Диана Сәфәрованың эше тәмамланмаган 

Аның үлемендә гаепле дип табылган кеше иректә йөри.

Чишмәдә авариядә һәлак булган өч бала анасы, билгеле блогер булган Диана Сәфәровнаың үлемендә гаепле дип табылган Вадим Латыйпов 7 елга колониягә хөкем ителгән иде.

Чишмә суды аны өй аресты рәвешендә сак чарасы итеп сайлады. Әмма ул, бернәрсә дә булмаган кебек, теркәлү билгеләре булмаган машинада йөри, сәүдә үзәкләренә керә, үз йортын ташлап китә.

Ул җәзасын үтәргә тиеш булган колония-поселениегә бармый, чөнки Югары суд карарын көтә (Латыйпов 1нче инстанция судының хөкемен шикаять итә).

Һәлак булган Диана Сәфәрованың адвокаты Елена Бутакова «Честно говоря» тапшыруы төшергән видеоязма белән ФСИНга мөрәҗәгать итә. Ләкин аның сүзләре буенча, аннан ул бернинди реакция дә алмаган. Латыйповның өй аресты режимын үтәвен контрольдә тотучы ФСИН хезмәткәрләре берни дә эшләми, дип саный адвокат.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2024-04-26/diana-s-f-rovany-eshe-t-mamlanmagan-video-3744170

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле