Гүзәл Сәгыйтова дусты Вәсилә Фәттахованың рухын рәнҗетмәүләрен үтенә

Казан дәүләт консерваториясе доценты, ТНВ каналының билгеле алып баручысы, журналист Гүзәл Сәгыйтова вакытсыз дөньядан киткән якын дусты, популяр җырчы Вәсилә Фәттахова белән бәйле хәтирәләрен барлый. Хис-кичерешләрен, тамашачыларны «Туган як»лы иткән автор-башкаручының халык белеп бетермәгән якларын ул социаль челтәрдәге битендә язып, күңелен бушатты. 

Гүзәл Сәгыйтова

Гүзәл Сәгыйтова

“Гүзәлем…” Аңа кадәр миңа беркемнең дә алай дәшкәне юк иде… Ул аны моңлы тавышы белән шулкадәр матур итеп әйтә иде, шул сүздән генә дә күңелгә җылылык инә…

Авыр килде быелгы гыйнвар… Тормышны бөтенләй яңа баштан бәяләргә мөмкинлек бирде… Сынау һәм сыналу өчен вакыйгалар агымы… Вәсиләнең вафаты турында дусларым миңа баштарак әйтмәде дә, мине үзләренчә сакларга, бу хәбәрдән ышыкларга тырышкан… Ә аннан… Хәер, бүген бу хәбәрдән соң үземнең халәтемне түгел, кайбер хатирәләремне язасы, шул рәвешле аны бераз башкача ачасым килә. Моның өчен бераз көч җыелды кебек…

Вәсилә белән безне Айгөл Рәшитова, композитор Урал Рәшитовның хатыны таныштырды. Минем “Шәрык” радиосында эшләгән вакытым. Айгөл мине “Урал Рәшитов дусларын җыя” концертын алып барырга чакырды. Әлеге концертка әзерлек вакытында без композитор өендә еш була идек. Вәсилә дә гел анда диярлек. Сеңлесе вафатыннан соң шактый вакыт узса да, аның үзен генә калдырырга тырышмаулары хакында әйттеләр миңа. Аннан соң без берничә шәһәр-районга концертлар белән бардык. Вәсилә белән Бишбүләк районында, Айгөлнең әти-әнисе өендә якынаеп киттек дип истә калган. Нәкъ анда мин аның сәхнәгә чыгарга теләвен, үзенең концертлары турында уйлап йөрүен белдем. Курка, шикләнә иде ул… Шактый вакыттан соң кабат сәнгатькә кайту һәм бу юлы мөстәкыйль эш башлауның җиңел булмаячагын да аңлый иде… Телефоннан сөйләшүләр, аның дачасында ял итүләр, бергә үткәргән радиоэфир – бу вакытта нәрсә, ни турында сөйләшүләребезне ачык хәтерләмәсәм дә, Вәсиләнең кинәт үзгәрә торган настроениесы истә калган. Ул шат күңелле кеше иде, кешеләр арасында бигрәк тә, ләкин юктан да күңел төшенкелегенә бирелергә мөмкин. Ул вакытта Лена Усманова, Аида дигән кызлар һәрвакыт аның янәшәсендә булды.

2007 нче ел башында Вәсилә шалтырата. Тавышы гадәттәгедән җитди: “Мин, ниһаять, әзер. Гүзәлем, син минем концертымның сценарий авторы да бул әле” (алып бару турында сүз дә бармый, бу турыда күптән килешкән идек). “Юк, юк, Вәсилә”, дип карышам, “минем сценарий язганым юк, аннан… вакытым да… диссертациягә дә тотына алганым юк…” – дип катгый баш тартмакчы булам. “Гүзәлем, я только тебе доверяю. Пожалуйста…”, — дип өсти шул вакыт. Русчарак аралаша иде ул, аның белән мин дә еш кына русчага күчәм: “Ну, Василюш, надо подумать… Знаешь, тебе невозможно отказать…” “Ты – настоящий друг, Гүзәлем”, — дип канәгать тавыш белән, артка чигенер чара калдырмыйча, сүзне тәмамлый.

Үзенең концертлары алдыннан хисле Вәсилә нык, максатчан оештыручыга әйләнде дә куйды. Аның ире Илгиз белән дә мөнәсәбәтләре нәкъ шул вакытта башланды дип истә калган. Уфадагы концертларыннан соң ул дәртләнеп китте – без гастрольләргә йөри башладык. Стәрлетамак, Ишембай, Нефтекамск, Октябрьск, Туймазы… Кайтыр юлда ул һәрвакыт җырлый иде. Кайбер кичне аңа Әнвәр Нургалиев, Әлфинә дә кушыла. Ике, өч тавышка җырлыйлар. Шул рәвешле күптән таныш җырлар да бөтенләй башка төсмер ала, чын сәнгать әсәренә әверелә. Фирзәт Мортазинның “Хуш инде” җырын гына мисалга китерергә мөмкин.

