чыгара. Аның кызыгы нидә? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

80 яшьлек Мәдәрис ага Галимҗанов: «Үзем гаепле»
21 февраль – Халыкара туган тел көне. Шәхеснең үсешендә ана теленең әһәмияте, милләтне саклаудагы роле турында көн саен сөйләп торсаң да артык буласы түгел. 80 яшьлек Мәдәрис ага Галимҗановның да шуны искәртергә дип килүе иде. Әлеге датага әзерлек хәстәренә ул инде ай башыннан ук керешкән булып чыкты.

— Февраль башыннан бирле бары тик татарча гына сөйләшәм. Нибары бер тапкыр гына русчага күчәргә туры килде. Анысы да милләттәшемнең татарча юньләп белмәве аркасында булды», – ди ул.

Мәдәрис ага гомер буе Үзбәкстанда, Ташкентта яшәгән. Һөнәре буенча төзүче булган. 2002 елда гаиләсе белән Казанга күченеп кайтканнар.

— Биш балам бар. Балаларымда туган телгә хөрмәт, мәхәббәт тәрбияли алмавымда үзем гаепле. Гаиләдә рус телендә аралашмасалар, мәктәптә уку авыр булачак, дигән фикер белән килешкәнмен бит, юләр. Кеше сүзенә карыйсы булмаган икән шул. Үземнең хатамны соң аңладым. Ул вакытта балаларымның үз гаиләләре бар иде инде. Татарстанга күченеп кайткач, тел мәсьәләсендә әллә хәл үзгәрерме дип уйлаган идем – булмады,- ди ул көрсенеп. — 13 оныгым, 16 оныкчыгым бар бүгенге көндә. Нибары бер оныгым һәм аның ике кызы гына татарча белә…

Юкса Үзбәкстанда чагында да тел өйрәнүгә омтылыш булмый түгел — 2000 елларда Ташкентның дүрт мәктәбендә 2-3 ел дәвамында татар балаларына татар теле курслары оештырганнар. Мәдәрис ага үзе дә оештыручылар, иганәчеләр арасында булган. Әлеге курсларда укыткан Земфирә, Гүзәл, Дамира ханымнарны зур хөрмәт белән искә ала ул.

Гаиләдә авыз тутырып татарча сөйләшерлек балаларың булсын икән ул, ди кунагыбыз һәм моны бөтен кешегә дә ишеттерәсе килә аның. Телсез калуның фаҗига икәнен соңга калып аңламасыннар дип йөрүе Мәдәрис аганың.

Расиха ФАИЗОВА,

Чыганак ёщм фото: Мәгариф

Запись 80 яшьлек Мәдәрис ага Галимҗанов: «Үзем гаепле» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Сер итеп кенә” тапшыруы алып баручысы Роза Хәйруллина әни булган
//Татар тудей//

28 гыйнварда “Туган тел” телеканалы алып баручысы, күпләргә “Сер итеп кенә” тапшыруы аша таныш Роза Хәйруллина икенчегә әни булган. Бу яңалыгы белән Роза Хәйруллина вконтакте сайтандагы шәхси битендә уртаклашкан.

“Без тудык. Безнең футбол командасы тулылана”, дип язган ул. Роза һәм Дамир Хәйруллиннарның 7 яшьлек Арсен исемле олы уллары бар.

Яңа туган сабыйның авырлыгы 3100 килограмм, буе 50 сантиметр.

Запись “Сер итеп кенә” тапшыруы алып баручысы Роза Хәйруллина әни булган впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..