Турхан Дилмач: «Төркия белән Татарстан арасындагы элемтәләрнең үсәчәгенә ышанам»

24 ноябрьдә Төркия Сүрия чигендә Русиянең хәрби очкычын бәреп төшерде. Бу хәл Төркия белән Русия арасындагы мөнәсәбәтләрнең бозылуына китерде. Шушы вакыйгага ике ай тулып килгәндә Төркиянең Казандагы баш консулы Турхан Дилмач Төркиянең Татарстан һәм Русия белән мөнсәбәтләренә карата Азатлыкка әңгәмә бирде.

– Хөрмәтле баш консул, Төркия белән Русия арасындагы очкыч кризисын ничек бәялисез?

– Ике ил мөнәсәбәтләрен кызыксындырган яклары белән беррәттән без төбәкара һәм халыкара өлеше булган мәсьәлә турында сүз алып барабыз.

Ничек тә булса, бу мәсьәлә турында бәхәсләшә, аның белән бәйле карар кыла торган башкала Казан түгел. Шулай да, соравыгыздан файдаланып, рус матбугатының, аеруча телевидениесенең мәгълүм үз-үзен тотышы кысаларында күрмәмешкә салышкан кайбер темалар турында кыскача әйтеп узарга теләр идем.

Рус хәрби очкычы чынлап та төрек һава киңлеге чиген бозды. Төркия һава киңлегенә кергәнче очкычка ничәме тапкыр кисәтү ясалды, ләкин җавап алынмады. 2012 елда халыкара һава киңлегендә бер төрек очкычы Сүрия тарафыннан бәреп төшерелгән һәм ике төрек пилоты шәһит киткән иде. Ул көннән алып Төркия үзенең көч куллану кагыйдәләрен үзгәртте, чигебез бозылган очракта нинди каршылык күрсәтәчәгебезне ачыклады һәм моны дөньяга игълан итте. Сугыш очкычларының моннан алда да Төркия һава киңлеге чикләрен бозу мәсьәләсе Русия ягына, шул исәптән иң югары дәрәҗәсенә дә җиткерелгән иде. Бәреп төшерелгәндә очкычның милләте, ягъни аның Русия хәрби очкычы булуы билгеле түгел иде. Бу тәгаен билгеле булгач исә Төркиянең озак вакыттан соң хөкүмәт кору эше тәмамланган бу көнне безнең хөрмәтле президентыбыз [Эрдоган] хөрмәтле президент Путин белән телефон аша сөйләшүне таләп иткән, ләкин җавап алына алмаган. Күп кенә вәкаләтле шәхесләребез, беренче чиратта, хөрмәтле президентыбыз, хөрмәтле премьер-министрыбыз, хөрмәтле тышкы эшләр министрыбыз Төркиянең чикләрен саклау хакын кулланулары, ләкин бу аяныч хәл һәм кеше югалту белән бәйле буларак кайгы хис итүләре турында әйтеп уздылар. Гомере өзелгән рус пилоты Төркиягә алып киленгәннән соң төрек армиясенең хәрби йоласына туры китерелеп Русиягә җибәрелде.

– Русия, беләсез, 2016 елның 1 гыйнварыннан башлап төрек малларына, туризмына һәм төзелеш секторына каршы чикләүләр кертә башлады. Бу чикләүләрнең йогынтысы ничек булды?

– Чикләүләр турындагы принципиаль карашыбызны баштан ук билгеләп узырга кирәк дигән фикердә мин.

“Бүгенге көндәге каршылыклылык-бәйлелек дөньясында сәяси басым өчен кулланылган икътисади чикләүләрнең (санкцияләрнең) аларны керткән илләрнең эш дөньясына һәм икътисадына бумеранг йогынтысы булачак.”

Бу хөрмәтле Путин 2014 елда Петербур икътисади форумындагы чыгышында билгеләп үткән мәсьәләләр. Хөрмәтле Путин берничә көн элек Германия гәҗитенә биргән интервьюсында да чикләүләрнең беркатлы карар һәм зарарлы булуы турында билгеләмә бирде.

Төркиянең Казандагы баш консулы Турхан ДилмачТөркиянең Казандагы баш консулы Турхан Дилмач

Без бу караш белән тулысынча килешәбез һәм Берләшкән Милләтләр Иминлек шурасы биргән карарлардан башка чикләүләр кулланмыйбыз. Нәкъ бу аңлаешны күз алдында тотканга күрә, Кырым мәсьәләсенә карата булган четереклелегебез һәм мәгълүм фикеребезгә карамастан, Русиягә каршы кертелгән санкцияләргә катнашмадык. Без янә бу тотнаклы позициябезгә тугры калып төрле чорларда мөнәсәбәтләребездә җитди проблемалар булган илләргә каршы да бер нинди икътисади чикләү кертмәдек.

