«Ике баламны җитәклим дә, ирем белән очрашырга, зиратка юл алам»

«Сөйгән ярыңның теге дөньядан сиңа эндәшә алмавын белә торып, җир йөзендә яшәүләре бик авыр икән. Гомерем буе саклармын, беркемгә бирмәм сине, дип әйткән иде. Гомерләре кыска булды Фирдүсемнең. Күккә карыйм да эч-серемне сөйлим. Гүзәлем, мин синең яныңда бит, дигән кебек, акрын гына җил исеп киткән кебек була…» Кайбыч районының Чүти авылында яшәүче 25 яшьлек Гүзәл Гайнуллина бу сүзләрне әйткәндә әрнеп елады. «Ике баламны җитәклим дә, ирем белән очрашырга дип, зиратка юл алам. Сагынуга түзәр әмәл юк», – ди ул.

Бик уңган, акыллы ир булган Фирдүс Гайнуллин. Туганнары да мәрхүм турында: «Телефоны бер генә минутка да тынып тормый иде. Әле машина төзәттерергә чакыралар, әле нәрсә… Беркемне дә кире бормады. Шуңа аның үзен соңгы юлга озатканда да өч йөздән артык кеше җыелды безгә», – дип сөйли.

КЫСКА ГОМЕРЛЕ БӘХЕТ

Гүзәл белән Фирдүс – авылдашлар. Яшь аралары да әллә ни зур түгел – биш ел гына. Кыз белән егетнең кичен клубта очрашулары матур мәхәббәт тарихына әверелгән. Кулларында гына күтәреп йөрткән Фирдүс аны. Кыз Казанга укырга киткәч, бер генә мәртәбә дә автобуста кайтармаган – гел машина табып, сөйләшеп куя торган булган. Гүя Гүзәлне җәүһәр ташка тиңләгән һәм югалтудан курыккан. Кыйммәтле бүләкләр дә, ярату сүзләрен дә жәлләмәгән ул сөйгәненә.

– Беркайчан да исемем белән әйткәне булмады, «Матурым», дип кенә торды, – дип сөйли бит Гүзәл дә. – Безнең нәселнең кушаматы – Куппи. Шуңа, арттан йөгереп килә дә, шаяртып, «Куппушкам, яратам да инде мин сине», – дип кочаклап ала иде. Аңа кияүгә чыккач, бәхетнең нәрсә икәнен белдем. Яшәве бик җиңел булды Фирдүс белән. Кайгыртучан, яхшы күңелле кеше иде ул. Ике ел аерма белән генә башта кызыбыз, аннары улыбыз туды. Балаларыбыз тугач, нишләргә белмәде инде ирем – аның сөенүләрен аңлатып булмый хәтта. «Син мәңгелеккә минеке генә», – дигән сүзләрен ишетеп ияләнгәнгәме, үземне гомер буе бәхетле яшәрмен дип уйлый идем. Аны югалтачагымны алдан сизмәдем шул…

Нишләп шулайдыр инде – бәхетнең гомере кыска була. Узган елның 9нчы декабре дә Гүзәлнең шатлыкларын читкә тибәргән дә ябык иңнәренә кара кайгы салган. Бу көнне беркайчан да онытмас ул. Яңа ел кәефе, Яңа ел рухы һәр җирдән сизелгән. Ире белән район үзәгенә барып, балаларына шушы бәйрәм уңаеннан нинди бүләкләр алачакларын планлаштырган алар.

