Илгиз Зәйниев: Резидәсез яшәгәнне хәтерләмим дә, гел бергәдер кебек

Ир белән хатын икесе дә иҗат шәхесләре булса, гаиләдәге мөнәсәбәтләрне ничек корырга? Бүген без Зәйниевләр гаиләсе белән якыннан танышырбыз.

Илгизне театраль һөнәрләр иясе буларак яхшы беләбез. Ә Резидә шулай ук Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия теары китапханәсендә эшләсә дә, романтик рухлы шагыйрә. Хыяллар дөньясында яшәргә күнеккән хатын-кыз, ир хакын хакларга җитешәме икән? Тәүлегенә егерме биш сәгать дигәндәй, театрда әвәрә килгән Илгизнең җәмәгатенә игътибар күрсәтергә, кечкенә кызлары — Гәүһәрне кулына алып сөяргә вакыты каламы? Сорауларны геройларның үзләренә юлладык.

— Бер-берегезне тәүге кат күргән мизгелләрне хәтерлисезме? Бер-берегез турында беренче фикер нинди булды?

Илгиз: Беренче мәртәбә театрда очраштык. Резидә баскычтан төшеп килә иде. Мин аны күреп алдым да, шунда ук бу минем кешем дип уйлап куйдым.

Резидә: Беренче күрешкән мизгелне мин дә бик яхшы хәтерлим: театрда кемнеңдер иҗат кичәсе бара иде, анда яшь шагыйрьләр дә чыгыш ясады. Кичә барышында мин иҗатташ дусларым белән күрешергә дип, балконнан аска төштем, анда Йолдыз Миңнуллина, Луиза Янсуар, Рүзәл Мөхәммәтшин белән бергә Илгиз Зәйниев та бар иде. “Бу – Илгиз!” – диделәр, “Абау, нинди сәер кеше, кем икән инде бу!?”- дип уйлап куйдым… Беренче күрүдә ул миңа бөтенләй ошамады. Хәзер оят булса да, ул вакытта ук шактый танылып өлгергән Илгиз Зәйниевны мин әле хәтта ишетеп тә белми идем. Икенче тапкыр да көтмәгәндә, очраклы гына очраштык – ул көнне инде Илгиз миңа өйләнешергә тәкъдим ясады.

— Резидә, кайнана йортында сине ничек кабул иттеләр?

Резидә: Әти белән Әни дә, Илгизнең башка туганнары да мине беренче көннән үк үз иттеләр. Өйләнешкәнче бер төркем яшь язучылар җыелып, Илгизләргә кайткан идек, анда ук үземә бик җылы мөнәсәбәт тойдым. Бергә гомер итә башлагач, иремнең туган нигезе туган йортым сыман якын була башлады. Мин аларны һәрвакыт сагынып кайтам, әйдә, авылга кайтыйк дип, Илгизне иң беренче үзем үгетлим. Илгизнең әти-әнисе минекеләр кебек үк гади кешеләр, киң күңеллеләр. Балаларына да искитмәле тәрбия биргән алар. Дүрт баланың дүртесе дә югары белемле, бу тормышта үз юлларын тапканнар. Илгиз – төпчек малай — иң кадерлесе, иркәсе, елагы…

— Илгизгә кияүгә чыгам, дигән сүзеңне өйдәгеләр ничек кабул итте?

Резидә: Әнинең генә бераз куркып калганын хәтерлим. Үзе гел: “Әтиегез гармунда гына уйный белсә дә, өйдә бер эш тә эшләтмәс идем, һичьюгында берәр киявем артист булсын иде”, — дип теләде. Шул сүзләрне әйткәндә, мин: “Әни, миңа гына теләмә, артистлар арасында җүнле кеше юк, тормышымны җимерәсем килми!” – дия идем. Менә шулай әни теләп алды Киявен, ә аннары, сәнгать кешеләре ике көн саен хатын алыштыра дипме, курка калды. Илгизне үзе беренче көннән үк бик хөрмәт итте, әле күпме гомер аңа, зурлап, “Сез” дип эндәшә иде. Аннары инде, ияләшә төшкәч, иң яраткан, иң кадерле кияүгә әверелде. Ә әти гармунчы булмаса да, гомер буе техникада эшләп, басу-кырлардан кайтып кермәсә дә, бик йомшак, тыныч характерлы кеше. Мин аның беркайчан да безгә кычкырганын, авыр сүз әйткәнен хәтерләмим. Гомумән, ул “мин-Баш” дип, өстәлгә сугучылар рәтеннән түгел, йөзе гел көләч, үзе ипле.

