«Артур-Марат»ның «Казан егетләре»ннән китү тарихы яңара

Артур һәм Маратның “Казан егетләре” төркеменнән аерылу тарихы видеосы янәдән социаль челтәрләрдә күренә башлады. Артур белдерүенчә, Марат хастаханәдә вакытта ук Айдар Әгъләмов егетләр белән киңәшмичә яңа состав җыйган. Егетләрнең төркемнән аерылуына да шул сәбәпче булган.

“Казан егетләре” төркеме солисты Марат күңелсез хәлгә тарый: йорт буяганда баскычы сынып төшә һәм ул ике аягы, умыртка сөяге сынып хастаханәгә эләгә. Шуңа да карамастан, продюссор Мәскәүдә планлаштырылган концерт барыбер булачак, ләкин яңа состав белән, дип белдергән.

Артур сүзләренчә, концерт тамашачыларга ошап бетми, чөнки яңа килгән егетләр репертуарны белмәгән, җырларны күңелләре аша тулысынча үткәрә алмаганнар.

Шунысы да мәгълүм, Артур белән Марат “Казан егетләре” исемен үзләренә калдырырга теләгәннәр, тик продюссерлары рөхсәт бирмәгән.

Егетләрнең аерылып китү тарихын тулырак “Чаллы-ТВ” журналисты алган интервьюдан карый аласыз.

Бәйле