– Улыбызга пультлы машина алып бирергә хыяллана иде Фирдүс. Бу юлы да, уенчыклар кибетенә кергәч, шул машиналарга карады. «Ун мең сумга андый әйбер алмассың бит инде», – дидем. «Акча була да бетә ул, кеше уенчыгына кызыгып үсмәсеннәр», – диде. «Җәйгә алырсың, хәзер ватып кына бетерәләр бит», – дип алып чыгып киттем үзен. Гомумән, ирем балаларыбызны бик яратты, аларга гел уенчыклар ташып кына торды. Аны әнисе ялгызы гына тәрбияләгән, шуңа мохтаҗлыкта үскән. Авылдашлары өр-яңа велосипедта йөргәндә, Фирдүс иске өч велосипедтан берне җыйган. Балаларының кимсенеп яшәүләрен теләмәде әтиләре. Өйгә кайткач, кызыбыз йөгереп килде дә, миңа нәрсә алып кайттыгыз, ди. Менә бер дәфтәр алып кайттым, шуны язып тутыр башта, аннары мин сиңа зур бүләк алып кайтырмын, диде Фирдүс. Нинди бүләк булачагын үзе дә аермачык итеп әйтмәде, зур бүләк кенә, диде. Үлеп китүе булгандыр инде безгә зур бүләк, дип… – Әңгәмәдәшем, кабаланып, кулъяулыгын тартып чыгарды. Аннары берникадәр тын торып, яшьләрен сөртеп алды да, авыр сулап, сөйләвен дәвам итте. – Үләсе көнендә күңеле берни сизмәгән, күрәмсең, Фирдүс гадәттәгечә елмаеп-көлеп кенә йөрде. Кибетләрдән кайткач, синең миңа күптәннән өчпочмаклар пешергәнең юк әле, диде. Туңдыргычтан казны алдым да пешерергә тотындым…

Сөенә-сөенә ашый хатынының камыр ризыкларын Фирдүс. Мәскәүдән кайткан дустын да «Минем хатын бигрәк уңган, әйеме, аның кебек беркем пешерә алмый», – дип кыстап ашата. Авылның пилорама цехында яшьтәшләре белән җыелып, кичләрен кәрт уйный торган булган ир. Дусларын сыйлау өчен, анда да алып киткән Гүзәл пешергән өчпочмакларны. Гадәттәгечә узып барган көн кичке унда хәсрәткә таба юл алган. Билгеле, бу вакытта санаулы сәгатьләрдән соң үләчәген белмәгән Фирдүс. Кәрт уйнап кайтканнан соң: «Авылдаш егет бүген салмыш, Казанга барырга кирәк дип әйтә, мин киттем», – дигән ул.

– Вакыт соң бит инде, әллә бармыйсың гынамы соң, дидем. Каенанам да: «Барма, улым», – дип өзгәләнде шул вакытта. Ләкин ул китте… Ярдәм сораган кешеләргә «Юк» дип әйтә белмәде шул бер дә. «Ишекләрне бикләп, кереп ят, матурым, без бүген кайтмыйбыз, Казанда кунабыз», – диде. Төнлә бик начар йокладым. Уянып китәм дә, күзләремне шар итеп ачып, карап ятам. Әллә нәрсә булды. Сәгать төнге өченче яртыларда капка төбенә машина килеп туктады. Фирдүсем кайткан инде, минәйтәм, каршы алырга кирәк, дип сикереп тордым. Ишек шакыдылар. Ачкан идем, анда Казанга алып киткән егетнең әтисе белән әнисе басып тора. Эчем «жу» итеп китте шулчак. Күңелемә шик керде. Ни булды, дим куркып. «Гүзәл, киен, безнекеләр һәлакәткә очраган», – диделәр. Мин аның канга баткан өс киемнәрен күз алдыма китереп, өйдән чисталарын алдым да чыгып чаптым. Ә аңа ул чиста киемнәрне кияргә насыйп булмаган шул инде… – дип сөйли Гүзәл Гайнуллина.

Фирдүс белән Гүзәлнең бәхетле чаклары.

Фирдүс белән Гүзәлнең бәхетле чаклары.

«ЕЛЫЙСЫЛАРЫ АЛДА ӘЛЕ, ДИДЕЛӘР»

Һәлакәт булган урынга җиткәч тә, Гүзәл ярымҗимерек хәлдәге машиналарын күреп алган. Пассажир утыра торган җир бөтенләй диярлек изелеп беткән булган.

