Дистәләгән Америка татарлары Тукайның «Шүрәле» поэмасын сөйләп ТНВда күренә [видео]

Тукайның 130 еллыгы уңаеннан аның әсәрләрен видеога яздырып «Татарлар» тапшыруында күрсәтү идеясен АКШ, Германия, Эстония, Казакъстан, Австралиядә яшәүче татарлар хуплап ала.

Дөньяның төрле илләрендә яшәүче татарлар Габдулла Тукай тууына 130 ел тулу уңеннан шагыйрь әсәрләрен укуны видеога язып «ТНВ-Планета» каналының «Татарлар» тапшыруына юллауны дәвам итә.

«Татарлар»ның бу проекты АКШның төрле шәһәрләрендә яшәүче татарларны берләштерде дип тә әйтергә була. Эльвира Хәлил төрле штатларда яшәүче татарларга «Шүрәле» поэмасын «әйдәгез, бүлешеп укыйк» дип тәкъдим итә. Идея хуплана, һәркем үзенә тиеш юлларны яздырып Эльвирага җибәрә. Эльвира бөтен язмаларны бергә туплап «Татарлар»га юллый.

Тукай әсәрләрен видеога яздыру идеясен Германия, Эстония, Казакъстан, Австралиядә яшәүче татарлар хуплап алды.

Бәйле