Апас казлары онлайн уен каһарманы булды

Интернетта Русиядә 2015 елда булган вакыйгаларга нигезләнеп ясалган «Многоходовочка 2» исемле уен чыкты. Аны Вконтакте челтәрендәге Лентач (лента.ру ресурсының элекке хезмәткәрләре) төркеме чыгарган. Уен тиз арада популяр булды.

Онлайн уен 90нчы елларда популяр булган 8 битлы Денди, Сега уеннарына охшаш итеп ясалган. «Многоходовочка 2» ун бүлектән тора. Һәрберсе 2015 елда Русия белән бәйле төрле вакыйгаларга бәйле. Мәсәлән, Төркия белән элемтәләр өзелү, илдә «бишенче колонна» дошманнарын эзләү, генерал прокурор Юрий Чайка гаугасы, Борис Немцовның үтерелүе, Сүриядә ИГИЛ («Ислам дәүләте») сугышчыларын бомбалау, чит илдән кертелгән азык-төлекне юк итү.

Импортланган тауарларны бетерү бүлегендә Татарстанда булган вакыйга чагылыш тапкан. Узган җәй Апас районында җирле прокуратура һәм Россельхознадзор чит ил помидорларын һәм казларын юк иткән иде. Өч каз түшкәсен трактор белән таптау видеосы интернетта киң таралды.

Бу күренеш онлайн уенның беренче бүлегендә күренә. Анда бульдозерга утырган Путинга охшаган персонаж ярдәмендә булдыралганча күп итеп каз, помидор һәм сыр таптап бал җыярга кирәк.

Лентач былтыр да шушыңа охшаш уен чыгарган иде. Ул 2014 ел вакыйгаларына бәйле. Соңыннан Reg.ru домен регистраторы уен урнашкан сайтны япты.

Бәйле