Данир Сабировның хастаханәдә ятуын телевидение күрсәтте

Татарстанның «Мамадыш ТВ» телеканалы хәбәрчеләре популяр җырчы, биюче һәм юморист Данир Сабировның хәлен белергә дип Мамадыш үзәк хастаханәсенә килгән. Монда артистка ашыгыч рәвештә операция ясалган иде.

Данир Сабировның хәле кисәк кенә шушы көннәрдә начарлана. Концерт программасы белән чираттагы гастрольгә Актанышка барган чакта җырчының хәле начараеп китә. Соңыннан Мамадышта аңа аппендицитка операция ясыйлар.

Артистның 14  февральгә хәтле планлаштырылган концертлары мартка кичерелә.

Бәйле