Чаллыдагы «Форд Соллерс» 20 июньнән 8 июльгә кадәр эшләүдән туктый

Чаллыда машина җитештерүче «Форд Соллерс Холдинг» 20 июньнән 8 июльгә кадәр эшләүдән туктап тора. Барлык эшчеләр дә елга бер тапкыр алына торган түләүле ялга китәчәк. Аннан соң әлеге ширкәт бүгенгечә биш көнлек түгел, ә дүрт көнлек эш атнасына күчә.

«Форд Соллерс Холдинг» ширкәте эшчеләре хезмәт хаклары кимү сәбәпле 4 көнлек эш атнасына күчүне хупламый.

«Җитәкчелек нигә дүрт көнгә көнлек эш атнасына күчүне аңлатмады, мөгаен икътисад кризисы сәбәпле җитештерелгән машиналар әзрәк сатыладыр. Ширкәттәге эшчеләр бу хәл белән риза түгел, хезмәт хаклары кимиячәк бит», бит диде Азатлыкка «Форд Соллерс Холдинг» эшчесе. Исемен күрсәтмәүне үтенде. Аның сүзләренчә, конвейерда машина җыйган эшче бүген уртача 20 мең сум хезмәт хакы ала.

Бәйле