– Әллә кайда да түгел, үзебезнең районның Кошман дигән авылы тирәсендә генә бәрелгән алар. Фирдүснең йокысы төшкән дә рульгә авылдашын утырткан. Үзе пассажир ягына күчеп, креслосын аска төшереп, йокларга яткан. Рульдәге егет, югары тизлектә каршы як полосага чыгып, өч машинага бәрелгән. Соңгысы юл читендә торган чылбырлы трактор булган. Тракторның «тәгәрмәч»ендәге чылбырлары машинага тишеп кереп, Фирдүсне сыткан. Бөтен кабыргалары сынып беткән, кайсы йөрәгенә, кайсы үпкәсенә кадалган, шуның аркасында җан биргән дә инде ул. Иремне күрә алмадым – «Ашыгыч ярдәм» машинасы больницага алып киткән иде аны. Басып торам урамда. Салкын җил исә, мин әллә шуның салкыныннан, әллә башыма ишелгән хәсрәттән калтыранып басып торам. Дөнья беткән кебек булды. Хәзер мин нишлим инде, дим. Ә үзем нишләргә дә белмим. «Ике балаңны үстерергә тиешсең, Гүзәл, сабыр бул», – диде авылдашлар. Шуннан соң гына айнып киткәндәй булдым.

Шуннан соң әңгәмәдәшем иренә дип алып килгән киемнәрен күтәреп, больницага киткән. Тик табиблар аны өметсез карашлары белән каршы алган һәм кайгылы хәбәр җиткергән. Тол калганлыгын аңлап, тагын да катырак елый башлаган Гүзәл. Кайчандыр үзен күтәреп кенә йөрткән кулларның хәзер хәрәкәтсез калуына ышанасы килмәгән аның.

– Табиблар тынычландыра торган укол ясамакчылар иде дә, араларыннан берсе шунда: «Еласын, тимәгез. Аның хәлен аңларга була. Елыйсылары алда әле бу баланың, еласын, сүз әйтмәгез», – диде. Үз аяклары белән чыгып киткән иремнең үле гәүдәсен өйгә алып кайттык. Битләре чип-чиста иде, күгәргән урыны да юк. Аны алып кайту белән, маңгайларын, битләрен кочаклап үптем. Учларым белән сыйпадым кадерлемнең йөзен. Ул сап-салкын иде – кагылган саен, кулларым туңды. Ышанмассыз бәлки, ләкин ике ай буе җылынмады минем уч төпләрем – салкын килеш торды. Фирдүсемә карадым да, сокландым – бигрәк матур иде, елмаеп кына ята. Әйтерсең, үлгәнен сизми дә калган, әҗәл газапларын да кичермәгән кебек. Ахырга таба, елый-елый, күңелем болгана, косасым килә башлады. Туганнар: «Бу хәсрәтне кичерә алмас», – дип курыктылар, янымнан да китмиләр. Ә мин бүлмәбезгә керәм дә, башымны мендәргә терәп, тынсыз гына үксүемне дәвам итәм. Йа Раббым, дим, яши алырмынмы мин Фирдүссез?

Яңа елны гаиләләре белән, кечкенә балалары белән Түбән Новгород шәһәрендә каршыларга планлаштырган булган Гайнуллиннар. Тик быелгы бәйрәм киче балалар өчен генә тантана булган. Ә Гүзәл бу кичтә ялгыз калганын янә аңлап, күз яшен түккән. Баштарак ирен югалтуга ышана алмаган ул. Менә кайтып керер әле дип, сабый балаларча, көн саен көткән Фирдүсне. Тик вакыт иң тирән яраларны да акрынлап дәвалый. Хәзер иренең кире кайтмаячагын акылы белән аңлаган әңгәмәдәшем, тик йөрәге генә һаман да моңа ышана алмый икән.

– Ике яшьлек улыбыз, дүрт яшьлек кызыбыз ятим калды. Улым бигрәк әтисенә охшаган. Аңа караган саен, ирем искә төшә. Ул үзе дә бертуктаусыз әтисен искә төшереп тора. Кич җитүгә, «Әти кайтамы?» – ди. Кечкенә көрәген тотып килә дә: «Әтине казып чыгарам мин», – ди. Беренче мәртәбә балаларым белән зиратка баргач, әтисенең каберенә якынлашуга, улыбыз үкерепләр елап җибәрде. Бу яшьтә балалар өлкәннәр күрми торганны күрә, диләр. Әллә әтисен күрде шунда, аңламыйм. Әллә ятим калуын сиздеме икән сабый? «Әни, әтигә әйт син, кайтсын, кайтсын!» – дип елый балам. «Әйдә улым, икәү әйтик», – дип улымны кочакладым да, зиратны яңгыратып: «Әти, кайт, әти кайт!» – дип кычкырдык шунда. Улым белми шул алай дип әйткәннән генә әтисенең кайтмаячагын. Ә кызым аңлый. Елый башлавымны күргәч, мөлдерәтеп карый да: «Әни, елама, әтигә кыен бит, су тула бит аның яткан җиренә», – дип тынычландыра.

