Якутлар 100 миллионга кино төшерсә, татарлар 27 миллионга сыешырга мәҗбүр [видео]

Быел Татарстанда Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәре буенча фильм төшереләчәк. Бу хакта 5 майда Татарстанның Дәүләт шурасында үткән матбугат очрашуында әйтелде. Әлегә аны кем төшерәчәге, күпме акча кирәклеге билгеле түгел.

2014-2020 елларда “Татарстан Дәүләт телләрен һәм Татарстанның башка телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү” програмы кысаларында узган ел “Ак чәчәкләр” телевизион фильмы төшерелде. Ул киң җәмәгатьчелектә төрле фикерләр уятты: берәүләр хуплады, икенчеләр тәнкыйтьләде. Бу Татарстан Дәүләт шурасының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев та үз фикерен җиткерде.

“Габдрахман Әпсәламовның фильмнары, бәлки, бүгенге көн таләпләренә туры да килмидер. Әмма әлеге роман бик популяр, шуңа да, нигездә, фильм начар кабул ителде дип әйтмәс идем. Быел Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар”ы буенча фильм төшереләчәк. Аның дәрәҗәсе күпкә аерылачак. Мин мәсьәлән, Әмирхан Еникинең хикәяләре, Мөхәммәт Мәһдиевнең, Аяз Гыйләҗевнең повестьләре, Мәхмүт Галәүнең ике романы буенча фильм төшерер идем. Монда югарырак планка куярга кирәк. Башлап җибәрү өчен “Ак чәчәкләр” кирәк булгандыр, чөнки ул гадирәк”, дип саный Разил Вәлиев.

Татарстан кинематографчылары берлеге рәисе Илдар Ягъфәров та милли киноны үстерү яклы. Аныңча, кинематография йөзе белән милләт ягына борылырга тиеш. Телевизор аша кино теләсә кайсы фатирга үтеп керергә сәләтле.

“Мәскәүдә, Петербургта безнекеннән күпкә сыйфатлырак кино төшерә торган режиссерлар бар. Без дә аларныкы кебек фильмнар төшерә башласак, иң ахыргы урыннарда булачакбыз. Системалы эшләү мөһим. Кинематографиябез классикларыбызга, заманча пьесаларыбызга йөз тотарга тиеш” ди ул.

Ягъфәров сүзләренчә, сыйфатлы тулы метрлы фильм төшерү өчен кимендә 5 млн сум акча кирәк. Мисал өчен, елына Якутия республикасында бу юнәлешкә 100 миллион сум күләмендә акча бүленә. Татарстанда исә кино сәнгатен төшерү өчен бүленгән гомуми сумманың еллык күләме 27 млн сум тәшкил итә.

Бәйле