Архивы ябыгу - Tatar Today - татар яңалыклары.

Озак яшәр өчен нәрсә ашарга?
Яңа Зеландиянең Отаго университеты һәм Данди университеты (Шотландия) галимнәре клетчатка кеше гомерен озынайта дип саный. Бу хакта аларның Британиянең Lancet медицина журналы тарафыннан бастырылган тикшеренү нәтиҗәләре сөйли, дип яза “Известия”.

Йөрәк-кан тамырлары авыруларының, диабет һәм башка үлем куркынычы тудыра торган авыруларның үсешен булдырмау өчен көн саен 25-30 граммнан да ким булмаган азык җепселләре (пищевые волокна) кулланырга кирәк, дип яза “Татар-информ”.

Белгечләр исәпләп чыгарганча, хатын-кызлар тәүлегенә – 17 грамм, ә ирләр 21 граммга якын файдалы ризык ашый. Клетчатканың гади һәм аңлаешлы ризык булуына карамастан, рационда аның санын арттыру җиңел түгел.

Организмга тәүлегенә 25 граммнан да ким булмаган клетчатка керсен өчен ярты касә солы лачаулары (9 г), кара ипинең зур кисәген (2 г), пешкән ясмык (4 г), кабыгы белән ике алма (8 г), кабыклы бер бәрәңге (2 г) һәм бер уртача кишер (3 г) ашарга кирәк булачак.

Фото: pixabay.com

Запись Озак яшәр өчен нәрсә ашарга? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Искәндәр Шакиров 10 кило ташлаган. Тиз ябыгу серен ача
Күптән түгел яшь энергияле җырчы Искәндәр Шакиров «Сәхнә» журналы белән махсус интервьюсында үзенең бер ай эчендә ун килога ябыгуының серләре белән уртаклашты. Җырчы егеткә кыска вакыт эчендә кинәт ябыгуы аркасында барлык гардеробын да алыштырырга туры килгән икән.

Бер айга социаль челтәрләрдән югалып торып, Искәндәр рухи һәм физик яктан үзе өстендә шөгыльләнергә булган. «Югалуымның төп сәбәбе шунда: үз-үзем белән генә каласым һәм рухи яктан ял итәсем, үземне автор буларак үстерәсем килде. Мин эшсез ял итеп ятмадым, билгеле. Барлык вакытымны шигырьләр язуга һәм китаплар укуга багышладым», – ди ул.

Эх…Шигырь язып кына ябыгып булса икән ул! Шулай да Искәндәрнең ябыгуының төп сере нидә икән соң?

– Беренче курста укыганда кинәт кенә башыма сукты да, спорт белән шөгыльләнә башладым, тренировкаларны мунча һәм катгый диета белән тулыландырдым. Ул вакытта 35 килога ябыккан идем. Соңыннан иҗат белән актив шөгыльләнә башладым. Ә концерт-гастрольләр вакытында коры-сары ашау аркасында сәламәт яшәү рәвешен саклап булмый, кызганычка каршы. Шуннан артыгын ябыкмадым да, тазармадым да. Шул вакытта минем үз ябыгу ысулларым барлыкка килде һәм мин аларны хәзер дә актив кулланам.

Атна буена җитәрлек кызыл (баллы) борыч алып куям. Шуны вак итеп турап, өстенә бераз тоз сибеп, көне буе әз-әзләп капкалап йөрим. Мондый борычны мин үзем дә бик яратам, шулай ук ул ябыгырга да булыша. Көне буе шушы борычны ашап һәм лимонлы су эчеп торам, кичләрен йөгерәм һәм көн саен 60°С температуралы мунчага керәм. Нәтиҗәсе озак көттерми.

Мондый катгый диетадан курыкмыйсыңмы дигән сорауга Искәндәр болай дип җавап бирде: «Нәтиҗәсе тиз арада күренмәсә – минем кәефем төшә, шуңа күрә башкача мөмкин түгел».

Менә шулай, дуслар. Яңа елга матур булам дисәгез – тизрәк борыч алырга йөгерегез!

Автор: Алсу Габдуллина

Төп фото: коллаж Татар Тудей

Запись Искәндәр Шакиров 10 кило ташлаган. Тиз ябыгу серен ача впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Нәрсә ашап ябыгырга? [киңәш]
Соңгы вакытта киң таралган диеталарның берсе бу. Чөнки карабодай туклыклы, организмны чистарта, авырлыкны киметә, шикәр балансын җайлый. Дөрес, бу диетаны тоту бик үк җиңел түгел: шартларны төгәл үтәргә кирәк бит. Диета бер-ике атнага исәпләнгән.

