Анкарада Төркия парламенты янындагы шартлауда 28 кеше үлә

Анкараның Чанкая бистәсендә бомба шартлап кимендә 28 кеше һәлак була, дистәләгә кеше яралана. Шартлаткыч машинага куела. 

Шартлау Төркиянең Бөек милләт мәҗлесе — парламенттан 500 метр, хәрби көчләрнең генераль штабыннан 300 метр ераклыкта, башка дәүләт корылмалары урнашкан урамда булган. Кимендә 25 кеше һәлак булды, 10нан артык кеше яралана. Шартлау гаскәрләр утырган машина узып барганда булган. Анкара башлыгы Мәхмәт Кылычлар бомба машинага куелган, дип белдерде.

Анкарада булган шартлау сәбәпле президент Рәҗәп Тайип Эрдоган Азәрбайҗанга, премьер-министр Әхмәт Даутоглу Бельгиягә сәфәрен кичектерде.

Бомба урнаштырылган машина Төркиянең Бөек милләт мәҗлесе — парламенттан 500 метр, хәрби көчләрнең генераль штабыннан 300 метр ераклыкта, башка дәүләт корылмалары урнашкан урамда шартлады. Нәтиҗәдә кимендә 28 кеше һәлак булды, 60лап кеше яраланды. Бу хакта премьер-министры урынбасары Нуман Куртулмуш хәбәр итте. Берничә машина янды. Анкара шәһәр башлыгы Мәхмәт Кылычлар, һөҗүм автобуста барган хәрбиләргә каршы оештырылган булырга мөмкин, дип белдерде.

Бәйле