Шагыйрә Лилия Сәлахетдинова яшьли дөньядан киткән журналист Айнур Галимовка бәет яза [фото]


Айнурда Галимовта хондросаркома — сөяк яман шеше иде. Шеш умыртка баганасында үсеп арка миен кысып торган. Ахыргы елларда ул йөри алмас, яза алмас дәрәҗәгә җитте, алай да хатыны Лилия белән бирешәселәре килмәде. Әмма Айнур 24 март иртәсендә китеп тә барды.

ainurGalimov— Умырткадагы шеш үсте дә үсте, химия ясатып карадык, булышмады. Без аны узган елның апрелендә ясаткан идек, ул вакытта ук шешнең үлем куркынычы тудыруын, соңгы чиккә җитүен әйтеп, көтегез…дигәннәр иде. Соңгы айларда ул гел ятты, куллары бөтенләй эшләмәде, үзе сулый алмады, кислород кына булышты. Кичә 15:00дә мәрткә китте дә бүген иртәнге 8дә сулыш алудан бөтенләй туктады. Без инде аны авылга алып кайттык, иртәгә соңгы юлга озатабыз», диде Татар тудей хәбәрчесенә Айнурның тормыш иптәше Лилия Галимова.

Ул — яшь журналист, “Шәһри Казан” газетасында эшли иде. 2012 елларда ук Айнурның авыр хәлен белеп шактый кеше ярдәм итә башлады, ә республика җитәкчелегенә ул тиз генә авыр хәлен ирештерә алмый йөрде. Айнур ярдәм сорап кемнәргә генә мөрәҗәгать итми: Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка, элекке республика башлыгы Миңтимер Шәймиевкә, төрле хәйрия вакыфлары, район башлыгы, оешма-ширкәтләр, җырчы Айдар Галимов дисеңме. Шул хакта Айнур белән матбугатта язмалар да чыкты. Ул вакытта Алла рәхмәте белән ниһаять Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка бу хәбәр барып ирешә һәм Айнурга ярдәм килә.

«Бэлки минем хэл турында онытылгач, бэлки шул ук формада башкаларга да ярдэм итеп булыр. Э хэзергэ шулайрак…», дигән иде Айнур. Шуңа без Татарстан президентының ярдәме турында иҗатташ дустыбызның әлеге җөмләсен истә тотып язырга булдык.

Бүген иртән сәгать тугызда иҗатташ дустыбыз, журналист Айнур Галимов якты дөньядан китеп барды. Аның турында якты истәлекләр калды, без аларны сезгә дә язабыз, күрсәтәбез.

Изге Җомга көннәрендә Айнурның тәне туган җире Арча районы Казанбаш авылында җир куенына керә. Аллаһ гөнаһларыбызны кичереп, Айнур турындагы сүзләребезне дога итеп кабул итсен! Хәерле юл сиңа Айнур, Алла рәхмәте белән җәннәтле бул!

Шагыйрә Лилия Сәлахетдинова аны озын юлга озатып бәет багышлаган.

ЯКТЫ БУЛСЫН КАБЕРЕҢ

(24.03.15 Айнур Галимовка багышлап)

Бисмилламны әйтеп башлыйм
Дустым Айнур бәетен.
Бик тә авыр булды белүainurGalimov33Синең үлгән хәбәрең.
Аллаһ бик ныклап сынады,
Лаеклы гомер үттең.
Горурланып туяалмаслык,
Син көчле кеше идең.
Ике аяклы йөргәндә,
Раббым, көпчәкле иттең.
Инде анысына риза иде,
Яман шешкә күчердең…
Дәвалану дәвам итте,
Әмма беткән гомерең.
Сынаулар көчле булса да,
Гаилә кордың, өйләндең.
Чәчәк кебек Лилияңә
Сокланам, булды түзем.
Синнән яшереп кенә ул
Сөрткәндер күпме яшен…
Сиңа олы терәк булды,
Бирде тормыш мәгънәсен,
Авыр булды, сабыр итте,
Бер елмаюың өчен.
Инде менә барсы артта…
Син ахирәткә күчтең.
Дога кыла җәннәт теләп
Туганнар һәм дә дус-ишең.
Бик тә күпләр белмәделәр
Ничек читен икәнен.
Төннәрендә авыртудан
Күпме кыстың тешләрең.
Айнур дустым! Рәхмәт сиңа
Дөрес итеп яшәдең.
Аллаһ биргән һәр сынауны,
Шөкер дип, кабул иттең.
Очрашырбыз мәңгелектә,
Ин ша Алла диямен.
Якты булсын каберең.
Оҗмаһ түрләренең сиңа
Иң түрләрең телимен!

Айнурның туенда төркемдәше Райнурның котлаган видео

Айнур һәм Лилия Галимоваларның бәхетле мизгелләре кергән фотолар


Айнур белән Лилиянең туе

Бәйле