“Хуш инде, мәңгегә хуш инде
Китә яз, китә наз — кыш инде.
Тагын бер текәлеп карыймчы:
Рәсмеңне күңелемә алыймчы”.

Бу җырга мин һәрвакыт попса итеп карый идем бит. Нинди нечкә лирика! Илдар Юзеев шигыре икән, ләбаса! Дистәләгән җырларны күңелемә сеңдерде бу юллар… Вәсилә “Урманнарда йөрдем” халык җырын җырлаганда күзләргә яшь килә. Төнге караңгылыктан “баласын җуйган болан эзе”н барлыйм… “Ак чәчәк ата балан”нан киләчәктә бәхетле мәхәббәт юрыйм… Кайвакыт концертларыннан соң ару сәбәпле (ул һәрвакыт принципиаль рәвештә “тере” тавышка җырлады) дәшми кайта. Мин аны барыбер сорап җырлата идем: “Берне генә, берне генә, ну, пожалуйста”. Тыңлыйм, тыңлыйм да: “Аһ, нинди моңлы син, тамашачы мондый Вәсиләне бөтенләй белми бит”, дия идем. Бу сүзләрне еш кабатладым мин аңа. Ике елдан соң узган концертында акапельно җырлар кертүендә, бәлки, аз гына булса да минем өлеш тә бардыр.

WfNbf4fLcqs

Гүзәл Сәгыйтова

Инде еллар узып, аларның Илгиз белән уртак өендә очрашкач бу сүзләрне янәдән яңарттым. Чөнки, минемчә, соңгы елларда иҗаты бөтенләй аңа туры килмәгән юнәлештә китте – тамашачыга яраклашу, җиңелрәк җырларга мөрәҗәгать итү. Ул минем белән килеште. Ләкин әлегә чын мәгънәсендә иҗатка тотынмавын, бары Илгиз алып кайткан җырларга мөрәҗәгать итүен әйтте… Сүз арасында үзенең дә көйләр язуын, ләкин аларны дөньяга чыгарырга оялуы турында да икърар итте. Аларны уйнап та күрсәтергә теләге бар иде, ләкин Кәримнең татлы йокысын бүлдерергә кыймадык. Кәрим, Илгиз, әнкәсе-әткәсе (каенанасы-каенатасы) — ул алар белән бәхетле иде. Мин дә: “Чыннан да, иҗат нәрсә инде ул, вакыты җиткәч бу өлкәгә дә җитди тотыныр, иң мөһиме – ниһаять, ул бәхетле”, — дип шатланып кайттым. Казан, Чаллы концертлары вакытында иҗат турында артык сүз куертып тормадык, ләкин киләчәктә аның репертуарын гына түгел, образын да үзгәртергә теләвен мин яхшы белә идем. “Әлегә…” Иҗаты турында минем белән сүз алып барганда шулай дия иде ул… Ягъни әлегә шулай, киләчәктә исә барсы да камилрәк, яхшырак, матуррак булачагына ышана иде…

Декабрь аенда узган “Калеб” Алинә Шәрипҗанова иҗатына багышланган иде. Мин ул кичә ахырында, зур потенциалы булган җырчыларга мәйдан җитмәүне искә алып, Алинәне Вәсилә белән чагыштырдым. Ничектер киләчәктә Вәсилә дә “Калеб”тә булса да, үзенең бөтен мөмкинлеген күрсәтә, үзе иҗат иткән көйләрне яңгырата алыр дигән уем бар иде… Булмады шул… Минем өчен ул ачылмаган бөре булып китте… Бу көннәрдә, бәлки, шул турыда күп уйлагангадыр, төшемә дә шул темага бәйле керде. Никтер соңгы елларда алар Урал Рәшитов белән бәйләнешне өзгәннәр иде. Мин төшемдә аңа мөнәсәбәтләрне яхшыртырга кирәклеген әйтәм. Ул бик якын килеп миңа: “Алтыным, ярый, дуслашырбыз, ди”. Тәмле телле иде Вәсилә. Кешеләрне зурлый белә иде ул, әнә бит төштә дә ничек матур дәшә! Минем генә аңа алай матур дәшкәнем булмады, бүген исә аның үксез язмышын, ансыз калган балаларын уйлап “Вәсилә-ә-ә-ә-м” дип иңрим…

P.S. Бүгенге көндә Вәсиләнең үлеме, табибларның салкын карашы турында күп язалар. Хәтта әлеге вакыйгадан ниндидер милләтара каршылык эзләүчеләр дә бар. Минем абыем (дядя) Хәлил Мостафин турында кайчандыр Вәсилә “аңа һәйкәл куярлык”, дигән иде… Аны сәламәтлеге өчен җаваплылар исемлегендә ул да бар… Мин исә аңа үземнән дә ныграк ышанам… Шулай ук Ходайга, ул билгеләгән Язмыш, Тәкъдиргә… Вәсилә дә ышана иде… Аның рухын рәнҗетмик…

Бәйле