ТМТV тантанасында Алсу, Эльмира Кәлимуллина, Роза Сабитова да читтә калмаган [фото-видео]

2 апрельдә Казанның “Пирамида” залында үтәчәк ТМТV каналының беренче бүләкләү тантанасында җырчы Алсу, Максим, Эльмира Кәлимуллина, “Танцы на “ТНТ” проекты җиңүчесе Илшат Шабаев, Екатерина Скулкина, Роза Сабитова Казан тамашачысы белән аралашачак. Дөрес, үзләре килеп түгел, видео аша гына… 

Алсу видеода телгә алган яңа проектта, ТМТV каналыннан “Биеклек” дип исемләнгән бүләккә татар эстрадасының 45 җырчысы лаек булачак. Ә тантанага исә барлыгы 170 ләп артист чакырулы, диде телеканалның мөхәррире Лилия Кадыйрова. Килсәләр инде, билгеле. Юкса, 23 мартта әлеге чара уңаеннан уздырылган матбугат очрашуна журналистлар белән очрашуга Хәния Фәрхи, Фирдүс Тямаев килә дип вәгъдә биргәннәр иде. Тик татар эстрадасы популяр “акула”лары моны кирәк дип тапмаган ахры, бәлки башка сәбәптер, әйтеп тормадылар. Алар булмагач Булат Бәйрәмов белән Илсөя Бәдретдинова рәхәтләнеп “йолдыз”ланып утырды.

bulatIlsoya

Булат Бәйрәмов, Лилия Кадыйрова, Илсөя Бәдретдинова

ТМТV телеканалы тарафыннан бирелә торган бүләкләү тантанасын “Татар җырын” сәхнәгә куйган режиссер Ирина Алешина сәхнәләштерә. Аның сүзләренчә, чарада кызыл келәм, сәхнәдә савыт-саба вату, тамашачылар белән “селфи” төшү һәм башка кызыклы мизгелләр булачак.

Ә сәхнә үзе кино яки тапшыру төшерү мәйданчыгына әвереләчәк, дип вәгъдә бирде ул. Җиңүчеләргә бәллүр, көмеш, очы алтыннан эшләнгән сыннар тапшырыла. Кайсы җырчының популярлыгы ни дәрәҗәдә икәнен 2 апрельдә ТМТVның бүләкләү тантанасы күрсәтәчәк.

Бәйле