Архивы яулык - Tatar Today - татар яңалыклары.

Яулык киюгә бәйләнуләр дәвам итә: тынычлык булырмы? [видео]
Азюрка укытучылары җиңел сулап куя ала. Яулыктан йөрү тыелмый. Адвокатлар, хокук яклаучылар моны өлешчә җиңү дип атый, әлегә куану иртәрәк, давыл алдыннан тынлык дип бәяли. //Azatliq.org//

Мордовиядәге Азюрка авылында 2016 елның декабрь азагында гауга купты. Интернетта Мордовия мәгариф министры урынбасары Галина Явкина, мәктәп директоры Вера Липатованың укытучыларга “Йә яулыкларыгызны саласыз, йә эштән китәсез, өченче вариант юк”, дигән аудиоязма интернетка чыкты. Азатлык мөслимәләргә каршы көрәшне башыннан күзәтте һәм киң яктыртты. Гауга купкан авылдан материаллар чыкты, интернетта таралган видеоларны 200 мең кеше карады. Бу мәсьәләне башка матбугат та күтәреп алды.

Мөслимәләргә басым булганда Татарстан башта дәшми торды, читтән күзәтте. Аннары инде Дөнья татар конгрессы кыю адым ясап, татар укытучыларының яулык бәйләү хокукын яклап чыкты. Русия мөфтиләр шурасы, Татарстан Диния назарәте дә мөслимәләрне яклап белдерүләр ясады. Шул ук вакытта Русия диния назарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин яулык мәсьәләсен артык куертмаска да чакырды. Русия мәгариф министры Ольга Васильева Мордовиянең Азюрка авылында мөслимәләргә яулык бәйләүне тыюны хуплавын белдергән иде. Министр сүзләренчә, тирәнтен ышанган кешеләр дини атрибутиканы беренче урынга куярга тиеш түгел, бигрәк тә мәктәптә.

Моның белән Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров килешмәде һәм ул ачыктан-ачык Васильева белән бәхәскә керде һәм мөслимә яулыксыз, хиҗапсыз йөри алмый дип кырт кисте. Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның үз хәле хәл иде, ул бу эшкә тыкшынуны артык кирәк дип санамады. Аның үзенә дә федераль үзәкне төбәкләрдән сыгылган салымнар өчен тәнкыйтьләвеннән соң көчле басым башланган иде.

Мөселман җәмәгатьчелеге дә тик утырмады, интернетта #платокэтосвобода хештегы белән яклау акциясен башлады, берничә төбәктә “Без хиҗап яратабыз” дигән флешмоб оештырылды. Яулык бәйләү – һәркемнең намус һәм теләк эше дип билгеле журналистлар, хокук яклаучылар үз сүзләрен җиткерде.

Дөрес, мәсьәләне объектив яктыртырга тырышкан журналистлар белән беррәттән Русиянең федераль каналлары да янә үз карагруһ йөзләрен күрсәтте, татарларга, мөселманнарга “җылы” мөнәсәбәтен ачып салды. Алар татар авылына командировкага барып, “заказлы” материаллар чыгарды. Биредә ваһһабчылар, экстремистлар оясы дип каралтып бер-бератлы сюжетлар белән халыкны куркытты.

Татар авылы, мөслимә укытучыларны каралтыр өчен зур гаскәр булып эшкә тотындылар. Азюрка укытучылары проблемны яшермичә бу мәсьәләгә нокта куелырга тиеш дигән карарга килде һәм хокукларын яклау өчен Азюрка мәктәбе директоры Галина Явкинаның карарын мәхкәмәгә бирде. Мөслимәләрнең хокукларын берничә адвокат яклады. Алар әлегә өлешчә җиңү булды дип аңлатты.

Азатлык Саранскида яшәүче адвокат Марат Ашимов белән сөйләште.​

– Марат әфәнде, интернетта яулык мәсьәләсендә адвокатларның сүзе өстен булып чыкты диелде, әмма соңыннан Мордовиянең Ромодан районы мәхкәмәсе бу сүзләр дөреслеккә туры килми дип язып чыкты. Нәтиҗә нинди?

– Без мәктәпнең ике боерыкны кире кагуны сорап шикаять биргән идек. Шикаятьләрнең берсе – чикләүләрне кертү, ә икенчесе укытучыларның хокук бозуы турында. Мәхкәмәдән мәктәп директоры имзалаган боерыкларны “дискриминация” дип тануны сорадык. Моннан тыш әле рухи зыян күрү аркасында акча түләүне дә сорадык. Шикаять бирелде, мәхкәмә башланырга торганда мәктәп бу боерыкларны үзе үк үзгәртте. Ягъни безнең таләпләрдән бары тик рухи зыян һәм бу боерыклар канунсыз булганны тану гына калды. Без үзара килешүгә барырга сорадык. Ул очракта барлык таләпләрдән баш тартачакбыз дидек. Алар аны карыйбыз дип вәгъдә итте. Килештерербез дип әйттеләр. Әмма ахыр чиктә алар моннан баш тартты. Рухи зыян түләүне мәхкәмә кире какты.

Марат Ашимов

– Ә Ромодан районы мәхкәмәсе адвокатларның белдерүе дөреслеккә туры килми дип язып чыкты.

– Ромодан районы мәхкәмәсе хиҗап киюне рөхсәт итте дигәнне кире кагарга ашыкты. Әмма без дә мондый белдерүне ясамадык бит. Бары тик гомум процесс белән канәгать булуыбызны әйттек. Боерык үзгәрүгә ирештек. Мәктәп җитәкчелегенең бу актларны кабул итү процедурасы дөрес булмаганы ярылып ята иде. Аның дискриминацион булу-булмавы билгеле түгел. Үзгәртү хәерлерәк булыр дигән фикергә киленгәндер.

Әлегә иң мөһиме – яулыктан йөрүгә рөхсәт ителү. Моңа ирештек. Башка таләпләрне мәхкәмә кире какты. Матбугат чаралары исә мәхкәмә яулыктан йөрергә рөхсәт бирде дип язгач бераз буталчык китте. Мәхкәмәнең рәсми матбугат релизында язылганнарның барысы да дөрес. Рухи зыянны кире какты, әмма без әле аны кире шикаять итә алабыз.

Укытучылар канәгать калды, чөнки алар үз эш урыннарында калырга теләде. Мондый нәтиҗә безне дә канәгатьләндерә.

Ромодан район мәхкәмәсенең белдерүе

– Марат әфәнде, ничек уйлыйсыз, мондый җиңүгә куанып буламы? Бу проблем тагын каядыр булса да калкып чагарга мөмкинме?

– Дөрес, бу зур җиңү түгел. Киләчәккә караганда без канәгать түгел, чөнки алар иртәгә тагын шуны ук кабатлый ала. Хатын-кызлар тынычлыкта калдырылсын, аларга үз эшләрен башкарарга мөмкинлек булсын. Мөслимәләр кимсетелде. Бу эшне башкарган кешеләрне Аллаһ кичерсен. Тик бу давыл алдыннан тынлык та булырга мөмкин. Берникадәр вакыт узу белән, сулыш алып яңадан мәкерле эшкә тотынсалар, без берни эшли алмыйбыз. Шуңа күрә без карарны кире шикаять итәргә тырышачакбыз.

– Яулыклар мәсьәләсе берничә ел элек тә Мордовиядә калкып чыкты. Аңа кадәр Ставрополье краенда мөслимә укучыларга бәйләнү булды. Бу юлы шау-шу зур булды, эш мәхкәмәгә кадәр барып җитте, начармы-яхшымы, әмма уңай нәтиҗә бар дип санарга мөмкинлек бар. Ничек уйлыйсыз, моның уңышы нидә булды?

– Укытучылар бик каты торды. Алар тәвәккәлләмәсә һәм хокукларын яклап сүзләрен әйтергә курыккан булса, берни барып чыкмас иде. Алар артка адым ясамады, гәрчә басым бик каты булды. Федераль каналлар аша, имеш, татар мәктәбендә террорчылар тәрбияләнә, бу экстремизм оясы дип пычрак атуга алар риза булмады. Укытучыларның нык торуы безгә дә көч бирде. Бусы – бер.

Икенчесе – Мордовия республикасының барлык мөселманнарының яклавы. Без аны сиздек. Татарстан руханилары, Идел буе өлкәләрендәге төбәкләр мөфтиләре үз сүзен әйтте. Русия мөфтиләр шурасы яклау белдерүен ясап та ярдәм итте, Русия Җәмәгать пулатыннан Әлбир Крганов, Дамир Мөхетдинов үз карашларын белдереп яклады. Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровның яулык, хиҗапка сүз тидерүгә каршы булуын әйтүе вакытында булды.Әмма моңа ирешү өчен журналистларның да дәррәү кубып бу мәсьәләне яктыртуы да нык тәэсир итте. Җәмәгатьчелекне уята алу да зур уңыш.

– Азюрка авылы, район җитәкчелеге, Мордовия түрәләренең яулыкка, мөслимәләргә карата мөнәсәбәте үзгәрерме?

