Татарстанда дуңгыз кизүеннән ике айлык бала үлә

Февраль башында Алабугада тормыш итүче яшь гаиләдә ике айлык ир балага салкын тия. Ата-ана үз белдеге белән улларын дәваларга керешә, әмма  вакытында хастәханәгә мөрәҗәгать итмәү, сабыйның гомерен өзә. 11 февраль көнне сәгать 2:35тә бала дуңгыз кизүеннән вафат була. 


Республикада дуңгыз кизүеннән беренче үлем. Алабугада тормыш итүче яшь гаиләдә ике айлык ир балага февраль башында салкын тия. Ата-ана хастәханәгә мөрәҗәгать итми. Үз белдеге белән улларын дәваларга керешә. Дүртенче февальдә сабыйның хәле авырая. Икенче көн иртән ата-ана ашыгыч ярдәм машинасы чакыртып, хастәханәгә юл тота. Алабуга табиблары ике айлык сабыйның хәле авыр булу сәбәпле, аны Яр Чаллыдагы Кама балалар үзәгенә күчерә. Бары тик унынчы февраль көнне генә балада “дуңгыз” грибы булу ачыклана. Шул ук көнне сәгать 21:00 сабыйның хәле тагы да авырая. 11 февраль көнне сәгать 2:35тә бала дуңгыз кизүеннән вафат була.

Идарә тармагы әлеге фаҗигә буенча тикшерү эше алып бара. Баланың ата-анасына карата җинәят эше ачу яисә ачмау эше хәл ителә.

Татарстан сәламәтлек саклау Министрлыгы хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә республикада 260 грипп белән чирләү очрагы теркәлгән. Шуның 138 – дуңгыз кизүе.

 

Бәйле