1 нче вариант

Бары ботка гына ашыйсы. Моның өчен башта карабодай ярмасына кайнап кына чыккан суны агызып,

12 сәгать тотарга кирәк. Төнгә каршы эшләсәң, уңай булыр. Әнә шулай әзерләнгән ботканы атна буе ашыйсы.

Карабодай боткасын тозсыз, тәмләткечләрсез, әмма тамак туйганчы ашый аласыз. Теләгән кадәр су эчегез. Йокларга 4-5 сәгать кала ашауны туктатасы булыр. Әгәренки ашказаны ризык сорап тилмертә икән, йокларга ятарга ярты сәгать кала бер стакан майсыз кефир эчеп куегыз.

Кем дә кем килограммнарын тагын да күбрәк киметергә тели икән, боткасына җебетелгән күрәгә җимеше сала ала.

2 нче вариант

Карабодай белән кефир диетасы организмдагы микроэлементлар балансын җайга сала, стресстан коткара, йокысызлыктан, арыганнан – дәва. Ул шулай ук анемияне, тире авыруларын, буыннарны, бавырны, үт куыгын дәвалый.

Диета бернинди мәшәкатьсез генә 7-12 кг авырлыкны бер-ике атнада киметергә ярдәм итә.

Бу диета өчен карабодай боткасы менә болай әзерләнә: әчегән майлардан арындыру өчен ярманы кайнап чыккан гына су белән чайкатып алыгыз. Ярма җилләгәч, майсыз табада кыздырып алыгыз. Кыздырылган ярма тизрәк пешеп чыга. Аннары ярма өстенә кайнар су коеп, кәстрүлне төреп куегыз. Термоста да ярый. Карабодай боткасы бик тиз өлгерер. Ут өстендә пешерергә кирәкмәс. Югыйсә аның бик күп файдалы матдәләре югалыр.

Ботканы майсыз гына ашап, соңыннан кефир эчеп куегыз. Нәтиҗә әйбәтрәк булсын өчен кефирны йә ярты сәгать алдан,  йә ашаганнан соң ярты сәгать үткәч эчәргә кирәк. Бу вариантта да ашауны йокларга 4-6 сәгать кала туктатырга киңәш ителә.

3 нче вариант

Бу диета алдагы ике варианттагы кебек әзерләнгән боткага төрле өстәмәләр салуны күздә тота. Мәсәлән, сез иртән йөзем яки күрәгә салынган ботка ашыйсыз, төшке аш вакытында карабодайны ит яки балык, сөт яки гөмбә белән ашыйсыз. Кич белән ботканың үзен генә ашаганнан соң, кефир эчеп куясыз. Шул рәвешле ике атна дәвам итә. Бу очракта авырлык күп кимемәс, әмма сәламәтлек күпкә яхшырыр.

Сәламәт булыгыз

Запись Нәрсә ашап ябыгырга? [киңәш] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Ябыгу буенча диетолог киңәшләре
“Теләсә кайсы диета эшли һәм теләсә кайсы диета эшләми”, ди диетолог Элина Борханова. Ябыгу өчен ул каллорийларны санап торырга куша.

1. Диетологиянең нигезендә калорийларны киметү тора. Ябыгучы кеше ашаган кадәр каллорийларын чыгарырга тиеш. Күбрәк ашап, азрак хәрәкәтләнсәң, ризык май булып организмды җыелып бара. Әйтик, кешегә нормаль тән массасын саклап калу өчен якынча 1700 кило каллорий кирәк. Ябыгырга теләгән кеше каллорийлар күләмен 150-200гә киметергә тиеш. Каллорийларны санау өчен хәзер телефонда махсус кушымталар бар, алар күпме ашагыныңны санап бара.

2. Аксым, май һәм углеводлар баллансы да булырга тиеш. Моның өчен “тәлинкә методын” куллансаң яхшы. Тәлинкәнең бер өлешендә аксым булырга тиеш (ит, күкәй, сөт ризыклары), бер өлеше углеводлар (ярмалар, макарон, бәрәңге) һәм клетчатка – яшелчәләр булуы шарт. Баллансны саклап калу өчен 30 грамм (1 чәй кашыгы) файдалы майлар (сыр, зәйтүн мае, авокадо) кулланырга кирәк.

3. Мин ябыга торган кешеләргә беркайчан да ипине тыймыйм. 20 грамм ипидән авырлык артмый. Ипи белән чагыштырганда 10 грамм конфетның зыяны күбрәк. Конфет кешегә зыяннан кала бернәрсә дә бирми, ипидә әле B витамины бар. Ләкин чама хисе булырга тиеш инде.