— Сез чагыштырмача яшь гаилә, уртак тормыш ничек башланып китте?

Илгиз: Башланып киткәне сизелмәде дә. Мин Резидәсез яшәгәнне хәтерләмим дә, гел бергәдер кебек.

Резидә: Илгизнең аның һәрвакыт эше күп, безнең ничектер ширбәт айлары үткәреп, киленләп-кияүләп йөрергә вакыт булмады, никах укыттык та, яши дә башладык. Туйны үткәрергә дә ничектер вакыт җитмәде… Кешеләрнең гадәттә туйга акчалары булмый, безнең әзерләнгән акча да бар иде. Бу әйбергә икебез дә җитди карамадык ахры, ни дисәң дә, иң мөһиме – никах. Февральдә никах укыттык та, ел бетәр алдыннан, 16 декабрьдә, Илгизнең “Үлеп яратты” спектакле премьерасын туры китереп, икәү генә язылышып кайттык. Аннары театрда, спектакль уңаеннан дигән булып, банкет ясадык.

— Кыз-бала кечкенә вакыттан ук үз тормышын күз алдына китерә. Син талантлы шәхес белән тормышымны бәйләрмен, дип уйламаган идеңме?

Резидә: Минем, гомумән, андый уйлар белән мавыкканым булмады. Мин үземә һәрвакыт “бәләкәй” тоела идем, кияү турында уйлау иртәрәк сыман иде. Ә аннары, ничектер, бар да үзеннән-үзе булды, ничек чыкканымны аңламый да калдым, хәзер дә аңлап бетермим бугай әле. Әмма мин драматург, яисә режиссер Илгиз Зәйниевка түгел, үзем өчен гап-гади егеткә, Илгизгә кияүгә чыктым. Бергә яшәгәндә танылган кеше белән яшим дип яшәмисең инде ул.

— Резидә үзе дә иҗат кешесе, шигъри җанлы. Аның күңелен яулау да җиңел булмагандыр?

Илгиз: Бик авыр булды, үлә яздым!..

— Иҗат кешесен гаилә чикли дигән фикер яши. Сезнең моңа карашыгыз?

Илгиз: Иҗат ул чикләүләрне, кыенлыкларны, мәшәкатьләрне җиңеп чыгу. Каршылык булмаса, иҗат итеп булмый. Шуңа гаилә иҗат итәргә ярдәм генә итә.

Резидә: Минем өчен Илгизнең иҗаты беренче урында, иң мөһиме – язудан туктамасын, күңеле сүрелмәсен, эшеннән канәгать булсын. Озак язмый торып, кинәт кенә нидер иҗат итеп ташласа, миннән дә ныграк сөенгән кеше юктыр. Андый вакытларда бигрәк тә күңелле: бергә-бергә укыйбыз, бәхәсләшә-бәхәсләшә фикер алышабыз.

— Илгиз, Резидә, кызыгыз данлыклы актриса исемен йөртә, исемне кем тапты?

Илгиз: Мин таптым. Гәүһәр Камалова искә төште, нишләптер, шуннан, кара, бигрәк матур исем икән дип уйлап куйдым.

Резидә: Мин башта бу исемне бик үк кабул итеп бетерә алмадым. Аннары, әтисе әйткәнгә генә ризалашкан идем, хәзер ничектер ошый, аның үзенә ул исем бик килешә.

— Гәүһәр балалар бакчасына йөри башлаган. Сезне нинди һөнәрләре белән сөендерә?

Резидә: Ул бакчага йөри башлагач бигрәк тә минем һөнәрләрем артты. Иреккә чыктым тәмам, көнне үзеңчә үткәрүнең ничек булганын мин инде онытып та бетергәнмен икән. Бу ике ел ярым вакыт эчендә аның миннән башка бер генә көн дә, бер генә төн дә торганы юк, күп дигәндә ике-өч сәгатькә апаларда калдыргалый идем. Шуңадырмы, бакчага авырданрак ияләнә, иртән торуга “аппарама!” – дип ялына башлый. Ә гомумән алганда, үсеп, җитдиләнеп китте, ни дисәң дә, кеше арасына керде бит.

