Рөстәм Миңнеханов Татарстанны Европага культуралы дип танытканда, ТНВ алып баручысы аларга бармак күрсәтә

Татарстан президенты чит илләрдә республиканың абруен күтәрергә тырышканда ТНВ алып баручысы әдәпсез ишарә күрсәтеп моны юкка чыгара. //Азатлык радиосы//

Татарстан президенты әле яңа гына Австрия һәм Чехиядә булып китте. Һәр сәфәрендә ул бизнес вәкилләрен, җәмәгать эшлеклеләрен һәм, гомумән, чит илдәге халыкны Татарстанга чакырып, аны белемле, алга киткән, югары культуралы республика итеп күрсәтергә тырыша. Ә көндәлек тормыш күрсәткәнчә, президентның бу тырышлыклары Татарстанның кайбер гади вәкилләре тарафыннан бер мизгелдә юкка чыгарыла.

«Татарстан-Яңа Гасыр» каналында «Милли аш-су серләре» тапшыруын һәм шулай ук мәҗлесләр алып баручы Руслан Шәрәфетдинов 30 апрельдә су тубы (ватерполо) Европа кубогы ярышларының финалында Казанның «Синтез» такымы Италиядә «Брешия» такымы белән уйнаганда туры трансляция вакытында итальяннарга RAI Sport 1 каналы аша әдәпсез ишарә күрсәтә. Әле шушы көннәрдә генә әлеге хәл турында интернетта видео таралып татарстанлының гамәле фаш ителде.

«Татарстан-Яңа Гасыр» җитәкчесе Илшат Әминов әлеге хәл турында белмәгән булган. Азатлыктан бу хакта ишеткәч ул: «Һичшиксез тикшерәчәкбез!» дип белдерде.

Интернетта әхлаксыз рәвештә урта бармак күрсәтүгә карата шау-шу тугач, Шәрәфетдинов үзенең Вконтактедагы битенә: «Без дүрт җанатар идек, ә андагылар 800. Уен башлануга ук кулларында нәрсә булган безгә тондыра башладылар, минем башыма да берничә тапкыр тиде. Андагы полицияне чакырдык, әмма файдасы булмады. Җитмәсә тагын уен барганда казыйлар безнең такымны юкка чыгарды, кыскасы, җәһәннәм иде! Европа Русиягә карата булган мөнәсәбәтләрен үзгәртергә тиеш», дип язып та куйды.

Азатлык Шәрәфетдинов белән элемтәгә керде. Аның сүзләренчә, ул Италиягә бу уенга үз акчасына барган. Телевидение каналына бармак күрсәтүен Шәрәфетдинов: «Түзеп тора алмадым, барсы да эчкә тулган иде. Мин бу гамәлем өчен үкенәм», ди. RAI Sport 1 каналыннан һәм итальяннардан гафу үтенергә җыенмый ул.

Бармак күрсәткәндә Шәрәфетдинов өстендә Русия спортчылары кия торган Russia дип язылган костюм, ә башында татар түбәтәе иде. «Татарстан бит ул Русиядә, шуның өчен без монда татарлар да бар, үзебезнең такымны онытмыйбыз, Италиягә шуның өчен генә килдек, дип күрсәтү өчен иде», дип аңлатты ул өс киемен.

Аның сүзләренчә, Татарстаннан һәм Русиядән җанаталарлар арасыннан ул берүзе генә булган. Ә янәшәсендә «Синтез» такымының идарәчесе (администратор) һәм Татарстанның су тубы федерациясе президенты утырган.

Шәрәфетдинов биш ай инде «Синтез»ның Казандагы уеннарында комментатор булып эшли. Бу хакта ул Азатлыкка үзе әйтте. Дүшәмбе көнне Казанда Русия кубогына су тубы уеннары башланачак һәм ул микрофон каршына утырачак.

Азатлык Шәрәфетдиновның әлеге гамәле турында «Синтез» такымы директоры Рөстәм Насыйбуллин белән сөйләште. «Әлеге хәл яңа гына дөньяга чыкты, аның белән сөйләшергә җыенабыз, безнең уеннар булганда комментаторлыктан бәлки читләштерү турында да уйларбыз», диде Насыйбуллин.

Бәйле