ФМД дигән диета бар. Ул вакытта без бер ай нормаль тукланабыз да, аннан соң бер атна ризык күләмен ике тапкыр киметәбез. Бу көннәрдә хайван аксымнарын кулланмыйча гына, яшелчәләргә өстенлек бирергә кирәк. Бу үзенчә ач тору эффектын бирә. Кеше шулай ябыга. Аннан кабат нормаль туклануга күчәсең.

Сәламәт булыгыз

Запись Ябыгу буенча диетолог киңәшләре впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Артык килограммнардан ничек котылырга? [киңәш]
Билгеле бер ризык белән озак вакыт тукланып, артык авырлыктан җиңел генә котылырга мөмкин кебек. Әмма озак вакыт бары бертөрле ризык белән туклану зыянлы, шуңа да табиблар ябыгуның башка төрен – бер ризык ашауга корылган җиңелчә туклану көннәре ясауны тәкъдим итә.

Алма

Көнгә 1-2 кг алма ашарга рөхсәт ителә. Кайбер белгечләр шулай 6 көн тукланырга киңәш итә: 1нче һәм 6нчы көндә – 1әр кг, 2нче һәм 5нче көндә – 1,5әр, 3нче һәм 4нче көндә 2шәр кг алма ашарга. Алманы шул килеш тә, уып та, пешереп тә ашарга була. Моннан тыш, яшел чәй эчәргә һәм көнгә 3-5 телем арыш ипие ашарга рөхсәт ителә. Әлеге махсус туклану нәтиҗәсендә 5-6 кг га ябыгырга мөмкин.

Кимчелеге. Алмалар ул – углеводлар. Аксым җитешмәү бүлеп чыгару бизләре һәм гасаб эшчәнлегендә тайпылышлар барлыкка килүгә китерә. Хатын-кыз озак вакыт шулай тукланган очракта, аның күрем әйләнеше бозыла.

Дөге

Дөге ашаганда, ашказаны сыекчасы кирәгеннән артык бүленми, анда тоз юк диярлек һәм ул тәннән калдыкларны чыгарырга ярдәм итә. Дөге белән махсус тукланганда, 1 стакан дөге пешерергә һәм аны көн дәвамында аз-азлап ашарга кирәк. Дөге артыннан алма суы эчәргә киңәш ителә. 2-3 алма ашап куярга да ярый. Шулай 3 көн тукланырга кирәк, әмма ул айга бер тапкырдан ешрак булырга тиеш түгел. Махсус туклануның җиңелчә төрендә, дөгене яшелчә, җиләк-җимеш, майсыз ит яисә балык (көнгә 200 г нан артык түгел) белән ашарга рөхсәт ителә. Баллы булмаган җиләк-җимеш сулары, шикәрсез чәй һәм газсыз шифалы су эчәргә ярый. Мондый туклану 10 көнгә сузыла ала.

Кимчелеге. Дөгене күп ашау үтнең куеруына китерергә һәм нәтиҗәдә үт куыгында ташлар барлыкка килүгә сәбәп булырга мөмкин.

Карабодай

Карабодайны теләгән кадәр ашарга була (тозсыз килеш һәм тәмләткечләр салмыйча). Ул тәнне чистарта һәм гемоглобин дәрәҗәсен арттыра. Ярмага кайнаган су салып, төнгелеккә төнәтергә калдырыгыз (пешерергә кирәкми). Карабодайга 1 процент майлылыктагы кәрчемә (тәүлегенә 1 л дан артык түгел) һәм баллы булмаган җиләк-җимеш салырга була. Йокларга ятарга 5 сәгать кала – берни дә ашамаска, бик нык ашыйсы килгән очракта, йокларга ятарга 1 сәгать калгач, яртылаш су кушылган 1 стакан кәрчемә (әче катык) эчеп куярга була. 7 көн шулай тукланганда, 7 кг га ябыгырга мөмкин.

Кимчелеге. Атна дәвамында карабодай белән генә туклану, теләсә нинди башка махсус тукланудагы кебек, тәнне башка мөһим матдәләр керүдән мәхрүм итә.

Солы

Солы ашказаны тышчасын каплап ала, шуңа да аның нигезендә махсус туклану ябыгырга гына түгел, ә ашказаны-эчәкләргә бәйле төрле авырулардан дәваланырга да ярдәм итә. Солыны тозсыз, шикәрсез суда пешерергә, тәмләткечләр салмаска кирәк һәм аны теләгән кадәр ашарга була. Бер атна эчендә 3-5 кг га ябыгырсыз.

Кимчелеге. Атна дәвамында солы гына ашап тору җиңел түгел. Шуңа да солы белән генә туклану бер атнадан озаккарак сузылмаска һәм ярты елга бер тапкырдан ешрак булмаска тиеш.

