Камал артистлары әниләре белән ничек сөйләшә? ВИДЕО

Бу көннәрдә интернетта Камал театры артистларының әниләренә шалтыратып сөйләшкән һәм яратуларын белдергән видео таралды. Театрның мөдире Илфир Якуповтан башлап Фәнис Җиһанша кебек билгеле сәхнә йолдызлары йомшак тавыш белән әниләренә шалтыратып, хәлен сорап, “Әни, мин сине бик нык яратам!” дип мәхәббәтләрен белдерәләр. Кайберләренең видеода йөзләре алсуланганы, әниләре тавышаннан күңелләре нечкәргәне күренә.

Артистларның аналарга яратуларын белдерүләре юкка булмаган икән. Камал театрының кече сәхнәсендә Барзу Абдураззоков пьесасы буенча “Исәнме, улым!” спектакле премьерасы бара. Спектакльнең режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев. Рольләрдә – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Наилә Гәрәева, Татарстанның атказанган артисты Рамил Вәҗиев, шулай ук Ләйсән Фәйзуллина һәм Алинә Мөдәрисова.

Пьесаның бөтен эчтәлеге ана белән улның телефоннан сөйләшүеннән гыйбарәт. Ананың бөтен тормышы улын кешелеклелеккә өндәүгә көйләнгән.

“Исәнме, улым!” спектакле түбәндәге көннәдә үтәчәк:

19 ГЫЙНВАР, 18:00

20 ФЕВРАЛЬ, 19:00

12 МАРТ, 19:00

27 МАРТ, 19:00

Билетларны интернет аша да Камал театры сайтыннан алып була.

Спетакльдән фотолар

Бәйле