Чикләүләргә уңай карамавыбызның тагын бер сәбәбе – бу юл белән үз халкыбызга да зарар китерәчәгебезне беләбез. Башка илләргә каршы кулланылачак чикләүләр каршы якка йогынты ясаса да, шул ук вaкытта, мәсәлән, инфляциягә, димәк ватандашларыбызның кайбер төп продукцияләрне кыйммәтрәк бәягә сатып алуларына яисә эш белән тәэмин ителүдәге югалтуларга китерсә, без монда мәгънә күрә алмыйбыз.

Бөтендөнья сәүдә оешмасы кагыйдәләренә каршы килмәү шарты белән чикләүләр кертү – Русиянең үзе сайлаган юлы, ләкин ул чикләүләр йогынтысының каршылыклы булачагы ап-ачык.

Хөрмәтле премьер-министрыбыз Русия чикләүләренең мөмкин булган тәэсирләренә каршы, бигрәк тә авыл хуҗалыгы һәм туризм секторларында, хөкүмәтебезнең компенсацияләүче чаралар күрүен һәм күрәчәген ачыклады.

Шулай ук чикләүләрнең йогынтысы турында сүз алып барганда шул теманы да игътибарсыз калдырмаска кирәк дип уйлыйм: икътисади сәбәпләрдән һәм рус базарының таләбе азайганга Русиягә экспортыбызда соңгы ике елда болай да кимү юнәлеше күзәтелә иде. Шулай ук бу вакыйгалар булмаса да, рус акчасының (рубль) кыйммәтен югалтуы һәм халыкның сатып алу мөмкинлекләренең төшүе сәбәпле, ни кызганыч, илебезгә килүче рус кунакларыбызның саны да соңгы вакытта азаеп баруны чагылдыра иде.

Без һәрвакыт рус халкының бездән файдалы, сыйфатлы һәм арзан авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алуын, рус кунакларыбызның сыйфат-бәя ягыннан иң уңай мөмкинлекләр тәкъдим иткән төрек туризм секторыннан файдалануларын телибез, ләкин бәлки бу яңа вазгыять һәм авыл хуҗалыгы һәм туризм секторларыбызга хезмәтләрен тәкъдим итү өчен яңа базарлар табарга һәм сату мөмкинлекләрен төрлеләндерергә мөмкинлек бирер.

– Татарстандагы чит ил инвестицияләренең 23% Төркия кертә, бу чикләүләр төрек-татар мөнәсәбәтләренә йогынты ясадымы?

– Без төрек ширкәтләренең Татарстандагы иң зур күләмле чит ил инвесторы булуыбызга бик шатбыз. Без бу инвестицияләргә һәрвакыт таяныч булырга тырыштык. (Элекке икътисад министрыбыз хөрмәтле Зәйбәкче хәтта Алабугадагы зур заводларны күргәч, “без сезгә, ярар, барыгыз акча кертегез дип әйттек, бераз арттыргансыз, ләкин проблема түгел, күршебез Русия һәм кардәшебез Татарстанга инвестицияләр кертүне дәвам итә аласыз” дип шаярган иде).

Турхан Дилмач

Турхан Дилмач

Шул мәсьәләне дә ассызыкларга кирәк: Татарстандагы төрек инвестицияләре барыннан элек Русия икътисадына файда китерә. Эш белән тәэмин ителгәнлек һәм яңа технологияләр алып килә. Моннан башка, алар нефть һәм нефтехимия секторларыннан тыш ясалган инвестицияләр булганга күрә, Татарстан һәм шул рәвешле Русия икътисадының төрлеләнүенә өлеш кертә.

Әлегә кадәр бу инвестицияләр белән бәйле ниндидер конкрет проблема белән каршылашмадык. Хәтта моннан алда вазифамны башкарган илләрдәге кайбер дусларым минем белән элемтәгә кереп, Татарстанда шактый төрек инвестициясе булуын белүләрен, ниндидер проблема була калса үзләренең бу объектларны кабул итәргә әзер булуларын белдерделәр. Мин аларга мондый вазгыять турында сүз бармавын әйттем.

