Казанда керәшеннәр Раштуаны бәйрәм итте

Раштуа төнендә керәшен татарлары Казанның Тихвин чиркәвендә татарча келәүләр укып Гайсә пәйгамбәрнең туган көнен билгеләп үтте. Төнге 12дә башланган чарага йөздән артык кеше җыелды.

гыйнварга каршы төндә Казанның Тихвин чиркәвендә керәшен татарларының Раштуа бәйрәме үтте. Халык чиркәүгә кичке ун тулганчы ук җыела башлады. Күпчелеге кергәч тә сул якта урнашкан кибеттән шәмнәр сатып алып аны билгеле бер урында яндырып калдырды. Чиркәүгә килүчеләр бу шәмнәрне Аллаһы Тәгаләдән теләгән теләкләрнең кабул булуы һәм бакыйлыка күчүчеләрнең рухлары өчен яндыруларын әйтте.

Раштуага килүчеләр арасында Казанда яшәүчеләр күпчелекне тәшкил итсә дә, Питрәч, Балык Бистәсе кебек керәшеннәр күпләп яшәгән районнардан да килүчеләр бар иде.

Питрәчтән килгән керәшен татары Петр Данилов бу бәйрәмне һәр ел саен көтеп алуларын, гыйбәдәт барышында теләкләр теләүләрен әйтте.

«Без кечкенә чакта бу бәйрәмне авылда уздыра идек. Гармуннарда уйнап әлеге бәйрәмне үзенчәлекле итеп оештыра идек», дип ул элекке елардагы Раштуа бәйрәмен искә алды. Аның тормыш иптәше Елизавета Данилова исә, керәшеннәрнең йолаларын бетерергә ярамый, боларны буыннардан буыннарга күчереп дәвам итергә кирәк, диде.

Келәүгә шатланып килүләре турында әйткән Римма Борисова христиан динендәге барлык бәйрәмнәрне дә билгеләп үтергә тырышулары турында сөйләде.

«Мин үзем Питрәч районы Янсуар авылында туганмын. Үскәндә карт әби, карт бабай янында үстем. Безнең гаиләдә һәрвакыт дини бәйрәмнәр уздырылып килде. Ходайга шөкер, хәзер чиркәүгә йөрүче яшьләребез дә бик күп. Яшьләребезнең интернетта үзара аралашу сайтлары бар. Бер-берләрен белеп торалар. Алар керәшен авыллары, аларның тарихы, зиратларның тарихы турында фикерләшәләр. Керәшеннәр өчен телнең юкка чыгу куркынычы юк дип әйтер идем. Без, керәшеннәр, татарлардан аермалы буларак, тел белән бергә дин һәм гореф-гадәтләрне сакларга тырышабыз. Һәм без моны гаиләбезгә, балаларыбызга җиткерергә тырышабыз», диде ул.

Тихвин чиркәвендәге гыйбәдәт өч сәгать чамасы барды. Чиркәүгә килүчеләр атакайга ияреп татарча келәүләр укып теләкләр теләде.

Раштуа гыйбәдәтләре Татарстанның 231 чиркәвендә оештырылды. Бу чаралар вакытында җәмәгать тәртибен 800дән артык полиция хезмәткәренең тәртип саклавы турында әйтелде.

 

Бәйле