– Мәктәп директоры – башкаручы гына, монда боерык өстәнрәк төшкәндер. Алар өчен бу ниндидер уен кебек, моны хәтта җитди дип кабул да итмәде кебек. Әйтте икән, шуларга буйсынырга тиеш дип саныйлар. Ә кешеләрнең ниндидер үз карашлары, фикерләре, гореф-гадәтләр барлыгын аңларга теләк сизелми. Мөселманнар – шундый ук хокуклы Русия ватандашлары, беркемгә бернинди начарлык эшләми. Алар тыныч кына яшәргә, балалар тәрбияләргә һәм укытырга тели. Бөтен авырлык шул аңламауда. Федераль матбугат күп яла якты, бу “пычрак”тан арыну бик авыр булачак. Аклана башлыйсың икән, инде сине гаепле дин саный башлыйлар. Дәшмәсәң, тагын аларныкы өстен чыга.

Әлегә Мордовиянең Азюрка татар авылында укытучыларга ачыктан-ачык һәм астыртын рәвештә бәйләнү, басым тукталды. Түрәләр чигенде. Әмма гомум республикада яулыклар мәсьәләсенә нокта куелмады. Республиканың башкаласы Саранскида мөслимәләрнең хокуклары бозылу турында очраклар турында әледән-әле ишетелеп тора. Азатлык алга таба да бу теманы күзәтеп барачак.

Запись Яулык киюгә бәйләнуләр дәвам итә: тынычлык булырмы? [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Яулыклы кызларга “үз теләкләре белән” укуны ташларга тәкъдим итә башлаганнар
Мордовиянең Евсевьев исемендәге дәүләт педагогия институтында яулыклы мөселман кызларны дәресләргә кертмиләр. Аларга шулай ук имтиханнар бирү һәм тәҗрибә алу да тыелган. Кызларны институттан куу белән яныйлар. //Азатлык радиосы//

Мордовия педагогия институтына яулыклы студентларны кертмәү турында Азатлыкка адвокат Марат Ашимов хәбәр итте.

Өстәвенә, яулыклы кызларны төрлечә кимсетәләр, аларны “дәүләткә каршы чыгучылар” дип атыйлар. Уку йорты җитәкчелеге үзләре керткән тыюларны ниндидер “эчке документ”ка нигезләнеп эшлибез дип аңлата. Әмма ул документта нәрсә язылганын беркем белми, чөнки аны кешегә күрсәтмиләр.

Ашимов бүген әлеге кызлар белән очрашырга җыенганын да әйтте. Алар үз хокукларын яклау өчен нинди чаралар күрергә кирәклеге турында сөйләшәчәк.

Бер ай элек Мордовиянең Азюрки авылында да яулык мәсьәләсендә яңадан хәлләр куера башлады. Ике ел элек укучыларга һәм укытучыларга хиҗапны татарча яулык рәвешендә артка бәйләп йөрергә рөхсәт итеп ике якны да канәгатьләндерә торган чишелеш тапканнар иде. Әмма хәзер хакимиятләр яулыкны бөтенләй салу таләбен куя.

12 гыйнварда Сарански мәктәпләрендәге барлык яулыклы укучы кызлар һәм аларның ата-аналары белән әңгәмәләр уздырылды. Аларга “үз теләкләре белән” мәктәптә укуны ташларга һәм өйдә укуга күчәргә, ә инде моңа риза булмасалар, яулыкларын салырга кушылды.

Узган атнада Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты Азюрка авылында яулыклы укытучыларны эзәрлекләүне туктатуны таләп итеп Мордовия Республикасы башлыгы Владимир Волковка ачык хат юллады. Азюркадагы соңгы хәлләрне Татар конгрессы Мордовия җитәкчелегенең “тупас башбаштаклыгы” буларак бәяли.

Татарстан хатын-кызларының “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы исә Азюрка укытучыларын яклауны сорап, Русия мәгариф министры Ольга Васильевага мөрәҗәгать юллады.

Запись Яулыклы кызларга  “үз теләкләре белән”  укуны ташларга тәкъдим итә башлаганнар впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Интернетта янә петициягә имза җыялар. Бу юлы Путин уку йортларында яулык кияргә рөхсәт итәрме?
Мордовиядә мәктәп укытучыларына эшкә яулык бәйләп килүне тыю белән бәйле вакыйгалардан соң Интернетта хиҗабны тыюга каршы петиция янә игътибар үзәгенә чыкты. Соңгы берничә сәгать эчендә генә дә интернет-мөрәҗәгатьне берничә йөз кеше хуплаган.//Азатлык радиосы//

Интернет кулланучылар Русия президенты Владимир Путинга “Русиянең бөтен уку йортларында хиҗаб киюне рөхсәт итәргә” дип аталган петиция юллады.

Петицияне 1 200дән артык кеше имзалаган. Әммә бу сан минут саен үзгәреп тора. Авторлар имза санын 2 меңгә кадәр җиткерергә тели.