Кәрчемә

Кәрчемә яхшы үзләштерелә һәм анда күп кенә файдалы матдәләр дә бар. 1-1,5 л майсыз, шикәрсез кәрчемәне бүлеп, көнгә 5-6 тапкыр эчәргә. Шул 1-1,5 л эчемлеккә 1 кг га кадәр җиләк-җимеш һәм яшелчәләр өстәргә була.

Кимчелеге. Шулай кабат бары бер айдан, иң яхшысы 1,5-2 айдан гына тукланырга кирәк. Кәрчемәдә углеводлар юк, ә алар булмау эчәкләрнең дулкынсыман кыскаруында тайпылышлар барлыкка килүгә китерә.

Якты юл

Запись Артык килограммнардан ничек котылырга? [киңәш] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Ябыгырга теләүчеләрнең 5 төп хатасы
Күп кенә хатын-кызлар инде хәзер үк Яңа елны ничек каршы алачагы турында уйлана башлый. Еш кына артык килограммнарның тышкы кыяфәтен дә, кәефен дә бозуларын сизәләр. Дүшәмбедән диетага утырырга карар кылучылар, иртән уянуга вәгъдәләрен оныта. Кыздырылган бәрәңге ашамыйча һәм суыткыч янында әрле-бирле йөрмичә генә ничек дөрес итеп ябыгырга соң?

Беренче хата – 18 сәгатьтән соң ашамау. Әгәр сез үзегезне кичке ашаудан чиклисез икән, организмыгыз тагын бер стресс кичерәчәк, ди белгечләр. Кичке аш һәм иртәнге чәй арасындагы вакыт аралыгы 12 сәгатьтән артмаска тиеш, югыйсә ашказанының стеналары бүлеп чыгаручы грелин гормоны туендыруны контрольдә тоту системасын бозачак.

Икенче хата – үзебезгә үзебез тыелган продуктлар исемлеге уйлап чыгару. Теләсә кайсы тыю кире нәтиҗә тудыра, эчке конфликт барлыкка килә. Үзегез өчен рационыгызда өстенлек бирергә тиешле продуктларны сайлагыз. Ә менә фастфуд, алкоголь эчемлекләре кебек тискәре продуктлардан, дөрестән дә, тулысынча тыелырга кирәк.

Өченче хата – углевод һәм майлардан баш тарту. Углеводларның гади  һәм катлаулылары була. Катлаулы углеводларга өстенлек бирегез һәм гади генә (шикәр, ак оннан ясалган әйберләрне, кондитер эшләнмәләрен) төшереп калдырыгыз. Майларга килгәндә… Алар да күп төрле була. Әйтик, балык, чикләвек, зәйтүн мае һәм төрле орлыклардан ясалган файдалы майлардан баш тартмау хәерлерәк.

Дүртенче хата – йокы режимын сакламау. Йоклаган вакытта безнең организмда актив рәвештә яңадан торгызу һәм энергетик процесслар башлана. Сез кимендә 6 сәгать йокларга тиеш.

Бишенче хата – тиз вакыт эчендә зур масса авырлыгын киметергә карар кылу. Еш кына артык авырлык гипертония белән үрелеп бара, ә бу очракта интенсив рәвештә ябыгу, авырлыкны киметү сәламәтлек өчен куркыныч. Бу очракта физик йөкләнешне әкренләп арттырырга кирәк. Физик активлыкны бернинди препарат белән дә алыштырмагыз, авырлыкны киметү өчен, барыннан да элек, үзегезнең туклану режимын үзгәртергә кирәк.

Татар тудей порталы

Фото: https://pixabay.com

Запись Ябыгырга теләүчеләрнең 5 төп хатасы впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Җәй җитте, ничек ябыгырга?
Артык авырлыктан котылырга теләүчеләргә киңәш бирү­челәр күп бүген. Кемдер ябыгыр өчен ашамаска кушып, махсус диета тәкъдим итә. Спорт залына чакыручылар да бар. Әмма ябыгыр өчен болар гына аз. Гәүдәне яхшы кыяфәттә тоту өчен, теләк­тән бигрәк ихтыяр көче кирәк.

Өч айда – 30 килограмм

Белгечләр, артык авырлыктан котылу күп кенә чирдән коткара, дип белдерә. Дөрес туклану буенча белгеч Кәүсәрия Вәлиәхмәтова (рә­семдә) әйтүенчә, артык авырлыгы булганнарга даими ярдәм кирәк. Кәүсәрия үзе дә моннан берничә ел элек 80 килограммнан арткан ха­тын-кыз булган. Бала тапканнан соң биг­рәк тә юанаеп китә ул. Дөрес туклану программасы буенча өч ай эчендә 30 килограмм авырлыктан котылып, җыйнак кына гәүдәле ханымга әверелгән. Алай гына түгел, үзендә уңай үзгәрешләрне күреп, башкаларга да ярдәм итәргә алынган.