— Гадәттә, балалар бакчасына йөри башлагач, балага рус сүзләре ияреп кайта башлый. Тел мәсьәләсе сездә ничек куелган?

Илгиз: Кызганыч, андый күренеш бар. Әле сөйләшә белмәсә дә, русча “нет” диештергәли. Әле кечкенә бит ул, телләр төрле булганын аңламый, ләкин киләчәктә моны аңлата алырбыз дип өметләнәм. Өйдә татарча гына сөйләшәбез.

— Ә сез балагыз белән нинди уеннар уйныйсыз?

Илгиз: Мин “куышлы” уйныйм, ул “әти өстендә сикерү”не бик ярата, аннары икәү атынчык кәнәфидә дөньякүләм танылган рәссамнарның картиналарын карарга яратабыз. Драматург буларак, балалар аудиториясе өчен язган әсәрләрем бар. Моннан соң да бу теманы читләтеп үтмәм дип уйлыйм.

Резидә: Рәсем китаплары буярга ярата ул, иртән уянуга качышлы уйныйк дип йөдәтә, “Әни, кач, кач” – дип артымнан йөри.

— Гәүһәрне нинди мәктәптә укытыр идегез? Гомумән бүгенге заман мәктәпләргә ышанычыгыз бармы?

Илгиз: Бүгенге көндә үз-үземә дә ышанычым юк хәтта, башкасын әйтәсе дә юк. Казанда нинди мәктәпләр барлыгын әлегә белеп бетермим. Ләкин яһүдләр мәктәбендә укытырга кирәк дигән фикердә торам бүгенгә. Чөнки кешене фикерләргә өйрәтергә кирәк, ә соңыннан үзенә нинди белем кирәген ул үзе дә аңлый, өйрәнә ала.

Резидә: Ә мин бүгенге заман балаларын бик кызганам. Яңа белем системасы белән аларның бөтен балачакларын урладылар кебек. Көне-төне китап-дәфтәрдән аерыла алмыйлар, өстәвенә репетиторлар ялларга, өстәмә укытырга кирәк. Ни дисәң дә, безнең балачак рәхәт иде, хәзер баланың уенга вакыты калмый.

— Гадәттә, беренче бала әти-әни артыннан китүчән була. Сабый чактан ук киләчәген чамаларга мөмкин…

Илгиз: Сау-сәламәт булсын, акыллы, тәүфикълы булсын – кем булуы мөһим түгел.

Резидә: Әтисенә кушылып җырларга бик ярата ул. Аннары җырлап туйгач, әтисе җырлаганга биергә тотына. Ә мин көне буе концерт карыйм.

— Резидә, Илгиз — киңкырлы шәхес. Яза, куя, укыта, төрле чаралар да оештыра. Ә гаиләгә вакыт каламы?

Резидә: Мин бит кемгә чыкканымны белеп чыктым. Аннары үзем дә театрда эшләгәч, без ничектер гел бергә. Мин ЖКХаның да, администрациянең дә кая икәнен дә белмим, Илгиз түләүләрне үзе түли, документлар да гел аның өстендә. Кибетләргә бергә йөрибез. Хәзер үзем рульгә утырдым, ә аңарчы бер дә автобуста йөртмәде ул безне, ничек кенә вакыты тыгыз булса да, кирәк җиргә алып барды, алып кайтты. Бергә ял итәргә дә, өйгә дусларны чакырырга да вакыт табабыз. Шуңа күрә ул яктан зарлана алмыйм.

— Илгиз шактый тыйнак, аз сүзле, ә гаиләдә нинди?

Резидә: Бер әйтер – берәгәйле әйтер!

— Илгиз, син яп-яшь килеш “Мәхәббәт турында сөйләшик” дигән фәлсәфи әсәр иҗат иттең. 18 яшьлек егеткә мондый һиммәт, һаузият каян килде икән?

