Мәскәүдә Болгар радиосы тантанасы ничек үтте [фото-видео]

28 февраль Мәскәүдә беренче тапкыр Болгар радио­сы III милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узды. Без анда ниләр булуын белергә тырыштык. 

Болгар радиосы премиясендә популяр, халык яраткан дип табылган татар җырчы-арстистлары һәм алып баручылары Мәскәүдә сәхнә тотты. Кайберләре беренче тапкыр Русия башкаласындагы җиде меңлек тамашалар залын күрде.

«Болгар радиосы» III милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы! Бүген, 2016 елның 28 феврале! Көтеп алынган зур концерт! Беренче тапкыр Мәскәү сәхнәсендә! Татар эстрада артистларының иң-иңнәренә «Болгар радиосы» III милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы. Иң яхшы, иң популяр, талантлы, халык белән яратылган артистлар һәм алып баручылар!! Җан атып, теләктәшлек белдереп торыйк! #bolgarradiosi #миллимузыкальпремия #болгаррадиосыбезтатарстандаберенче #болгаррадиосы

Видео опубликовано «Болгар радиосы» (@bolgarradiosi)

Казан егетләре тамашачылар янынан үтә

Артистлар исемлеген саный китсәк, Хәния Фәрхи, Зәйнәп-Зөфәр, Габделфәт Сафин, ИлСаф, Радик Юльякшин, Сиринә Зәйнетдинова, Алинә Давыдова, Салават Миңнеханов, Гүзәлем, Азат Абитов, Артур Шөгаепов, Рузилә Хәйретдинова һәм башка җырчылар бар. Казаннан барлыгы (биюче, ярдәмче, ансабльләр, җырчылар, алып баручылар) 300ләп иҗат кешесе Русия башкаласына юл тота.

Алып баручылар


Илсаф һәм Радик Юльякшин


Артур Маузер саксофонда милли моңнарны оркестр белән уйнады. 


Мәскәүдәге зур татар концертында алты меңләп тамашачы җыелды. 

Марсель Вәгыйзов һәм Филүс Каһиров


Данир Сабиров гадәттәгечә үзенчә шаккаттырды.


Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем чыгышлары биючеләр белән бизәлде.

 


Мәскәүдә Болгар радиосы премиясе алучылар Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем сәхнәдән хисләнеп, очынып чыктылар.


Тантана азагы «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

 

 

Күмәк фото

bolgarMaskay

Бәйле