“Тышкы кыяфәтләренең аерылгысыз өлеше хиҗап булган мөселман хатын-кызларның хокукларын яклау. Русия Конституциясенең 28нче маддәсендә һәркемгә вөждан иреге, дин иреге, һәр кешегә аерым яисә башкалар белән берлектә дин тоту яки бер динне дә тотмау, диннәрне ирекле рәвештә сайлау, дини һәм башка карашларда булу һәм аларны тарату һәм шулар нигезендә гамәл кылу гарантияләнә. Бу маддәгә нигезләнеп, мөселман хатын-кызлар дини карашлары нигезендә хиҗаб кия ала, шул исәптән – уку йортларында да”, диелә Avaaz.org сәхифәсендә урнаштырылган петициядә.

Мордовиянең Азюрка авылы мәктәбе укытучылары яулыкларын салмаса, җирле түрәләр аларны эштән куу белән яный.

Азюрка мәктәбенең мактау тактасы

Запись Интернетта янә петициягә имза җыялар. Бу юлы Путин уку йортларында яулык кияргә рөхсәт итәрме? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Татарстан мәктәпләрендә яулыклы, түбәтәйле балалар турында мәгълүмат җыялар
Татарстан мәктәпләреннән яулыклы һәм түбәтәйле укучылар турында мәгълүмат җыялар. Юристлар мәктәпнең укучылар турында мәгълүмат бирүгә хокукы юк дип әйтә.//Азатлык радиосы//

Азатлыкка Татарстан мәктәпләрендә белем алучы укучылар арасыннан яулыклы кызлар һәм түбәтәйле егетләр турында мәгълүмат җыю бара дигән хәбәр килеп иреште. Әлеге мәгълүматны кем һәм ни өчен җыюын белергә теләп Биектау районы мәгариф бүлегенә шалтыраттык. Тәрбия эшләре җитәкчесе урынбасары Альбина Мөстәкыймова әйтүенчә, әлеге мәгълүматны террорга каршы комитеттан сораганнар.

“Без бит кушканны башкаручылар гына. Мин бу вазифада әле бер генә ел эшлим, әмма бу мәгълүматны узган елларны да җыйганнар. Нәрсә өчен кирәк булуын әйтә алмыйм. Без болай да укучылар турындагы мәгълүмат читкә чыкмасын дип бик сак булырга тырышабыз”, диде ул.

Мөстәкыймова бу мәгълүматны террорга каршы оешманың республиканыкымы яки Русиянекеме таләп итүен әйтә алмады. Билгеле булганча, Татарстанның террорга каршы комиссиясен Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкли.

Татарстан Иминлек шурасы сәркатибенең баш киңәшчесе Михаил Блинов исә Азатлыкка бу хәбәрне кире какты.

– Бу ниндидер ахмак әйбер, шуңа аңлатма да биреп тормыйм. Республика президентының яулыктан йөрүче укучыларны санаудан башка эше беткәндер инде алайса?

– Сездән югарырак торган Русиянең террорга каршы комитетыннан мондый боерык килә аламы?

– Юк. Минемчә, андый йөкләмә барыбер безнең аша узар иде. Ә ул булмады һәм булмаячак. Александр Бортников та акыллы кеше һәм озак еллар Террорга каршы комитетны җитәкли.

– Сез димәк кире кагасыз?

– Мин кире какмыйм…. юк мин кире кагам, чөнки сез ниндидер мәгънәсез әйбер турында сөйлисез. Мондый башбаштаклык белән республикада беркем шөгыльләнми.

Марат Ашимов

Юрист Марат Ашимов балалар турында мондый мәгълүмат бирүне канунсыз, ди

“Бу балалар турында шәхси мәгълүмат. Мәктәпнең ул мәгълүматны кемгәдер бирергә һич хокукы юк”, диде ул.

Икенче юрист Ирек Биккини мондый мәгълүмат җыю канунсыз, чөнки дини өлкәдә дискриминация булып тора дип әйтә.

“Һәрбер мәктәп җитәкчесе бездә андыйлар юк дип җавап кайтарырга хокуклы”, диде ул.

Avaaz.org сәхифәсендә Русия президенты Владимир Путин исеменә барлык уку йортларында хиҗап киеп йөрүгә рөхсәт бирүне сораган петициягә имза җыю башланды.

“Русия Конституциясенең 28 маддәсе нигезендә, һәр кешегә вөҗдан иреге, дин тоту иреге гарантияләнә. Үз чиратында уку йортында хиҗаптан йөрүне тыю Русиядә сан нигезендә икенче урында торган конфессия вәкилләре хокукларын һәм Русия Конституциясен бозу булып тора”, диелә мөрәҗәгатьтә.

Фото:medina-center.ru

Запись Татарстан мәктәпләрендә яулыклы, түбәтәйле балалар турында мәгълүмат җыялар впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..