Балтачта яңа мәчет ачылышында элекке мөфти Госман Исхакый игътибарны җәлеп итә [фотогалерея]

7 апрельдә Татарстанның Балтач район үзәгендәге гимназия микрорайонында яңа “Ислам нуры” мәчете ачылу тантанасы була. Анда танылган хәзрәтләрнең смартфоннарына төбәлүе, ә элекке мөфти Госман Исхакыйның телефонсыз басып торуы фотографларның игътибарын җәлеп итә. Журналист Илфак Шиһапов бу мизгел төшкән фотога, «Йәгез, интернеттан бер дога» дип язып куя. 

Балтач үзәгендә яңа иман йорты ачу тантанасы үзәк мәчеттә булган имамнар җыелышыннан соң башлана. Чарада мөфти урынбасарлары Илдар хәзрәт Баязитов һәм Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин, дин әһелләре, күрше-тирә районнардан хакимият вәкилләре һәм район халкы катнаша.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин район халкына Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламләрен тапшыра. Ул мәчет төзелешенә өлеш кертүчеләргә нәзарәтнең рәхмәтләрен җиткереп махсус хатлар бирә, имамнарга җирлектә дини эшчәнлек алып баруда уңышлар тели.

Балтачлыларны яңа иман йорты ачылуы белән шулай ук район башлыгы Рамил Нотфуллин, Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм башкалар котлый.

Тантаналы ачылыштан соң мәчеттә җәмәгать намазы укыла һәм республикабызга, халкыбызга Аллаһы Тәгаләдән бәрәкәт, иминлек сорап дога кылына. “Ислам нуры” мәчете имам-хатыйбы итеп Фәрит хәзрәт Зәкиев билгеләнә. Ул район үзәгендә 3 нче мәчет булып ачыла. Район халкы арасында, бу бинаны авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтовның малае төзеткән дигән сүзләр йөри.

Рафил Шакиров фотолары

Бәйле