“Ябыккач, шундый рәхәт булып китте, сулыш алуларыма кадәр үзгәрде, атлаулары рәхәт. Фото­рә­семнәрне караганнар миңа барысы да: “Кәүсәрия, синме бу? Бигрәк таза булгансың!” – диләр. Хәзер яңа тән, яхшы сәламәтлек, кечкенә үлчәмдәге киемнәр. Артык килограммнардан башка яшәү бөтенләй икенче икән. Элеккеге кебек тиз армыйм. Көч өстәлде, эшлисе генә килеп тора”, – дип сөйли ул.

Аның башкаларга ярдәм итү теләге зур була. Ул оештырган дөрес туклану үзәгенә йөрүчеләр күп. Күбесе артык авырлыктан котылганына шатланып бетә алмый. Сихәт алганнар башкаларга сөйли. Бергә җыелышалар, сөйләшәләр. “Тыным кысыла башлады. Корсагым машинада йөргәндә комачаулый иде. Бер-ике тапкыр бирегә килү белән үз­гәрдем. Әлбәттә, ашауны контрольдә тоту авыр. Әмма монда дөрес туклану буенча өй­рәтүләр алып баралар. Мин 23 килограмм авырлыкны ташладым, хәзер үк җиңел”, – дип сөйли Фәнил абый.

Камырдан баш тартыгыз

Артык авырлык каян килә соң? Күпчелек хатын-кыз бала тапканнан соң үзгәрә, тазара башлый. Шул ук вакытта дөрес тукланмау, көн дә­ва­мында теләсә ничек ашау да организмда матдәләр алмашын боза. Артык авырлык белән көрәшү өчен диета тотарга һәм спорт белән шөгыль­ләнергә кирәк дисәләр дә, һәр очракны аерым карау дөрес була. Әниләрнең диета тотуы аркасында балада аллергия барлыкка килер­гә мөмкин. Әни кеше бернинди чик­ләүләр куймыйча да, гәү­дә­сен ябыктыра ала. Моның өчен ешрак ашарга, күбрәк су эчәргә кирәк. Ризыкны кыздырмыйча, томалап пешерү, яшелчә һәм җиләк-җимешләргә өстенлек биреп, “зыянлы” ризыктан баш тарту яхшы. Бала тәрбия­ләгән­дә спорт белән шөгыльләнү мөм­кинлеге бар. Әмма ул балага зыянга булмасын. Өйдә бер сәгать буе тиз-тиз атлап йөрү дә 3 сәгать велотренажерны алыштыра икән. Йөклелек чорыннан соң ябыгырга теләү­челәргә бары тик тырышлыкны гына эшкә җигәсе кала.

Артык авырлыктан котыла алмаучылар кайчак геннарны сәбәп­че итә. Нәселдәнлекне кире кагып та булмый кебек. Әмма бу очракта һәрвакыт авырлыкны күзәтеп, камыр һәм баллы ризыклардан баш тартырга кирәк булачак.

Туклануда яшелчә-җимеш, балык, яшелчә салатлары, карабодай, арпа ярмасы, сыр, тавык ите, майсыз эремчек, 1,5 процентлы йогырт, чикләвек өстенлек итәргә тиеш. Майлы һәм кыздырылган, баллы һәм камыр ризыкларыннан бөтенләй баш тартырга. Ризыклар аксымга бай булсын.

Диета гына коткармый

Социаль челтәрләрдә, форум һәм чатларда матур булу серләре белән уртаклашучылар күп. Мин­зилә Черепанова: “Диета тотып, ашказанын гына бозасыз. Иртән торуга 2 стакан җылымса су эчәргә (бал белән лимон суы да ярый), аннан соң гына ашарга. Ашыйсы килгән саен, һәм ашар алдыннан башта 2 стакан җылымса су эчегез. Файдасын бер атнадан үзегез күрә башлыйсыз”, – дип яза. – Су эчкәч, ризык азрак керә. Тәлинкәгезне кечерәкне, аш кашы­гының шулай ук кечерәген алыгыз. Су эчкәннән соң 15-20 минут ашамагыз. Мин үзем дә сынап карадым. 15 килограммга ябыктым һәм шул авыр­­лыгымны саклыйм. Бәлкем кем­­гәдер ярдәмем тияр. Конфет урынына катнашма (мюсли) ашап карагыз. Тәмле дә, файдалы да”.

