Telegramда Рөстәм Миңнеханов төшкән стикерларны дүрт меңләп кеше йөкләгән

Telegram социаль челтәренең татар контенты һәм интерфейсы киңәя бара. Ике ай элек Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның фотолары ярдәмендә ясалган стикерларны бүген дүрт меңләп кулланучы телефонына алган.

Рөстәм Миңнеханов төшкән стикерлар

Рөстәм Миңнеханов төшкән стикерлар

Бу хакта пакетны әзерләгән дизайнер, Казанда урнашкан Alto Vision студиясе башлыгы Марат Хәбибуллин Facebookта язды. Татарстанда Вконтакте һәм Facebook кебек үк популяр булмаган Telegram өчен бу сан яхшы күрсәткеч икән.

Хәбибуллин сериясеннән соң Mardesign студиясе ясаган стикерлар пакеты чыкты. Ул ике персонаждан тора — татар егете Искәндәр һәм татар кызы Алия сурәтләре.

Марат Хәбибуллин инде яңа татар стикерлары пакетын әзерләргә өлгергән. Ул «Өчпочмак» дип атала, «сәлам», «рәхмәт», «матур», «инде», «без булдырабыз!», «алга!» кебек популяр татар сүзләрен сүрәтли. Автор бу пакетның алга таба 44 стикердан торачагын белдерде.

Мәскәүдә яшәүче Әхтәм Медведев милли киемле егет һәм кыз сурәтле һәм кырымтатар телендә язулары булган стикерлар булдыра. Ул туризм өлкәсендә хезмәт итә, бу рәсемнәрне үзе өчен генә ясаса, дуслары аларны яхшыртып Telegramга өстәргә әйтә.

Рөстәм Миңнеханов төшкән татар стикерлары

Бәйле