Татар депутат-галимнәре Җамаланы мактаганда, яшь татар җырчылары аны «агач» белән чагыштыра [видео]

Җамаланың Евроведениедә җиңүе Кремль пропагандасының көчен дә күрсәтте һәм татар милләтендәге юшкынны да өскә чыгарды. //Азатлык радиосы//

Җамаланың Евровидениедә җиңүе татар дөньясында милләтме, әллә Мәскәүме дигән дилемманы өскә калкытты. Үзләрен татарның яшь җырчылары рәтенә куючылар арасында кырымтатарларның ачы язмышына багышланган җыр башкарылганлыгын белмәүчеләр дә булган. Татар җырчылары арасында Лазаревка гына мәдһия укучылар да шактый.

Җамаланың Евроведениедә катнашу мөмкинлеге турында сүз чыгуга ук Русиядә «сәяси җыр»га каршы пропаганда башланды һәм бәйгегә керттермәскә тырыштылар. Кремль теләге белән оештырылган халык миен юу да тәэсирсез булмаган, билгеле шәхесләр арасында да Евроведение сәхнәсен сәясәт кыры белән тиңләүчеләр дә бар.

Фәрит Иделле

Фәрит Иделле

Азатлыкка фикер белдерүчеләр арасында башка фикердәгеләр – «җыр кырымтатарларның фаҗигале язмышы турында», Европа дәрәҗәсендә җиңүче кызлар тугач, димәк, милләт яши», дип белдерүчеләр дә бар.

Мүнһен шәһәрендә яшәүче журналист, Азатлык радиосының элекке мөдире Фәрит Иделле (Аги) фикеренчә, Җамаланың җыры сәяси түгел, ә кырымтатарларның фаҗигале язмышы турында. Гаиләсе белән ярымфиналны да, финалны да караган алар, Җамалага тавыш биргән.

«Без Җамаланы яклап тавыш бирдек. Мин дусларыма шаяртып: «Телефон төймәләрен җыя-җыя бармаклар да авыртты һәм кесәгә дә зыян килде», дип язып та җибәрдем. Җамаланы кайберләре сәяси бер җыр иде дип тәнкыйтьли, әмма аның җиңүе уңай бер адым булды. Җамаланың җыры сәясәт түгел, ә кырымтатарларның фаҗигале язмышын чагылдырган бер җыр иде. Минемчә, андый җырлар да кирәк, көлке һәм шаярулар белән генә тырмышны үткәреп булмый. Дөньядагы бүгенге хәлләрне күз алдында тотканда, андый тәнкыйтьле җырлар бигрәк тә кирәк.

Бу җыр татарларны берләштерүгә өлеш кертерме, әллә юкмы – ансы икенче мәсьәлә. Кешенең хәтере бик кыска ул, бер җанланып китә дә, соңыннан онытыла. Татарстанның суверенлыгы игълан ителгәндә нинди җанлану булганны онытмыйк, әмма бүгенге хәлне искә төшерсәк, ул көннәрнең эзе дә калмады дип әйтергә була.

Бу җыр кырымтатарлар алдында торган проблемнарны күтәрергә файдасы булыр дип уйлыйм. Әмма кырымтатарларның хокукый һәм мәдәни ихтыяҗларын чишәргә файдасы булырмы? Хәзер кырымтатарларның хәле бигрәк тә кыенлашты, яман хәлдә алар, бернинди ирекләре дә юк. Кичә генә хәбәрләрдә Кырымтатар Мәҗлесе рәисе урынбасары (Ильми Умеров) өендә тентү үткәргәнен, кулга алуны күрсәттеләр. Хәзер кырымтатар өчен башын күтәргән кешене изәләр, әмма бер уңай ягы бар – Украина кырымтатарларның мәнфәгатьләрен яклый башлады кебек», ди Фәрит әфәнде.

Швециядә яшәүче хокук белгече, татар җәмгыяте активисты Түркәр әфәнде Соуккан Җамала җиңүеннән соң социаль челтәрләрдә татарларның Украинага һәм Җамалага каршы фикер белдерүенә нык аптыраган.

«Мин бәйге көнне Җамаланың җиңүен теләп иртән 9да, көндез 12дә, кич 6да Фейсбукта чәчәкләр куйдым, аңа уңышлар теләдем. Җиңгәч тагын бер тапкыр чәчәк куйдым. Мин кырымтатарлар тарихы турында хәбәрдар. Җамала башкарган җырның нигезендә минем бик яраткан «Алуштадан искән җилләр», дигән җыр ята. Мин аның сүзләрен дә беләм, җырлаганым да бар. Мин бу бәйгедән соң социаль челтәрләрдә казаннарның Украинага каршы булуларын укып гаҗәпләндем. Ничек инде, татарлар Украинага һәм Җамалага каршы? Җамала, бер яктан, Украина вәкиле, әмма аның үзенең кырымтатар булуы һәм Кырым тарихы белән бәйле булуы һәм бу җырны зур сәхнәгә алып чыгуы – ул зур әһәмияткә ия», ди Түркәр әфәнде.

Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров Җамала өчен тавыш бирүен белдерде. «Куанабыз. Андый сәләтлеләр киләчәктә дә туа торсын иде. Европа дәрәҗәсендә җиңүче кызлар тугач, димәк, милләт яши, аның киләчәге бар. Андый сәләтләр милләтнең иң югары нокталары дип саныйм мин. Әйе, анда сәясәт бик күп, әмма бу инде оештыруга кагыла. Ә татар милләте вәкиленең теләсә кайсы чарада катнашуы үз милләте тарафыннан яхшы кабул ителә», диде Закиров.

Татарстан Дәүләт шурасының мәга­риф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, һәрбер җырчының төп темасы – милләт язмышы булырга тиеш, дигән фикердә:

– Быелгы “Евровидение”­не бөтенебез дә көтеп алдык. Бер без генә түгел, быелгы җыр бәйгесе бөтен халыкта кызыксыну уятты. Билгеле, аңа күпмедер дәрәҗәдә сәя­сәт тә катнашып китте. Әмма сәясәт катнашмаган өлкә ул бу дөньяда юктыр. Тормышыбыз, шулай ук әдәбият, сәнгать тә сәясәттән читтә кала алмый. Юкка гына безнең бөек шагыйребез, без быел 130 еллыгын билгеләп үткән Тукаебыз “мин коеп куйган шагыйрь генә түгел, политический деятель дә; колагым күпне ишетә, күзем күпне күрә” димәгән бит инде. Бу җырда да күпмедер дәрәҗә­дә сәясәт бардыр. Әмма уйлап табылган сәясәт түгел бу. Бу җыр күптәннән бар. “Евровидение” өчен ул бераз гына үзгәртелгән. Иң беренче чиратта “1944” – югары сәнгать әсәре. Аны башкару осталыгы да югары дәрәҗәдә. Мин иң беренче чиратта шунысына игътибар иттем. Әгәр дә җырчы үз халкының язмышы турында ачыргаланып җыр­лый икән, нигә моңа киртә куярга? Һәрвакытта әйтеп кит­кән сүз бар: һәр җырчының, сәнгать, әдәбият әһеленең төп темасы милләт язмышы булырга тиеш. Тукай да шундый булган, Пушкин да, без­нең Туфан Миңнулли­ныбыз да шундый иде. Гомумән, зур әдипләребез, сәнгать әһеллә­ребез милләт язмышына битараф түгел. Шуңа күрә сәя­сәт аркасында гына берен­че урын бирелде дип әйтергә ярамый. Җамаланың җиңүе бик зур резонанс алды. Минем фикеремчә, ул хаклы рәвештә җиңде.

Русия ислам институты (РИУ) ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин: “Евровидение — икенче сортлы чара, музыка дөньясында аның әһәмияте юк. Аның форматы бераз сәеррәк, бигрәк тә Европада. Алар үз идеялары белән инде акылдан шаша. Дөрес, Җамалның катнашуы бик әйбәт, җыры да яхшы. Әмма хәзер күп нәрсәне сәясәт белән бәйлиләр, бу хәл булырга тиеш түгел», ди Рәфыйк әфәнде.

Татарстандагы кайбер яшь татар башкаручылар Евровидениедә кырымтатар кызы катнашуын белмәгән дә. Азатлык сораштырган кешеләрнең күбесе Русия өчен чыгыш ясаган Сергей Лазаревка тавыш биргән. Яшь җырчы Илнар Зәйнетдинов Җамаланы «агач» белән чагыштырды.

«Украина җиңде дисез. Украина ни өчен җиңде? Безнең Лазарев ничек матур җырлады, матур биеде. Аның тавышы матур, хәтта бөтен Европа аның өчен тавыш бирде. Аның эффектларын мин башым китеп, бу балакай ничек барып төшми микән дип карап утырдым. Ә теге Украинаныкы инде, бер «агач» чыкты да, «дерево жизни» имеш», ди Зәйнетдинов.

Яшь башкаручы Рүзәл Гыйльфанов та өстенлекне Лазаревка бирә.

«Мин беренче урынга Лазеревны куяр идем. Икенче урында Украина җырчысы Җамаланы. Тавышы көчле булса да, эффектлар буенча Лазерев әйбәтрәк бит инде. Менә Җамала бер урында гына басып җырлады. Миңа калса, Евровидение өчен беренче урынлык түгел. Беренче урында инде әлбәттә, безнең Лазерев булырга тиеш», ди ул

«Батырлар» тапшыруын алып баручы, видео төшерү ширкәте башлыгы Айдар Шәймәрданов әлеге җыр бәйгесендә сәясәт зур урынны ала дип саный.

«Бүген Евровидениедә тавыш бирүләр ниндидер сәяси күзлектән чыккан мәсьәләләрне күздә тота. Бу сәяси мәсьәләләр ачыклау проекты, җыр бәйрәме булмады, минемчә», диде Айдар.

Тамада һәм җырчы Рамил Хәйретдинов Җамала җырлары белән моңа кадәр бөтенләй таныш булмаган, җиңүенә сөенгән.

«Аның кырымтатар икәнен белгәч, бик сөендем. Лазаревның беренче урын алмавы – аяныч. Әмма кырымтатар беренчелекне яулагач, үзенә күрә бер сөенеч», ди ул.

Видео: Җамаланың Евровидениедә җиңүенә карата казаннар фикере

Бәйле