Ашауны чикләмәскәме, бөтен әйберне әз-әзләп ашаргамы дип сораучылар да бар. “Мин төшкә кадәр ашыйм, камыр ризыклары да ашыйм, төштән соң киметәм. Кичке 7дән соң ашамыйм, ашыйсы килсә, кефир эчәм. Кич белән алма ашарга ярамый”, – дигән фикергә дә колак салып карыйк.

Билгеле булганча, “Алма”, “Карабодай”, “Солы” диеталары бар. Бер төрле ризыкка гына өстенлек биреп, артык авырлыктан котылырга мөм­кин. Әмма табиблар бертөрле генә ризык белән туклануның да зыянлы булуын әйтә. Аннан махсус тукланудан соң югалган авырлык кабат тиз арада җыела. Шуңа да табиблар ябыгуның башка төрен – бер ризык ашауга корылган җиңелчә туклану көннәре ясауны тәкъдим итә. Мә­сәлән, карабодайны теләгән кадәр ашап була. Ул тәнне чистарта һәм гемоглобин дәрәҗәсен арттыра. Ярмага кайнаган су салып, төнгелеккә калдырырга кирәк (пешерергә ярамый). Йоклар алдыннан биш сәгать кала, берни ашамаска. 7 көн шулай тукланганда, 7 килограммга ябыгырга мөмкин. Әмма атна дәвамында бертөрле ризыклар белән туклану тәнгә кирәкле матдә һәм витаминнар күләмен киметә.

Сүз уңаеннан, бу атнада Әлмәттә караваттан егылган 120 килограммлы хатынга коткаручылар ярдәм иткән, дип яза “Татар-Информ” мәгъ­лүмат агентлыгы. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүенчә, 112 хез­мәтенә шалтыратучы кеше кызының егылуын һәм үзе генә тора алмавын хәбәр иткән. Аларга ярдәмгә Әлмәт коткаручылары килгән һәм табиб­лар кулына тапшырганнар.

Рәсимә Галиева, Ватаным Татарстан

Запись Җәй җитте, ничек ябыгырга? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Татарстан егете 54 килога ябыгып, 2,5 млн сум акча откан [фото]
Бүген күпләр симерүдән зарлана. Галимнәр һәм табиблар фикеренчә, симерү нәселдәнлеккә һәм күп ашауга гына бәйле түгел. Әгәр дә кеше даими рәвештә үз өстендә эшләп, ябыгу өчен тиешле чаралар күрсә, гәүдәсенең байтак артык килограммнарыннан «котыла» ала. Моның шулай икәнлеген Казанда яшәүче 30 яшьлек Тимур Бикбулатов үз мисалында бик ачык раслады.

Якташыбыз СТС каналында бара торган «Взвешенные люди» тамашасында катнашып, тапшыру яздырылган дүрт ай эчендә 54 кило авырлыгыннан арынды (148 килодан 94кә калды). Нур өстенә нур дигәндәй, моның өчен аңа, җиңүче буларак, 2,5 млн. сум акча да бирделәр.

– Тимур, әлеге шоу-тамашага син ничек эләктең? Анда катнашыр өчен юаннарны гына сайлап алалармы?

– Мин әлеге тапшыруга очраклы рәвештә генә эләктем. Узган ел якын дусларымның берсе – Артемда кунакта ашап-эчеп утырганда СТС каналыннан «Взвешенные люди» дигән реалити-шоуның беренчесе бара иде. Шунда Артем: «Сиңа бу тапшыруга эләгергә кирәк. Ул – нәкъ синең өчен», – дип бәйләнде генә бит. Мин инде, гадәтемчә, сөйләшүне уен-көлкегә бордым: «Анда эләгергә теләүчеләр меңнәр, инде киләсе тапшыруга да катнашучыларны сайлап алганнардыр», – дидем. Мин бу хакта оныткан идем инде, ә Артем онытмаган икән. Ике айлап вакыт үткәч: «Тиз генә минем янга килеп җит», – дип чакыра бу мине. Барсам, бу СТС каналының Казандагы офисы булып чыкты. Андагылар иң башта минем белән әңгәмә үткәрделәр. Аннан соң медицина күзәтүе уздым. Сайлап алуның монысы иң катлаулысы булгандыр, мөгаен. Чөнки авырлыклары нормадан шактый күпкә зурраклар, әлбәттә, кан басымы, йөрәк-кан тамырлары белән бәйле авырулардан иза чигәләр.

– Кайберәүләр яшьтән үк тулы гәүдәле, юантык булалар, ә кайберәүләр 30-40тан соң гына юаная башлыйлар. Син бу яктан үзеңнең яшьтәшләреңнән кайчанрак аерыла башладың?