Хөрмәтле президент Миңнеханов һәм аның төркеме күп көч куеп эшләгәнгә күрә, инвестиция мөмкинлекләре ягыннан Татарстанның Төркиядәге имиджы бик уңай. Әлеге вакыйгалар бу имиджга зарар китермәс дип өметләнәм.

Татарстанда мондый хәлләр булмаса да, Төркиядәге халыкның исендә калганнар – Русия эш ярминкәсенә килеп тә, визагызны бозгансыз дигән сәбәп белән Русия Федераль миграция хезмәтенең көттерү лагерьларына алып кителгән эшмәкәрләр яисә заводларына басып керелгән, үзләренә басым ясалган эшкуарлар калды. Чит ил капиталы болай да бик өркәк. Тулаем алганда, Русиядә булган бу хәлләрдән, башка чит ил инвесторларының да якыннан күзәтелүен чамалау авыр түгел.

Чикләүләр кертелгәнче үк башка төрек ширкәтләренең дә Татарстанда яңа проектларны тормышка ашыру ниятләре булганын да бу форсаттан исегезгә төшерергә телим.

– Төркиягә берничә тапкыр барып төрек эшмәкәрләре, президенты, премьер-министры белән шәхсән ничә тапкыр очрашкан һәм төрек инвестицияләрен Русиягә, бигрәк тә Татарстанга җәлеп итүдә зур роль уйнаган Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән бу кризис башлангач очрашуларыгыз булдымы, аның Казандагы төрек эшмәкәрләренә карашы ничек иде?

– Моннан алда да әйтеп үттем, Татарстанның икътисади өлкәдәге уңышы һәм чит ил инвестицияләрен җәлеп итүдәге осталыгы хөрмәтле президент Миңнеханов һәм аның белән эшләүче хезмәттәшләре тырышлыгы нәтиҗәсе.

Беренче президент хөрмәтле Шәймиев барлыкка китергән төпле, нык нигездә хөрмәтле Миңнехановның күп көч куюы ярдәмендә Төркия эш дөньясы Татарстанга зур кызыксыну белән карый башлады.

Турхан Дилмач

Хөрмәтле Миңнеханов матбугатка ясаган ачыкламасында бөтен чит ил инвесторларына һәм Татарстанда эшчәнлекләрен алып баручы төрек ширкәтләренә ышаныч күрсәтүе, сәясәт белән икътисадны аерырга кирәк булуы турында әйткәне, шулай ук, төрек һәм татар халыклары арасындагы үзенчәлекле, үзенә бер төрле багланышларның булуы турында искә төшергәне мәгълүм.

Мин Татарстанда эшчәнлекләрен алып баручы ширкәтләребезнең, беренче чиратта Алабугадагыларның бу вакыйгалар барышында һәм президент аппараты һәм җаваплы министырлыклар белән элемтә хәлендә булуларын беләм. Хөрмәтле президент Миңнехановның үз-үзен тотышының төрек эшмәкәрләре өчен үзенә күрә бер ышаныч тәшкил итүе турында әйтергә мөмкин.

– Очкыч белән бәйле кризис сәбәпле Төркия һәм Татарстан республикалары арасында мәдәни, мәгариф мөнәсәбәтләрендә нинди проблемалар булды? Булса, аларны чишү өчен нәрсә эшләргә мөмкин?

– Уртак тарих, тел, мәдәният һәм дингә ия төрек һәм татар халыклары арасында табигый буларак, тыгыз мәдәни мөнәсәбәтләр бар.

Соңгы вакыйгалар күпмедер булса да бу мөнәсәбәтләргә йогынты ясаганын әйтә алабыз. Мәсәлән, Русия мәгариф министрлыгы таләбе буенча Төркия университетлары белән ике яклы хезмәттәшлек протоколлары туңдырылганга күрә КФУга караган Юныс Әмрә исемендәге Төркияне өйрәнү үзәгенең эшчәнлеге туктатылды. Сүз уңаеннан, Русиянең Анкарадагы мәдәни үзәге төрле дәрәҗәдә эшчәнлек алып баруы белән бергә, гомумән эшләве дә дәвам итә.

