Казан мэриясенең дольщикларда, татар Дәүләт телендә эше юк, Екатерина IIгә һәйкәл әзерлиме?

Казан хакимиятләре башкала үзәгенә Әби патша – Екатерина II образын чагылдырган һәйкәл куярга җыена. Казанны патша заманнарындагы кебек урыслаштыру соңгы вакытта көчәя бара. //Азатлык радиосы//

Казан башкарма комитеты башкаланың нәкъ уртасына, аның йөрәгенә дияргә дә була — Казанның меңъеллыгы бакчасы янындагы Кабан күле яры буена Әби патшаның 1767 елда Казанга сәфәрен чагылдырган һәйкәлгә бәйге игълан итте. Эшләрне кабул итү төгәлләнгәч, янәсе, 14-27 июньдә интернетта эшләрне сайлап алу өчен тавыш бирү дә оештырылачак. Аннан соң соңгы сүзне жюри әйтәчәк дип белдерелә.

Казанның Бауман урамында Әби патша арбасы

Казанның Бауман урамында Әби патша арбасы

Казан түрәләре тарафыннан Татарстан башкаласында татар теленә карата битарафлык хөкем сөргәндә алар хәзер бик илһамланып башкаланы урыс шәһәренә әверелдерү эшен тагын да киңрәк җәелдерә. Әби патшага һәйкәл куелачак дигән хәбәрдән соң татар җәмәгатьчелегендә, ә нигә Сөембикә түгел, дигән сорау да туды. Әби патшаның Казанга килү тарихын Бауман урамында бронздан коелган арбасы искә төшереп тора бит инде, Петербур урамында ул утырып килгән көймә (галера) сыны да бар. Мәгълүмат өчен генә — Әби патша Казанга 1767-нең 26 маенда килә, 1 июньдә инде китеп тә бара, ягъни барлыгы 5 көн була.

Татарларны изгән, дәүләтчелеген юк иткән, чукындырган урыс империясенең көчен чагылдырган һәйкәлләр моның белән генә чикләнмәс кебек. Бишбалта бистәсендә дә Петр I-гә һәйкәл куймакчы булалар дигән сүзләр йөри. Моннан тыш староверлар чиркәве митрополиты Андрианның сынын ясауга да бәйге игълан ителде. Һәйкәлнең урыны да расланган – түрдә булачак ул. Аны Петербур һәм Ульянов-Ленин урамнары чатына урнаштырмакчылар.

Ә шул ук вакытта Явыз Иван яу белән килгәндә Казанны яклап шәһит китүчеләр рухына истәлек билгесе кую рөхсәт ителми. Татарстан хөкүмәте Казан кирмәне янында урнаштырырга тиешле билге турында гомумән ишетмәмешкә салыша. Сөембикәгә дә, бер генә татар ханына да Казанда һәйкәл куелмады, түрәләр арасында әлегеләрне тормышка ашыру кирәклеге турында сүз башлаучылар да күренми.

Хакимият «Халык контроле» аша гына эш итмәкче

Һәйкәлләр генә түгел, Казанга татар рухы биреп торган урам атамаларына да, икетеллелекне күрсәткән элмә такталарга да шәһәр мэриясенең исе китми, урысчасы гына алга сөрелә. Галимнәр дә башкалада татар теленең бары тик 5% кына тәшкил итүен исәпләп чыгарды. Казан түрәләре башкалада икетеллелекне гамәлгә ашыруны тәэмин итүче комиссия дә булдырды. Әмма эшнең ничек баруы гына билгесез. Бу комиссия күз буяу өчен генә түгелме соң дигән сорау да туа. Азатлык әлеге комиссиянең ниләр белән шөгыльләнәчәге турында хакимиятләрдән бик озак вакыт мәгълүмат ала аламады. Көттереп кенә булса да җавап килде, әмма ул «миннән киткәнче, иясенә җиткәнче» (отписка) итеп кенә язылган.