– Бәләкәй чактан ук юантык идем. Югыйсә, әтием дә, әнием дә андый түгел. Әтием Фоат Фәйзрахман улы – очучы-сынаучы, әнием Татьяна Ермолаевна белән Себердәге Төмән шәһәрендә танышкан да, аны бирегә алып кайткан.

Юантык булу миңа мәктәптә укыганда ирекле көрәш белән шөгыльләнергә, төрле концертларда, КВНнарда катнашырга комачауламады, тик картингка гына (кечкенә узышу автомобиле) утыра алмадым. Казанның 139 нчы мәктәбен тәмамлагач төзүче инженерлар институтына укырга кердем, анда бераз укыганнан соң социаль-юридик институтка күчеп, аны тәмамладым, төзелеш фирмасында эшләдем.

– Синең авырлыгың мәктәпне тәмамлаганда ук центнердан артык булган, аннан гел арткан да арткан. Авырлыгыңны киметергә тырышкан чакларың булдымы?

– Берничә тапкыр диетада утырып, ашауны кысып карадым, ябыгырга булышучы биовитаминнар да кулландым, тик нәтиҗәсе генә булмады: ун килога кимим дә, тагын 15 килога артып китәм. Моннан ике ел элек мин 164 килога җиткән идем инде. Шуңа күрә шоуда катнашып, авырлыкны киметергә тәкъдим ясалуны мин бер могҗиза буларак кабул иттем.

– Тапшыруның үзенә килсәк, аның экранга чыкмаган өлеше хакында күбрәк беләсе килә. 16 атна, ягъни дүрт ай буена гаиләдән, дус-ишләрдән аерылып, моңарчы бөтенләй дә белмәгән кешеләр белән бергә яшәү өчен, чыннан да, зур батырлык кирәктер. Кайда һәм ничек яшәдегез? Бөтенесенә дә кул селтәп, Казанга кайтып китәсе килгән чаклар булмадымы?

– Иң әүвәле бөтен ил буенча кастинг үткәреп, 18 кешене сайлап алдылар. Тапшыру төшерелгән август-декабрь айларында без Мәскәү янындагы Монино шәһәрендә яшәдек. Без яшәгән урынны шифаханә дип атарга була, биредә спорт белән шөгыльләнү өчен дә, ял итү өчен дә мөмкинлекләр тудырылган. Иң мөһиме: һәрдаим табиблар, махсус тренерлар, диетологлар, психологлар күзәтүе астында торасың. Сайлап алынган 18 кешене башта ук ике командага бүлделәр. Иң җиңелебез – 108, ә иң авырыбыз 218 кило иде. 148 килом белән мин алар арасында «уртачарак» авырлыкта саналдым. Һәр атна ахырында һәр команданың гомуми авырлыгын үлчиләр дә, аларның кайсысы азрак ябыккан, шул команда, үзе сайлап, берәр кешесен өенә кайтарып җибәрергә тиеш була. Шулай итеп, һәр атна саен катнашучылар саны бер кешегә кимеп бара.

Бер тиен дә түләмичә ашап-эчеп, табиблар күзәтүе астында ябыгып, спорт белән шөгыльләнеп, үзең кебекләр белән аралашып яшәү дә туйдыра икән, өч-дүрт атнадан соң Казанны, гаиләмне сагына башладым. Моны калганнар да сизеп алдылар бугай, җиденче атнада мине, «артык кеше»гә санап, шоудан төшереп тә калдырдылар. Тыныч кына Казанга кайтып киттем. Тик ике атнадан мине тагын бәхет басты: безнең командадан берәү чирләп киткән дә (ә авыручыларны алга таба сынауларга кертмиләр), мине яңадан чакырып алдылар. Шулай итеп, мин янәдән шоуда катнашып ябыгуны дәвам иттем.

– Тегендәгеләр сине янәдән ничек кабул иттеләр соң?

– Төптән уйлап караганда, бер-берсе өчен көндәш саналсалар да, командалар үзара дус яши. Әле менә шоу тәмамлангач та Питердан Алена Зарецкая, Оренбургтан Маргарита Богатырева, Кырымнан Ләйлә, Ижаудан Яков Поваренко белән аралашып торабыз. Анда бит катнашучылардан тыш төшерүче операторлар, режиссерлар, ут куючылар, инструкторлар – барысы 70ләп кеше дә безнең белән бергә яши, ашый дигәндәй, алар белән дә дуслашып беттек.

– Синең Казаннан булуың гомуми җиңүеңдә бераз ярдәм иттеме?

– Иткәндер дип уйлыйм. Гомумән алганда, Мәскәү, Питер, Казан, Екатеринбург кебек зур шәһәрләрдән генә түгел, ә гап-гади авылдан килүче дә җиңү яуларга мөмкин. Теоретик яктан, әлбәттә. Мине башта ук үзебезнең команданың капитаны итеп сайладылар. Теләсә кем белән аралашырга яратуым, ачык күңеллелегем өчендер инде.

