Камалга бер тамашачы 1987 елгы билет белән килә [фото]

Казанның Камал театрында татар театрының 110 еллыгына багышлап оештырылган “Иске билет алып кил һәм яңасын ташлама белән сатып ал” акциясе тәмамланды. Бер а00(11)й дәвамында тамашачылар кассага барлыгы 164 билет алып килгән.

Шулар арасында иң борынгы билет — 1987 елның 21 декабрендә Камал театрының Ленин комсомолы исемендәге Ленинград театрында үткән гастрольләре кысаларында уйналган “Өч аршын җир” спектакленә. Билетны китергән Рузалия Сәгиеваны җиңүе белән котлыйбыз.Исегезгә төшерәбез, 2016 елның 20 гыйнварыннан 28 февраленә кадәр Камал театры спектакльләренә алынган һәм кулланылган билетларны кассага тапшырган тамашачылар яңа билетларны 25 % ташлама белән сатып алды.

Бәйле