Мәгариф өлкәсенә килсәк, Казандагы университетларда, беренче чиратта КФУда белем алучы төрек студентларының кайбер проблемалары булды. Соңгы вакыйгалардан бигрәк, университетларның укучы эшләреннән җаваплы бүлекләрнең нәтиҗәле рәвештә эшләмәүләреннән килеп туган бу проблемалар, билгеле вакыт эчендә хәл ителде. Тулаем алганда, Русиянең башка шәһәрләрендә төрек студентлары яшәгән тулай торакларга полициянең эзтабар этләр белән бәреп керүләре, укуларын ташлап китергә мәҗбүр ителүләре, яисә алардан сорау алулар кебек проблемалар Казанда очрамады. Шулай да ике яклы хезмәттәшлек протоколлары кысаларында Татарстанда университетлар арасында студентлар алмашу нигезендә укыган 6 укучыбыз һәм бер мөгаллимебез Казаннан китәргә мәҗбүр булды.

Икенче яктан карасак, Югары укыту оешмабыз (YÖK) бу вакыйгалар белән бәйле ачыклама ясап, Төркиядә белем алган русияле студентларның гаиләләре тарафыннан безгә әманәт итеп тапшырылулары һәм һичбер проблема белән каршылашмаячакларын белдерде.

Мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә очраган бу барлык проблемалар вакытлы һәм узып китәчәк дип уйлыйм. Бу өлкәләрдәге мөнәсәбәтләребезнең нык нигезе бар, бу нигезгә таянып кыска вакыт эчендә мөнәсәбәтләребез элеккегесеннән тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәреләчәк.

"Татарстанлы дусларыбыз, Трабзонга хуш килдегез" шигаре«Татарстанлы дусларыбыз, Трабзонга хуш килдегез» шигаре

Кардәшлек бәйләнешләребезнең нык нигездә торуын күрсәтүче символик бер вакыйга – мәсьәләнең иң куерган һәм кискен булган көннәрдә УНИКС Казан баскетбол төркеме Төркиягә килгәч, төркемне “Татарстанлы дусларыбыз, Трабзонга хуш килдегез” дип язылган плакат белән каршы алынуын искә алып үтәсем килә.

– Русия мәдәният министрлыгы ТÜRKSOY әгъзасы булган республикаларга әгъзалык мөнәсәбәтләрен туктатып торырга чакырды. Хәзерге вакытта Татарстан белән TÜRKSOY арасындагы мөнәсәбәтләр ни хәлдә?

– Бу сорауны сезгә Татарстан республикасы мәдәният министрлыгына һәм TÜRKSOYга бирергә кирәк. Бу мәсьәләдә шундый дөрес аңлашылмау бар дип уйлыйм. TÜRKSOY – Төркия оешмасы түгел. TÜRKSOY – төрки телләрдә сөйләшкән ил һәм федерация субъектлары, республикаларны бер түбә астына җыючы халыкара мәдәни оешма. Бу яктан аны ЮНЕСКО белән чагыштырырга мөмкин. TÜRKSOYның баш сәркатибе Казакъстанлы сәнгатьче Дүйсен Касеинов.

Шулай итеп, Төркиягә каршы кертелгән чикләүләр кысаларында Русия мәдәният министрлыгының да хезмәттәшлек протоколы имзаланган бу халыкара оешма белән булган мөнәсәбәтләрнең нигә сорау астына куелуда мәгънә табу кыен.

2014 елда Казан шәһәре TÜRKSOYның төрки дөнья мәдәни башкаласы вазифасын уңышлы башкарып чыккан иде. Быелгы башкала вазифаларын Уфа шәһәре үз өстенә алырга ниятләнгән иде. Санкцияләр аркасында моның мөмкин булмаганлыгы аңлашыла. Шулай итеп, Уфа БРИКС һәм ШОС саммитларын үткәреп, тагын бер халыкара оешманы кабул иткән булыр иде, ләкин бу тормышка ашмады. Фәкать шәхсән мин үзем болай итеп Төркиягә нинди чикләү кулланылган булуын аңлый алмадым.

– Төркия Республикасының Казандагы баш консулы буларак Төркия белән Татарстан арасындагы һәм мәдәни һәм сәүдә мөнәсәбәтләренең киләчәген ничек күрәсез?

– Дипломатлар һәрвакыт өметле булырга һәм үз даирәсенә өмет бирергә тиеш. Мин үз мәсләгем таләпләреннән тагын да арырак китеп, Төркия-Русия мөнәсәбәтләре кысаларында кардәш Төркия һәм Татарстан арасындагы бәйләнешләрнең тагын да үсәчәгенә ихлас күңелдән ышанам.

Искәртү: Баш консул Турхан Дилмачның әйткәннәре үзгәртелмичә, сөйләм стиле сакланып, ничек бар, шулай китерелә.

Бәйле