Ә гомумән алганда, бүген Русиядә Казанга, Татарстанга зур хөрмәт белән карыйлар. Моннан ун еллар чамасы элек алай түгел иде. Моңа бездә Универсиада һәм төрле ярышлар үтү, безнекеләрнең «Голос», «Созвездие», КВН, «Умники» кебек телевизион шоуларда җиңү яулаулары да ярдәм иткәндер, әлбәттә. Бу тапшыру төшерелгәндә генә түгел, гомумән ил буйлап йөргәндә дә (миңа эшем буенча гел юлда йөрергә туры килә иде) Казан хакында гел уңай фикерләр генә ишетергә туры килде.

– Ә шоуны алып баручы Юлия Ковальчук тормышта ниндирәк кеше?

– Экранда бик җитди күренсә дә, бик тә нечкә күңелле, гаҗәеп акыллы алып баручы. Катнашучылар гына түгел, операторлар да, режиссерлар да нәрсә әйтер икән дип аның авызына гына карап торалар.

– Узган ел төшерсәләр дә, сезнең шоуны әле быел гына күрсәттеләр. Син инде, кем әйтмешли, соңгы арада «телейолдыз»га әйләндең. Җиңеп алынган 2,5 млн.сум акчаны нәрсәгә тотарга уйлыйсың?

– Иң элек гаиләгә, әлбәттә. Хатыным Ләйсәнгә, ике улыма түземлекләре өчен бик зур рәхмәт. Аннан соң мин үз фирмамны ачып, ябыгырга теләүчеләргә кулдан килгән ярдәмне күрсәтергә телим. Инде хәзер үк күпләр минем ябыгу тәҗрибәм белән кызыксына, киңәшләр сорый. Хәтта чит илләрдән дә мөрәҗәгать итүчеләр бар.

– Чит илләр дигәннән, ялгышмасам, мондый ябыгу шоуларын иң беренче булып АКШ телевидениесе башлап җибәрде. Ә бу ил симезләр саны буенча дөньяда беренче урында тора. Аннан соң инде башка илләрдә дә оештыра башладылар. Син аларны карыйсыңмы?

– Әйе, дөрес әйтәсең. Американың The Biggestloser проектыннан соң егермедән артык илдә шундый ук шоуларны оештыра башладылар. Алар саны елдан-ел арта бара. Мондый чаралардан Русия читтә кала аламыни? СТС каналы да «Взвешенные люди» дигән шоу оештырды. Мин менә шуның икенчесендә җиңү яулавым белән бик тә горурланам. Хәзер инде шушы темага багышланган чит ил тапшыруларын да кызыксынып карап барам.

– Әлбәттә, җиңү зур әйбер. Гадел көрәштә яуланган акча да кесәне төртеп тишми. Шулай да анда катнашу синең яшәү рәвешеңне бераз гына булса да үзгәрттеме?

– Бераз гына түгел, нык үзгәртте. Әле мин аннан кайткач та янә ун килога ябыктым. Хәзер авырлыгым 84 килограмм. Якыннан белгән танышларымның күбесе миңа шаккатып карый. Иң мөһиме: минем хәзер үз-үземә ышанычым артты, яңадан туган кебек булдым. Хәзер инде ничек тукланырга, нинди күнегүләр ясарга икәнен бик яхшы беләм.

– Центнер ярымлы чакта байтак кына авыруларым бар иде, хәзер алардан котылдым, дисең. Нинди авырулар иде алар?

– Медицина буенча кешенең симезлеген, юанлыгын билгеләүнең гап-гади ысулы бар – синең авырлыгың белән буеңның пропорциясе якынча йөз булырга тиеш. Әйтик, буең 1 метр 80 сантиметр икән, авырлыгың 80-85 килограмм тирәсе булса, бик әйбәт. Ә 100дән артып китсә, ашказаны-эчәк, йөрәк-кан тамырлары белән бәйле авырулар килеп чыгуы көн кебек ачык. Мин дә гипертониядән, тын кысылудан (одышка), шикәр авыруыннан интектем. Хәзер, Аллага шөкер, алар хакында уйлаганым да юк. Элегрәк өченче катка да интегеп менә идем, хәзер унөченче катка менеп төшү дә берни түгел. Иртә-кичен күбрәк җәяү йөрергә тырышам. Иң мөһиме – балаларым, хатыным, дус-ишләрем алдында да үземне кимчелекле дип тоймыйм.

Атлас Гафиятов, Татарстан яшьләре

Запись Татарстан егете 54 килога ябыгып, 2,5 млн сум акча откан [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..