Эчемдә җыелганнарны зиратка барып сөйлим. «Фирдүс, ник син мине ташлап киттең соң, нигә болай ялгызымны калдырдың?» – дим. Ә җавап юк. «Хәзер нишләргә, ничек балаларны аякка бастырырга? Син мине күрәсең бит инде – карап торасыңдыр. Нигә бер сүз дә әйтмисең соң?» – дип өзгәләнәм. Өзелеп сагынган вакытларым күп була. Фотоларын кулыма алам да, үбә-үбә елап утырам. Күз яшьләрем беркайчан да кипмәс, ахры», – ди Гүзәл, елап кызарган күзләрен ике кулы белән каплап.

Аны тыңлап торуы бик авыр иде. Араларында булган көчле мәхәббәт тә коткарып кала алмаган шул Фирдүсне. «Әйбәт кешеләр күктә дә кирәк, күрәсең», – дип уфтанды әңгәмәдәшем.

Иренең моңа кадәр дә юл һәлакәтенә очраганы булган. Бер ел гына алдан ике йөк машинасы арасында кысылып калып, башы чәрдәкләнеп беткән булган аның. Исән калуына табиблар да ышанмаган хәтта. «Балаларым хакына исән калдыр, Раббым», – дип ялварган Фирдүс. Күкләр ишеткән аның догаларын. Бу вакытта үлемне җиңеп чыга алган ул. Бәлки 9нчы декабрь төнендәге һәлакәттә дә догалар укып, әҗәл тырнагыннан котыла алган булыр иде, тик тирән йокыда булган шул. Үлгәнен дә сизми калган…

«БАРЫП КЫНА КАЙТАМ, ӘНӘЙ»

– Фирдүс үләр алдыннан гөлләр утырткан идек. Үсеп китә алмады алар. Ирем үлгәч, бөтенләй корыдылар. Шуларны ук кабаттан утырткан идек – үсеп киттеләр. Йортыбызга хәсрәт киләсен гөлләр дә сизгәндер инде, – ди Гүзәл.

Хәзер каенанасы һәм ике баласы белән бергә яши ул. Фирдүснең әнисе Раушания ханым да бик авыр кичерә әлеге хәсрәтне. Беренче мәртәбә бала хәсрәте моннан 37 ел элек килгән аңа – тавык йомыркасы эзләп, печәнлеккә кергән җиреннән, бер улы янып үлгән. «Караңгы булгач, йомырканы шырпы яндырып эзләгән булган ул», – дип сөйли Раушания Гайнуллина.

– Шушы хәлдән соң бала югалтуның нәрсә икәнен белдем. Аннан да авыр әйбер юктыр. Эше дә эшләнә, тормыш та бара кебек, ләкин бала юк… Казанга китәсен ишеткәч тә, «Улым, кеше эше бетми ул, зинһар йөрмә, ничә көннән бирле йокыңның да туйганы юк», – дидем. Иртүк торып сөт җыя иде бит халыктан. «Барып кына кайтам, әнәй», – дип чыгып китте шул, балакаем. Җансыз гәүдәсе кайткач, өстенә ятып-ятып еладым. Ике яшьлек оныгымны орышкач, «Мин сине әтәйгә әйтәм, орышма!» – ди. Өзми дә, куймый да, гел, әти-әти, ди һаман малай оныгым. «Әти апкайта», «әтигә әйтәм» – авызында гел бер сүз. Ничек онытыйк бу хәсрәтне…

Ана кешенең үз карашындагы бушлыкны күрү авыр булды. Тик юатыр сүзләр таба алмадым. Бу гаиләдә күз яшьләре тынар микән бер. «Сагынабыз!» – ди алар мәрхүм турында. Сагынуларга дәва юк шул, сабыр итүдән башка. Бу кайгыны кичерер көч тә тапсагыз иде…

Бәйле