Илнур Фәйзрахманов үзе теләп «Болгар» радиосыннан китә [яңартылды]

Татар тудей чыганаклары белдерүенчә, «Болгар» радиосының директоры Илнур Фәйзрахманов үзе теләп эшеннән китә. «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе башлыгы Илшат Әминов та аны бу уеннан кире кайтара алмый. Дөрес булса, Илнур әфәнде ярты ел элек үк китәм дип гариза яза, бу көннәрдә әлеге теләге чынга аша.

«Болгар» радиосында кинәт директор алмашу Әминов әфәнденең теләге белән түгел, ә Илнур әфәнденең үзе теләп китүенә күпләр ышанмый. Әмма дәүләт радиосында өстән кушып эшләтү, ирекле проектларның 80%ы хуҗалар тарафыннан кире борып тору халәте Фәйзрахмановны эштән китү теләгенә сәбәп булган дигән фараз бар. Аның урынына, әлегә, «Яңа гасыр» каналының татар телендәге хәбәрләр чыгарылышы баш мөхәррире Данил Гыйниятов «Болгар» радиосы директоры итеп билгеләнде. Данил әфәндене KZN каналында чыгучы «Адымнар» тапшыруы мөхәррире Сәрия Хәбибуллина алмаштыра.

«Болгар» радиосы җитәкче булган Илнур Фәйзрахмановның китүе, ә аның урынына Данил Гыйниятовның билгеләнүен Әминов «берсенә ике тапкыр тәкъдим булды, икенчесе ике тапкыр китәм, дип килде», ди Азатлык радиосына Илшат Әминов.

«Фәйзрахманов миңа бу юлы «китәм» дип икенче тапкыр килде. Беренче тапкырында аны мин: «Әйдә кал, бергәләп эшлибез», дип алып калган идем. Икенче тапкыр гариза белән килгәч мин кешене тотмыйм инде, чөнки аның үзенең тормышы, ниндидер максатлары бар. Беренче тапкыр ул ел ярым элек килгән иде. Белмим инде, нәрсәдер ошамый икән… Ул: «Мин икенче юнәлештә үземне сынап карыйсым килә», диде. Беренче тапкырында мин аңа «Шәһри Казан»ның баш редакторын үземә алам дип әйткән идем, белмим инде, әллә шунсы ошамады микән?

Гыйниятовка да «Болгар» директоры булырга дип ике тапкыр тәкъдим ясадым. 2011 елда Тәлгать Сабитов киткән вакытта беренче тапкыр тәкъдим иттек без аңа. Ул: «Мин әлегә әзер түгел», дип әйтте. Менә хәзер ризалашты. Кеше үскән, чөнки ул татар җанлы кеше. Ул татар халкының тарихын да, мәдәниятен дә, сәнгатен дә белә. Беләсез, ул татар журналистикасында озак еллар эшләде. Мин аңа да икенче тапкыр бу урынны тәкъдим иттем һәм икенчесендә менә ризалыгын бирде. Гадәттә мин бер генә тапкыр эш урыны тәкъдим итәм. Миңа радионың милли ягын да, яңалыклар ягын да күтәрү кирәк», ди Әминов.

Бәйле