Ленинград төркеменең “Экспонат” клибы интернетны бер шаулатса, Алабута -“Лабутены”ның татарчасы да халыкны шаккаттырды. Аны яшь җырчы Айсылу Габдинова башкара. Сүзләр авторы журналист, Матбугат.ру порталы хуҗасы Данил Сәфәров, продюсер — Илфак Шиһапов.
Мини клипта “Исмай, кал” видеосыннан кадрлар, Айсылу, Болгар, Зөя, Шәймиев-Миңнеханов фотолары кулланылган. Мини клип авторы сүзләренчә, Алабутаны ишетүгә, “Исмай, кал” клибы күз алдына килгән.
–
–