Хәния Фәрхинең кызы Алсу: «Озаттык…Тыныч йокла, әнием!»

-- Чулпан

Күпләрнең яраткан җырчысы, Татарстанның халык артисткасы Хәния Фәрхине кичә Казанда җирләделәр. Әмма Хәния ханымны югалту әле дә күпләрне тетрәндерә, аны юксыну, сагыну дәвам итә. Татар зыялылары, җырчы-артистлар, гади кешеләр дә аның фотосурәтләрен, җырларын, видеоларын социаль челтәрдә урнаштыра, аның рухына шигырьләр дә яза. //Tatar today//

Кичә Хәния Фәрхинең  кызы Алсу үзенең Инстаграмдагы битенә шушы фотосурәтне куя. «Озаттык… Тыныч йокла, әнием. Бүген сине соңгы юлыңа озатырга 6000 кеше килде! Ничек сине яраталар! Хөрмәт итәләр! Горурланам, әнием! Син мәңге безнең йөрәкләрдә!!!»  дигән юллар язган Алсу фото астына. Аңа язылучылар да, зур югалту кичергән гаиләгә сабырлык теләп, кайгы уртаклашу сүзләре җиткергән.

Бәйле