Уфада 200ләп кеше Вәсилә Фәттахованың «Туган як» җырын башкарды (флешмоб)

image_ejw_415

Вәсилә Фәттахованы искә алу флешмобы

7 февраль Уфаның Салават Юлаев мәйданында 200ләп кеше Вәсилә Фәттахованың иң популяр хиты – «Туган як» җырын башкарды. Шул рәвешле җырчының иҗатына гашыйк кешеләр аны искә алу йөзеннән махсус флешмоб үткәрде.

Әлеге чара турында социаль челтәрләрдә дә, рәсми мәгълүмат чараларында да бер атна алдан ук хәбәр ителде. Шуңа да Уфаның Салават Юлаев мәйданына йөзләрчә кеше җыела. Уфа татар журналистлары белдергәнчә, араларында яшьләр генә түгел, ә өлкән яшьтәге абый, апалар да, әби-бабайлар да була. Бу һәр буын тамашачыларының Вәсилә Фәттахованы яратуын күрсәтә.

Исегезгә төшерәбез, җырчы икенче баласын тапканнан соң өзлегу башланып, алты операция кичерә. Әмма табиблар күпме генә тырышса да, аны коткара алмый. Вәсилә ханымның ире Илгиз һәм ике баласы ятим кала.

Бәйле