Илгиз: 18 яшьтә “Мәхәббәт турында сөйләшик”не язар өчен мин 14 яшьтән яза башладым. Әлеге әсәр минем 10нчы пьесам. Җиңел генә берни дә бирелми. Драматург булу өчен тормыш тәҗрибәсе кирәк. Ләкин ул тәҗрибәнең үзеңнеке булуы шарт түгел. Мәсәлән, үлем турында язу өчен үлеп карап булмый бит. Иң мөһиме: күзәтү, игътибарлылык. Шулай ук, сан да мөһим түгел дип исәплим. Иҗат кешесе һәрчак сыйфат өчен көрәшергә тиеш. Үз-үзеңнән канәгать булган көннән башлап, иҗат кешесе иҗат итүдән туктый. Төрле чак буладыр, кайвакыт канатланып күктә очасың, кайчак дөньяның бөтенләй гаме калмый. Күңел халәте һәрчак төрле…

Сәнгать дөньясында синең  стилеңне таный торган булсалар, бу яхшы күренеш түгел, дип саныйм. Минем уйлавымча бу — начар, штамп дигәнне аңлата. Минем хыялым, режиссер буларак мине сәхнәләштергән әсәрләрем аша танымасыннар иде. Мәсәлән, тамашачы, спектакльне караганнан соң, моны Илгиз Зәйниев куйган икән дип уйламасын. Берсен “Бутусовныкы” кебек булган, икенчесе “Бикчәнтәевнекедәй” чыккан, ә өченчесе “Додинныкын хәтерләтә» дип сөйләсеннәр иде. Минем төрле буласым килә, Мейерхольд кебек. Рәсем сәнгатендә Пикассо шундый. Ул иҗатта ниләр генә эшләмәгән, нинди  генә тәҗрибәләр куймаган! Башкалар аны сюрреалист дип кабул итүдә Пикассоның гаебе юк ич. Ул искиткеч киңкырлы сәнгатькәр!

— Гаиләдә спектакль образларының сүзләрен кулланып сөйләшү гадәте бармы?

Резидә: Мин Шекспирның “Ричард III” пьесасын тәрҗемә итеп, аны Илгиз сәхнәгә куйган вакытта гел Шекспир шигыре белән генә сөйләштек, шулай текстны ятлап бетердек. Мин кайвакыт аңа үзе язган әсәрдәге берәр гыйбарә белән җавап бирәм дә, ул: “бу каян әле?” – дип сорый.

— Резидә, хатын белән ир арасында чын дуслык була аламы?

Резидә: Илгиз миңа кайвакыт шаярып: “Менә синең белән яшәп ятам, кем инде син миңа: туган түгел, авылдаш түгел, классташ та түгел хәтта”, – ди. Шуңа күрә, миңа калса, бергә яшәр өчен, һичьюгында, дус булу кирәктер. Дусларның сөйләшер сүзләре күп була, ә мин сөйләшергә яратам. Без төннәр буе сөйләшеп чыга алабыз. Мәхәббәт чын дуслык һәм тирән ихтирам булганда ныграк була. Шулай яшәве дә күңеллерәк.

— Сез дәүләт башында торсагыз, яшь гаиләләр өчен нинди программалар кабул итәр идегез?

Илгиз: Кабәхәтләрне, дәүләт каракларын, мораль хәшәрәтләрне диварга терәп атар идем! Яшь гаиләләргә, карт гаиләләргә шартлар тудырабыз дию – күз буяу гына ул. Илдә һәрбер Кеше кешечә яшәрлек шартлар тудырырга кирәк.

Резидә: Бездә бөтен исемнәр, дәрәҗә, хезмәт хакы, премияләр, бүләкләр – барысы да олыгайган көндә генә бирелә. Кешенең бит яшь чакта кешечә яшәп каласы килә. Боларның барысы да яшь вакытта кирәк. Олыгайгач кыйммәтләр үзгәрә. Хәзерге көндә яшьләр өчен торак мәсьәләсе бик кискен тора. Аренда өчен бәяләр көннән-көн арта, мин, иң беренче чиратта, шуңа игътибар итәр идем. Сүз дә юк, ниндидер программалар бар, тик алардан күпләр читтә кала. Күп кенә талантлы яшьләрнең тору урыннары булмау – бигрәк тә күңелгә тия.

Бәйле