Хаматова, Бәшәров, Безруков, Фәрит Мөхәммәтшиннар Муса Җәлил шигырен сөйли [видео]

Интернетта Чулпан Хаматова, Марат Бәшәров, Ренат Ибраһимов, Сергей Безруков, Сәидә Мөхәммәтҗанова, Эльмира Кәлимуллина, Фәрит Мөхәммәтшин кебек билгеле шәхесләр видеога карап Муса Җәлилнең “Җырларым” шигырен сөйләгән видео тарала башлады.

Әлеге видеотасманы герой шагыйрьгә 110 ел тулуга багышлап Мәскәүдәге Татарстанның вәкаләтле вәкиллеге яздырткан. Муса Җәлилнең “Җырларым” шигырен рус һәм татар телләрендә видеокамерага карап танылган милләттәшләребез сөйли. Алар арасында Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Фәрит Мөхәммәтшин, Чулпан Хамматова, Марат Бәшәров, Фәридә Корбангалиева, Ренат Ибраһимов, Бари Алибасов, Эльмира Кәлимуллина, Сергей Безруковлар бар.

Бәйле