Татарстандагы икетеллелек канунын гамәлгә ашыру комиссиясенең эшчәнлеге нидән гыйбарәт, нинди план белән эш алып барылачак дигән сорауга әлеге хатта: «Комиссиянең максаты – Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Казан шәһәрендә яшәүче башка халыкларның телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү өлкәсендә дәүләт сәясәтен камилләштерү, Казан шәһәре халкының дәүләт телләреннән файдалану хокукларын тәэмин итүдән гыйбарәт», диелә һәм аннан соң бу комиссиягә нинди оешма җитәкчеләренең керүе генә санала.

FotorCreated2Казан мэриясе элмә такталардагы хаталы татарча язулар булуны таный кебек, әмма татар теленең төшеп калу мәсьәләсен ничек хәл итәргә җыенасыз дигәнгә алар: «Проблемның чишелешен халыкның активлыгында һәм гамәли яктан үзен исбатлаган «Халык контроле» системасы аша күрәбез», диләр. Ягъни моңа кадәр күп тапкырлар матбугатта сүз күтәрелгән элмә такталарның ике телдә язылуын системага салырга кирәклеге, дәүләт контроле аша узарга тиеш, дигән тәкъдимнәр исәпкә алынмаячак. Бу ничек хаталы язганнар, шулай дәвам итәчәкләренә ишарә дә булып тора.

Тәрҗемәчеләр хезмәте дә булдырылмаячак. Мэрия түрәләре җаваплылыкны халык җилкәсенә аудара. Хаталы татарча язулар чыгуга аларның бер катнашы да юк. Канунны бозабыз дип фикер йөртеп, үзгәрергә максат куелмый. Татар теле торышына битараф булмаучы актив кешеләр һаман да фотога төшереп түрәләрдән дөрес язуны үтенергә тиеш булып чыга.

Иң мөһиме халык фикере түгел, ә реестр

Азатлык моңа кадәр Казанда төзеләчәк яңа метро станциясе «Дубравная» дип аталуы хакында язды. Аның татарча варианты да шулай ук «Дубравная» дип яңгыраячак. Ни өчен «Имәнлек» түгел? Нигә атамада татар сүзе төшеп калды? Мэрия көттереп булса да бу сорауга да җавап бирде. Казан мэриясең җавабында метро станциясенә бер телдә генә атама бирү мәсьәләсе яңа төзелгән комиссиядә тикшерелмәгән, халык фикере өйрәнелмәгәне ярылып ята.

«Төзелеп килүче «Дубравная» метро станциясенең исемен татар теленә тәрҗемә итү турында Казанның рәсми порталына мөрәҗәгатьләр шулай ук килеп иреште. Метро станциясенең исеме шул станция белән янәшә урнашкан Дубравная урамы исеменнән алынган. Урысчадан татарчага тәрҗемә 2016 елның 3 февралендәге «Казан шәһәренең Урамнар исемнәре реестры турында» 286нчы номерлы карарына нигезләнеп эшләнгән. Шул сәбәпле станциянең исеме татар телендә дә «Дубравная» дип аталган. Әлеге мәсьәлә комиссия утырышында тикшерелмәде», ди Казан түрәләре. Димәк, урам исемнәре реестрына да «Дубравная»ның татарчасы кертелмәгән булып чыга.

"Имәнлек" урамында соңрак куелган тактага татарча да язуны кирәк санамаганнар

«Имәнлек» урамында соңрак куелган тактага татарча да язуны кирәк санамаганнар

Әлегеләр барсы да Казан хакимиятенең, топонимика комиссиянең, инде яңа гына оештырылган Татарстанда телләр турындагы кануннарны башкалада тормышка ашыру комиссиясенең дә татар телен, шәһәрдә миллилекне бөтенләй санга сукмавына дәлил булып тора. Элек топонимика комиссиясе татар тарихы белән шәхесләрнең исемнәрен шәһәр читенә, әле төзелә дә башламаган урамнарга, тыкрыкларга кушуны кеше белмәсен дип шыпырт кына эшли иде. Хәзер исә Казанны урыслаштыру сәясәте ачыктан-ачык бара.

Гражданлык җәмгыяте төзергә кирәк дигән сүзләр дә купшы шигарләр генә булып кала. Алга киткән дәүләтләрдә, ниндидер бер эш башкарганда җәмәгатьчелек фикере иң өстен итеп куела. Әлегә Казан мэриясе ничек тели, шулай эшли килеп чыга.

Бәйле